Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялгыз хатын (Зәмирә Сәмигуллина)

Ялгыз хатын ниләр генә күрми дә, ниләр генә кичерми. Үз хәлен үзе генә белә торган көннәре бардыр.

news_top_970_100

Беркөн Гөлия кергән. “Сиңа сөйләсәм, язарсың инде, кемгә сөйләргә дә белмим. Кешегә сөйләсәң, урамга чыгып бер сүзеңне биш итеп чәчәләр. Ярар, язсаң язарсың, исемемне үзгәртерсең түлке”, – ди.

Гөлиянең ике баласын ялгызы үстерүеннән башка бер ни дә белми идем. Ул хатынның күңелендә шуның кадәр борчу дип тә уйламадым. Ничә күрсәң дә, елмаеп кына тора. Инде балалары да кул арасына керә, эшкә ярый башлады. Бер тирәдә яшәгәч, көн саен булмаса да урамда үткән-киткәндә очраштыргалый.

Менә беркөн үзе килеп кергән. Кешегә чыгып сөйләгән генә юк, бүре булып улыйсы килгән чаклар күп, ди мескенкәй. Шулайдыр, ялгыз хатынга ямьсез яманат кына тагыла, ә алар ничек балаларын үстерә ялгыз хатын үзе генә белә.

Гөлия мәктәптән соң мал табибы булырга укый. Диплом алгач чит районга эшкә билгелиләр. Шунда булачак ире Марат белән таныша. Өйләнешәләр. Ике балалары туа. Тәртипле генә күренгән ир икенче баласы – малае тугач “ычкына”. Баксаң, ул эчкечелектән дәваланып кына торган икән. Срок беткән, тәпи юган, шуннан айный алмаган. Гөлиягә дә көн беткән. Кайнананың элек тә салгалаганын сизеп йөрсә дә, сүз әйтмәгән. Иллене узгач та, көмешкә җиффәреп ятучы хатынга ни дисен инде ул. Килен кеше – ким кеше, ди аңа кайнана яши башлаган беренче көннәрендә үк. Гөлия малаена яшь тулуга эшкә чыга. Баланы кайнана алып кала калуын. Әмма хатын эштән кайтышка бала ач килеш, борыныннан су агызып елап каршылый. Бала өчен җан әрни бит.

Шуннан мәктәп бетереп, укырга керә алмыйча өйдә ятучы күрше кызы Зәлияне бала караучы итеп яллый хатын. Кайнанага сиздермичә генә, хәл белергә кергәләп, ашатып чыгуын сорый. Зәлия үзләреннән сөт җылытып алып керә. Гөлия бу яхшылыклары өчен күрше кызына кич кофта, шарфлар бәйләргә өйрәтә. Менә шулай хәлне җайлап җибәрә.

Ир айнымый эчә. Хәтта өйдән шикәр комы, май, чәй кебек азык-төлек тә югала башлый. Ир сатып эчә икән. Исерек ир мәнсез булгач сатар инде ул, ә менә шуны аракыга алыштырып, ике бала атасыннан алучы тагын да мәгънәсез булып чыга бит инде. Авыл халкы да белеп тора югыйсә ничек яшәгәннәрен. Гөлия гарьләнеп, елый-елый сөйли Маратка. Ир болгап кына очыра хатынны. Күзләре калайланган ир, өстерәлчек, әле син минем өемдә яшәп, миңа акыл сатасыңмы. Нишләдең анда, кичә завферма Ильяс белән, ә, әйт, дөресен әйт, әйтмәсәң изәм, юк итәм мин сине, хәзер, дип хатынны бугазыннан алып, мич арасына томыра.

– Больницада уянып киттем. Янымда ике бала белән күрше кызы утыра. Үзе елый, үзе мине юата. Гөлия апа, тырыш, нык бул. Синнән башка бу ике бала кемгә кирәк,– ди. Ул мине үләр дип курыккан. Баш мие селкенгән минем.

Уянып, өч көн үткән миңа уй керә башлады. Нишләргә? Күрә торып тагын шул ут эченә кайтыргамы? Ә кайтмыйча кая барыйм, балалар бик кечкенә. Гафу үтенеп ир дә килде. Кайттым. Ирне дә үзгәргәндер дип уйладым. Кайтуның икенче көнендә үк эшемә чыктым. Кайнанам да әйбәт кенә кебек: эчми дә, ашарга да әзерли, балаларны да карый. Әмма бу рәхәт көннәр озакка бармады, ике-өч айдан икәүләп тагын эчә башладылар. Сыерлар бозаулый торган чак. Бозауларга авырган сыер булса фермага төнгә дә барабыз.

