Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялкаубикә торты

Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән Ялкауларча торт ясау рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ялкаубикә торты
400 грамм коры печенье, 0,7 литр сөт, 3-4 аш кашыгы он, 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм ак май, 1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка), 1 кап ак шоколад кирәк булачак.

Бу тортны эшләр өчен 15 минут вакыт җитә. Бу тортның үзенчәлеге шунда: аның коржларын пешерергә кирәкми. Коржлар ролен коры печеньелар үти. Коры печеньеларның юкарагын алырга кирәк. Калынын алсагыз, крем ныклап сеңеп бетә алмаячак. Башта кайнатылган (заварной) крем эшлибез. Моның өчен 0,7 литр сөткә 1 йомырка, 3-4 аш кашыгы он, 1 стакан шикәр комы салып туглыйбыз. Шул массаны газ өстенә куеп, агач кашык белән болгата-болгата, куе крем ясыйбыз. Крем әзер булгач, 1 кап май салып болгатабыз.

Кырыйлары тигез савытта тортны җыя башлыйбыз. Иң аскы катка сөткә манып алынган печеньеларны тезәбез, өстенә мул итеп крем ягабыз. Тагын печенье тезәбез, бу юлы өстенә куертылган сөтне ягабыз. Тагын печенье, тагын крем. Шул рәвешле, үзегезгә кирәкле биеклеккә җиткәнче, катларны аралаштырып барырга була. Иң өске катка кайнатылган крем ягабыз да өстенә угычтан уылган ак шоколад сибәбез. Тортны башка төрле дә бизәргә була. Печеньелы торт та бисквиттан пешерелгәненнән бер җире белән дә кайтыш түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100