Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ялкын» журналы бәйрәме: 200 кг карбыз белән кавын, Ләйлә Леронның күңел яралары

4 август көнне «Татмедиа» бинасы янында «Ялкын» журналы «Карбыз vs Кавын Party» дигән бәйрәм оештырды. Кемнең иң матур карбыз һәм кавын булып киенүен һәм кемнең карбызны 30 секунд эчендә ашавын «Интертат» репортажында укый аласыз.

news_top_970_100
«Ялкын» журналы бәйрәме: 200 кг карбыз белән кавын, Ләйлә Леронның күңел яралары
Салават Камалетдинов

Дресс-код – кызыл, ал, сары, яшел төстәге киемнәр

«Карбыз vs Кавын Party»га алдан хәбәр ителгәнчә, карбыз яратсаң – ал һәм кызыл төстәге киемнәрдән, кавынга өстенлек бирсәң – яшел һәм сары киемнәрдән килергә, диелгән иде. Чыннан да, кунаклар ал, кызыл, сары һәм яшел төстәге киемнәрдән килгән, әмма башка төстәге киемгә киенүчеләр дә юк түгел иде.

Бәйрәмгә килгән кунакларның киемнәреннән генә кайсы җиләк-җимешне күбрәк яратуларын билгеләп булмагач, мин үзләреннән сорарга булдым. Кемдер «карбыз яратам», кемдер «бәя ягыннан – карбызны, ләкин кавынга өстенлек бирәм» диде, хәтта «карбыз белән кавынны елына 1-2 тапкыр гына ашыйм, чөнки мин күбрәк ит яратам» дип җавап кайтаручылар да булды.

«Җәй айларында яратып ашала торган җимеш – ул карбыз һәм кавын»

Бәйрәмне «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин башлап җибәрде. «Без әлеге чарага үзебезнең иң тугры укучыларыбызны һәм дусларыбызны җыйдык. Узган елны «Карбыз бәйрәмен» генә оештырган идек, шуңа күрә дәгъва белдерүчеләр дә булды, чөнки җәй айларында яратып ашала торган җимеш – ул карбыз һәм кавын. Шуңа да быел без кавын белән карбызны берләштереп «Карбыз-Кавын Пати» дип исемләнгән чара оештырырга исәпләдек.

Бүгенге очрашуның төп максаты – җәй айларында чыккан саннарны тәкъдим итү, чөнки күрә алмый калучылар да бардыр. Җәйге саннарда журналыбызның тышлыгында республикабызның иң популяр блогерларын урнаштырдык: июнь санында – Раил Арсланов, июль санында – «Аляска» тәхәллүсе белән танылган Алия Мәһдиева, август санында – Илнар Идрисов», – диде ул. Сүз уңаеннан, әлеге блогерлар да чарада катнашты.

Фото: © Салават Камалетдинов

Кунакларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков та сәламләде. «Карбыз пати» булды инде, алда безне «бәрәңге пати», бәрәңгедән соң тагын башка бик күп төрле «патилар» көтә. Кышка кадәр планнар зурдан: төрле-төрле «патилар», төрле-төрле медиалар. Тормыш тик кенә бармый, ниндидер кызулык, бәйрәм белән бара», – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Шулай ук Шамил Садыйков быел журналистика факультетына укырга керүче «Ялкын» журналының даими авторларына рәхмәт хатлары тапшырды. Айгөл Хәбибрахманова, Айгөл Фаттахова, Алсу Касыймовага куен дәфтәре, термос, каләм һәм шоппердан торган «стартер-паклар» бирелде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Сары карбыз – ул кавын

Карбыз-кавын ашарга килгән кунакларның күңелен «Әйдә ШаяРТ» проектларының продюссеры Рамил Агдеев һәм язучы Ләбиб Леронның кызы, блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова күрде.

Рамил Агдеев кунаклар карбыз белән сыйланганнан соң чыгыш ясады. «Күптән түгел Ләйләдән: «Ә сезнең сары карбыз ашаганыгыз бармы?» – дип, сораган идем. «Әлбәттә, ул бит кавын», – дигән җавап кайтарды Ләйлә. Менә шундый безнең дәрәҗә, дуслар», – дип, башлап җибәрде ул үзенең чыгышын. Әмма әлеге мәзәк тә, калганнары да карбыз ашарга дип килгән 100гә якын кешенең күңеленә хуш килмәде сыман.