Ул көнне дә кичке сигездә сыер бозаулатып кайтып киләм, ир каршыга чыккан. Күз акайган, маңгайга кадәр “сикергән”, шашкан кыяфәт. Әйтерсең җинатьче тоткан. Нинди әшәке сүз бар, бөтенесен әйтеп, урам уртасында кычкыра бу миңа. Имеш, мин ферма мөдире белән очрашырга барганмын. Якага килеп ябышкан инде, ярый урамның икенче ягындагы апа тавыш ишетеп чыккан. Абзарда мал карап йөргән чагы булган. Аны күргәч, ир кулын ычкындырды, мин йөгереп Нәфисә апа янына чаптым. Ир сүгенә-сүгенә урам буйлап өйгә таба китте. Нәфисә апа җылы чәй эчерде.

Балалар өчен ут йотып торам, кичке сәгать ун тула. “Сеңлем, син нигә интегеп яшисең. Эшләгәнгә карап, тамагың тукланганчы ашаганың, юньле кием кигәнең бармы, бу исерек ата белән ничек бала үстермәкче буласың. Бала кирәксенгән ата мондый булмый. Аларның канында инде ул. Кайнанаң яшерәк чагында үз баласын да карамады ул. Мараттан алда туган малае салкын тиеп, өч яшендә үлде. Ничә карасаң яланөс урамда йөрер иде балакай. Ике балаңны ал да шәһәргә кит, урам себереп бүлмә булса да алырсың. Мин синнән олы булгач, балага ата кирәк, сабыр ит, дияр идем. Ну, мондый ата ата була алмый, бит. Мин өйрәтте димә. Тотарыңа бераз акча бирермен, ятма болай кадерсезләнеп”, – диде.

Бер-ике сәгатьтән өйгә кайттым. Тавыш ишетелмәгәч, өйгә кердем. Бар да йоклыйлар. Ике балама карап тордым да, үкси-үкси еладым. Ир мине кыйнап үтерсә бу балалар да урамда яланөс, ачлы-туклы йөриячәкләр бит. Кеше баласы кемгә кирәк, тизрәк, тизрәк качарга кирәк бу йорттан, дип уйладым үзем дә. Кичтән балаларның киемнәрен җыйнап куйдым. Икенче көнне ир уянгач, уемны әйттем. “Абзар артына барырсың инде, ике бала белән, бар ычкын”, – дип кычкырды да, кулындагы буш шешәсен идәнгә бәрде. Тавышка балалар да уянды. Ике баланы юындырып ашатканчы, ир чыгып киткән иде инде. Ул безне китәр дип ышанмады. Шул арада исереп кайтып, өйалдындагы чиләкләрне типкәләп “уйнады”да кереп ауды.

Балаларның берсен җитәкләп, берсен күтәреп автобус тукталышына киттем. Кая барасымны да белмим. Бала киемнәрен ала алмадым, ике бала булгач, тота алмыйм. Туган йортыма кайтыр идем, анда килен бар. Анда кайтып яши алмаячагымны үзем дә беләм. Ул чакта шалтыратып сөйләшергә телефоннар юк. Әнине күрмәгәнгә дә ярты ел вакыт узган иде. Әни - әни инде ул, җылы чәй булса да эчерер, дип әниләргә кайтып килергә уйладым.

Әни дә, килен дә кунакка гына кайткан, дип уйладылар. Әнигә башта әйтмәдем. Авыртам, Казанга больницага барып киләм, дип алдадым. Балаларны калдырып торып, шәһәргә килдем. Мең рәхмәтле мин Казанга! Урам себерүче эзлибез, дигән белдерүне күреп, сөенечемнән еладым. Язылган телефон буенча шалтыратып, җитәкчесенә кердем. Үз хәлемне сөйләп бирдем, бүлмә бирделәр. Балаларны бакчага урнаштырырга ярдәм итәчәкләрен әйтте. Дөньяның кеме генә юк бит ул. Үз баласына, бу минем бала түгел, дип сугып еккан аталар да, бер белмәгән ялгыз хатынга ярдәм итүчеләр дә. Шул көннәремне искә төшерәм дә бүген дә елыйм.

