Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялга кайткан Артур Хәсәнов хастаханә юлында йөри

news_top_970_100
Ялга кайткан Артур Хәсәнов хастаханә юлында йөри
социаль челтәрләр

Җырчы егет Артур Хәсәновның 2 атналык ялы ахырына якынлаша. 15 апрель көнне ул кире махсус операциягә китәчәк. Әлегә җырчы хастаханә юлында йөри икән. Бу хакта Артур «Шәһри Чаллы» газетасына сөйләгән. 

«Берсекөнгә инде китәм, әлегә сәламәтлекне ныгытып йөрим, система алам. Кемнең китәсе килсен, бер дә җиңел түгел», – дигән ул газета хәбәрчесенә. 

Артур Хәсәнов, мобилизациягә эләккәч, Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын үзәккә үтәрлек моңлы итеп башкарып танылды. Үзе Украинада вакытта әлеге җыры белән «Туган тел» милли премиясе»нә дә лаек булган иде. Артур бүләк статуэткасын яңа гына барып алган. Җырчы сторисларына күптән күрешмәгән иҗатташ дуслары белән очрашкан мизгелләрне дә куеп бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100