Рамил Агдеев

Фото: © Салават Камалетдинов

Ләйлә Лерон-Бахмутова күбрәк үзенең бала чагы, иҗади шәхеснең кызы булу авырлыклары һәм кызыклы мизгелләре белән көлдерде.

Мин балалар бакчасына йөрмәдем. Ә көн саен диярлек, әтинең җилкәсенә утырып, эшкә Язучылар союзына йөрелде. Әти иҗади шәхес булгач, беркайчан да туры юлдан түгел, ә аллеялар аша йөрде. Шуңа күрә әтинең җилкәсендә барганда, нык итеп тотынырга туры килә иде, чөнки аллея аша чыкканда биткә чыбыклар, чыршы ботаклары, үләннәр бәрә иде. Эшкә килеп җиткәнче, мин «Рембо: Первая кровь» героена охшап кала идем.

Һәм, әлбәттә, Язучылар союзына йөргән вакыттагы иң яраткан хатирәм – ул бергә төшке ашка йөрү. Алар миңа квас алалар, үзләренә дә. «Нефильтрованный». Шул «нефильтрованный» квастан соң ничәмә-ничә шедеврлар язылган бит, дуслар. Шаяртам инде, шаяртам. Нинди шедевр булсын ул?!

Аннан соң олы кешеләрнең еш әйтелә торган «фразалары» була. Мәсәлән, «так сказал бедняк» һ.б. Ә менә әтинең ул яшь чагыннан ук бар иде. Күбесен беләсездер: «Сәлам, конечно», «Не сыпь мне соль на рану». Ләкин иң яратканы, ниндидер мәсьәләләр буенча фикерләребез туры килмәгәндә ул: «Сезгә рәхәт, сез аңгыра», – дип әйтә иде. Шуңа күрә, гений белән яшәү бик авыр. Әнигә инде күптәннән һәйкәл куярга тиешләр, – дип шаяртты Ләйлә Лерон.

Ләйлә Лерон-Бахмутова

Фото: © Салават Камалетдинов

Кунаклар алдында шулай ук татар эстрадасы артистлары: җырчы Айдар Рәкыйпов, диджей Ali һәм рэпер Шәкүр чыгыш ясадылар.

Рэпер Шәкүр

Фото: © Салават Камалетдинов

«Карбыз vs Кавын Party»да 150 килограмм карбыз һәм 50 килограмм кавын ашалган

«Ялкын» журналы редакциясе хәбәр итүенчә, «Карбыз vs Кавын Party»да 150 килограмм карбыз һәм 50 килограмм кавын ашалган.

Фото: © Салават Камалетдинов

Шулай ук «пати» булгач, уеннар да булмый калмады. 8 кеше карбыз һәм кавынны тизлеккә ашау ярышында катнашты. Алар арасында балалар гына түгел, егетләр һәм апалар да бар иде. Әмма ризыкны тизлеккә ашау бик үк куркынычсыз уеннардан түгел. Чит илләрдә тизлеккә ашау конкурсларында тончыгып үлү очраклары турында еш язалар. «Карбыз vs Кавын Party»да «ашыкмагыз», «үзегезгә зыян китермәгез» дисәләр дә, бер апаң тончыкты, ләкин тиз арада ярдәм күрсәтү хисабына барысы да хәерле төгәлләнде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Ә карбызны иң тиз ашаучы буларак Лилия апа Ибраһимова танылды. Җиңүчегә зур карбыз бүләк иттеләр. «Карбызны шундый тиз ашарга ничек өйрәндегез?» – дип, үзенә дә сорау бирдем. «Үзеннән-үзе килеп чыкты, быел карбызны беренче тапкыр ашавым, моңа кадәр ашаганым юк иде әле. Кайткач та хәзер гаиләм белән карбыз ашыйбыз инде», – дип җавап кайтарды ул. «Мөгаен, ел буена ашамыйча торгач карбыз сагындыргандыр, җиңү сере шундадыр», – дип уйлыйм.

«Карбыз VS Кавын Party» кичәсеннән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100