Шулай яшәп киттем. Балаларны бакчага илткәнче бер йорт каршын себереп керәм. Аларны бакчага илткәч, иркенләп җыештырам. Тугыз квадрат метрлы бүлмә. Бүлмәбез кысан, кухня башкалар белән уртак булгач, кыен булса да, тынычлыгым шулкадәр кадерле иде. Әни бик борчылса да, артык ярдәм итә алмады. Биш-алты мең пенсиядән кая өлеш чыгарсын инде.

Баштагы мәлдә - бер ел чамасы үзебез дә авылга кайта алмадык. Шул бер ел эчендә әни кунакка килде. Бер генә кич кунды да, балакаем, бу кибәкле бүлмәңдә башка куна алмыйм, кибәк тешләп бетерде, дип кайтып китте.

Балалар бакчага йөри башлагач кием-салым, кирәк-ярак та арта. Урам себергән акча гына җитми. Коры суга каткан ипи җебетеп ашаган чакларым күп булды. Күрше бүлмәдәгеләр чүп чиләгенә ташлаган ипи катыларын төнлә чыгып ала идем. Соңыннан сизә башладылар. “Бигрәк жәл бит, авылга тавыкларга җыям, менә шушы тартмага булса да куегыз”, – дип алдадым. Балалар бакчада ашап кайта. Үсә-үсә тәмле әйбер ашарга кызыксалар да, акча җитмәгәнен аңлыйлар иде, кирәк-кирәкмәскә сорамадылар. Ял көннәрендә алар өйдә торганда батон ала идем, ә бүтәнчә ипи алганым булмады. Аннан соң киләчәк тә бар бит әле. Балалар мәктәпкә керер, акча тагын да күбрәк кирәк булачак, дип уйладым. Ун-егерме сум булса да акча җыярга кирәк, дип уйлый башладым. Ике баламның берсе дә бакчага йөргәндә яңа кием кия алмады. Кешеләр биргәнне киерттем, кайчакта чүпкә чыгарып аткан киемнәрне дә алып кереп юа идем.

Алиментка бирмәдем. Горур идем, тынычлыгым кадерлерәк иде. Ир дә, кайнана да балалар белән кызыксынмады. Кызыксынган, ярдәм итәргә теләгән кешегә эзләп табарга була иде дип уйлым. Һичьюгы авылга килеп, әнидән сорый ала иде. Көттем, дип әйтмим, син аңласын өчен генә әйтеп үтәм.

Балалар мәктәпкә кергәч, үсә башлагач, бүлмә тарая башлады. Ике балага дәрес әзерләргә өстәл куярга да урын юк. Бервакыт күршем авылдан килгәч күчтәнәч керткән. Әнисе өчпочмаклар биреп җибәргән. Шундый ямансу көн булды ул. Әйтерсең аны үз әнием җибәргән. Ул вакытта әнием үлгән иде инде. Күптәннән татар гәҗитләре укыганым булмаган икән. Кая инде ул гәҗит сатып алу?! Елый-елый шул гәҗитне укып чыктым. Белдерүләр язылган җирендә, шул райондагы авылга фермага эшчеләр кирәк, торыр урын бирәбез, диелгән. Үткәннәрем искә төште, фермадагы бозаулар күз алдына килде. Шалтыратырга телефон номеры язылган, минем телефон юк. Кич белән теге кыз кайткач, шул авылны беләсеңме, дип сораштым. Белми булып чыкты. Телефонымны биреп торам, шалтыратыгыз, диде. Сөйләштем. Авыл таралып бара, фермада эшләргә кеше юк, торыр өчен урын бирелә, диде телефонны алган ир.

Балалар белән киңәштем дә, кайтып күрергә булдым. Авыл кешесен авыл, җир тарта бит барыбер. Олы юлдан ерак булса да, ошады авыл. Ферма эшчесенә бирелә торган йорт та ошады. Элек ялгыз карчык яшәгән булган. Җимерек, шыксыз түгел. Язгы каникулда балаларны алып кайтып күрсәттем дә, җәй башында, уку елы беткәч күченеп кайттык. Монда акча азрак булды, ну, бакчага яшелчә утыртып, кош-корт асрап тормышыбызны җайлап җибәрдек. Тугыз квадрат метрлы бүлмәдә яшәү түгел инде. Балалар да сөенеште. Башка киңәшер кешем булмагач, бөтен эшне дә балаларым белән киңәшеп эшләдем. Ун-унбер яшьтә нәрсә хәл итә беләләр алар дип уйламадым, гел терәк булдылар алар миңа. Колхозда эшләгән акчаны балаларга кием-салымга, түләүләргә тоттым, яңа уку елы өчен җыйдым. Ашавыбыз – бәрәңге, токмач, суган кыягы булды. Ул җәйдә үк егерме чеби алган идем. Ит шул булды, аны дүрткә бүлеп пешердем, итен балаларга ашаттым.

Менә шулай яшәп киттек. Авыл кешесе игелекле бит ул, күршеләрем дә ризык пешергәч күчтәнәч кертте. Икенче җәйгә чебиләрне арттырдым, үрдәкләр алдым, колхоздан хезмәт хакына бозау сатып алдым. Шулай итеп итле булдык. Балаларга итле ризык ашатасы килә бит. Үзләре дә эшкә ярый башладылар. Кызым үзем кебек унике яшендә шапка, бияләйләр бәйләргә өйрәнде. Тугызны бетергәч училищега укырга китте. Попуткада йөреп укыды. Сумка күтәреп юлга чыгып киткәндә йөрәгемнең бер өлеше өзелеп балам белән китә иде. Үзем генә белә идем, ничек балаларым өчен өзгәләнүләремне. Бала өчен ана утка керергә әзер бит ул. Шула балаларым өчен, дип яшәү яшәтте дә инде мине. Алар чирләп киткәч, салкын йортта борыннары сулый микән балаларның дип, яннарында төн утырып, елап чыга идем.

Ә бу вакытта ир үз рәхәтенә аракысын эчеп, ашыйсы килгәнне ашап, бер гамьсез яшәгән бит. Гамьсезлектән, аракы колыннан Ходаем үзе сакласын. Ике баламны җитәкләп чыгып киткәнгә егерме ел була. Шулвакыттан бирле бер тапкыр килеп күрмәгән, балаларның исәнлеген белмәгән ир эзләп тапты бит мине. Шуның өчен кердем сиңа, йөрәгемә чыдый алмыйм, беләсеңме?!

Улым училищеда укый. Бу атнада авылга кайтырга тукталышка чыгып баскан гына идем, бер машина килеп туктады, ди. Шуннан бер ир чыкты да, улым, ни хәл, дип кулын сузды. Юләр кеше дип уйладым, ничек инде тик торганда, бер белмәгән кешегә киләсең дә улым, дисең. Моны юләр генә эшли аладыр инде, дип сөйли улым. Мин синең әтиең, ди икән. Әле ярый янымда кеше булмады, дип сөйли улым. Ул арада автобус килеп җитеп, малай шуңа утырып киткән. Шул автобус артыннан кайтканнар авылга. Ниндидер бер ир белән. Баланың төсе качкан, килеп керде дә мине кочаклап елады балакаем.

Марат та өйгә керде. “Әни үлде, үзем генә яши алмыйм, балаларым янына килдем, алар мине карарга тиеш, аларның атасы мин”, – ди. Балалары ипи катысы белән су эчеп тукланганда, салкын өйдә куртка киеп йоклаганда, башка малайлар сәпидтә җилдергәнне капка ярыгыннан кызыгып карап торганда кайда булган ул?! Ник әзерәк акылын җыеп ул вакытта килмәгән. Бәлки кичергән дә булыр идем балалар хакына. Менә шушы үзәгемә үтә. Әзер бала кемгә дә кирәк ул. Мин аннан бер тиен алимент та алмадым, тынычлыкта калдырдым бит, – дип елый-елый тормышын сөйләде Гөлия.

Ни дип юатыйм дустымны. Киңәш кирәкми аңа. Ул инде хәл иткән: балалары үстергәндә ачлы-туклы яшәп саулыгы беткән. Кырык алтыдагы хатын яшәгән кадәр яшәми бит инде, әмма калган гомерен балалары, оныклары белән генә тынычлыкта яшәргә хыяллана. Ә менә күңелдәге юшкынны, кайчандыр кадерсезләгән ирнең аның бусагасына, улым, кызым, диеп килүен йөрәге кабул итми. Шуңа юаныч эзләп, сөйләсәм тынычланырмын, дип безгә кергән...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100