Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялга кайткан Инсаф: «Балам ятсыныр, дип уйлаган идем, чит итмәде. Кызым да онытмаган...»

Махсус операциядәге егетләребез чиратлашып ялга кайтуларын дәвам итә. Тик 2 атна күз ачып йомганчы узып китә шул ул. Әтнәдән Инсаф Хөснетдиновның да кире китәр вакыты җиткән инде. «Интертат» Инсафның хәлләрен белеште.

news_top_970_100
Ялга кайткан Инсаф: «Балам ятсыныр, дип уйлаган идем, чит итмәде. Кызым да онытмаган...»
Инсаф Хөснетдиновның шәхси архивыннан

«Кайтасын белгәч, вакыт үтми аптыратты»

Аллаһка шөкер, якыннарымны күреп китү мөмкинлеге чыкты. Ялга кайтарачакларын әйткәч, барыбыз да кош тоткан кебек сөендек. Шул хәбәрдән соң вакыт үтми аптыратты, тизрәк өйгә кайтасы, хатынны, балаларны кочаклыйсы килде.

Безнең частьне 5 төркемгә бүлеп кайтаралар. Безнеке килеп җитү белән, икенчеләребез юлга чыгачак. Китәр алдыннан әзерлек эшләре дә булды – коралларны тапшырдык, киемнәрне әзерләдек. Барыбер бик чиста җирдә яшәмибез бит.

Безне алырга зур, уңайлы автобуслар җибәргәннәр иде, юл җайлы булды.  Казанда әти-әниләр, тормыш иптәшем, дус-ишләр каршы алды. Алар да, мин дә бу очрашуны бик нык көткән идек. Исән-имин күрешүебезгә шатландык. Авылга кайтып, бөтен туган-тумачаны йөреп чыктым.

Бертуган энем Марат Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәттә. Аның янына барып кайтырга да өлгердем, шуңа аеруча да сөенәм. Энем армиягә мин мобилизациягә эләгеп 1 ай узуга китеп барды. Мин юкта әти белән әнигә терәк булыр, аны алмаслар, дип өмет иткән идем, алдылар шул. Көзгә, хәрби бурычын үтәп кайтып җитәргә тиеш, Ходай кушса.

Мин Украинага китәр алдыннан улыбыз дөньяга килде. Хатыным белән улымны бала тудыру йортыннан каршы алганның икенче көнендә китеп бардым мин. Шушы ялга кайткач кыны баланы рәхәтләндереп кулыма алып сөя алдым. Үскән инде. Башта ятсыныр дип уйлаган идем, болай сер бирмәде – чит кеше итеп кабул итмәде, матур каршылады. Кызым да онытмаган. Ул әнисе әзерләгән посылкага рәсемнәрен, үзенә бирелгән шоколадларга кадәр салып җибәрә иде.

 

Фото: © Инсаф Хөснетдиновның шәхси архивыннан.

Без – татарлар – камыр ризыкларына ияләшкән халык. Анда үтереп камыр ризыклары ашыйсы килде. Өйгә кайткач, рәхәтләнеп сыйландым. Әниләр, хатыным өчпочмак, бәлеш кебек әйберләрне пешереп кенә тордылар, – ди хәрби.

«Балаларның ничек үскәннәрен күрәсе килә»

Инсаф узган елның 26 сентябрендә мобилизацияләнә. 1 ай хәрби өйрәнүләр узганнан соң, башкалар белән Украинага кузгала.

Алып китәрләр, тыныч кына яшәп ятканда вакыйгалар мондый борылыш алыр дип, башыбызга да китермәдек инде без, дөресен әйткәндә. Повестка килгәч тә, егетләр белән, безне өйрәтеп, запастагы солдатлар итеп әзерләп куярлар, дип уйладык. Минем сәламәтлек белән дә проблемаларым бар. Киткәнче тикшеренүләр узуның нәтиҗәсе булмады. Украинага китеп берничә ай узгач кына категория бирделәр миңа. Тик ул категория бернәрсәне дә үзгәртмәде, кызганычка. Кайда хезмәт иткән булсак, шунда ук калдык, – ди Инсаф.

Ничек кенә кыен булса да, авылда эш белән чыныгып үскән Инсаф солдат тормышына зарланмый.

Барысы да җитәрлек безнең. Шулхәтле интегеп яшибез дип әйтмәс идем мин. Азык-төлек тә, башка кирәк-яраклар да бар. Кырда яшәсәк тә, командир белән сөйләшеп, ашыгыч кирәк булган әйберләрне шәһәргә чыгып алырга була. Гадәттә, аяк киеме туза инде безнең, аларны еш яңартырга туры килә.

Блиндажларда яшибез. Җирдә йоклау сәламәтлеккә генә бәрә инде. Бөерләр авырта, арка сызлый башлый. Кышкы салкыннардан районнардан гуманитар ярдәм белән җибәрелгән мичләр коткарды. Балталар, пычкыларга кадәр килә безгә ярдәм белән. Үзебез утын әзерләп, ягып, тора торган урынны җылытабыз. Су җылытып юына торган урын да ясап куйдык. Адәм баласы бөтен шартларга да яраклаша, без дә ияләштек.

Инсаф әйтүенчә, якыннар, туган яклар сагындырса да, частьтәге егетләр депрессиягә бирелмәскә тырыша.

Анда депрессиягә бирелергә һич кенә дә ярамый. Кәеф төшеп алырга мөмкин, ләкин бер-беребезгә моңсуланырга юл куймыйбыз. Шаярышып, көлешеп яшәргә тырышабыз. Әлбәттә, гаиләләребез янына кайтасы килә. Балалар бик сагындыра. Күбебезнең минеке кебек кечкенә балалары бар. Алар янына күңел ашкына, ничек үскәннәрен дә күрәсе килә, – ди ул.

 

Фото: © Инсаф Хөснетдиновның шәхси архивыннан. Инсаф тормыш иптәше Рамилә белән

«Ураза тотарга тырышкан егетләр бар»

Инсаф армия хезмәтен инженер-саперлар бригадасында Мәскәү өлкәсендә узган. Украинада исә пехота гаскәрләрендә хезмәт итә.

Монда килгәннән бирле бер урыннан киткәнебез юк. Безнең часть һөҗүмгә чыкмый, сакта тора, – дип аңлата Инсаф. Хәрби сүзләренчә, килгән генә вакытта, аткан тавышлар да түгел, ә берни аңламау курку хисе тудырган.

Кайсы яктан киләләр, каян аталар, тавышлар кайдан килә – шуны аңламыйча тик торасың. Курку әнә шул аңламаганлыктан барлыкка килә. Без бит андый нәрсәләр күреп ияләшкән, тәҗрибә туплаган хәрбиләр түгел. Арабызда кайнар нокталар аша узган, башка конфликтларда катнашкан кешеләр дә бар. Хәтта алар өчен дә бүгенге махсус операция – ят нәрсә, яңа гына кулларына корал алганнармыни. Чөнки биредә барысы да башкача. Техника башка, кая карама квадрокоптерлар оча…

Үзебезнең егетләр белән, Аллаһка шөкер, барысы да яхшы булса да, танышлар, кайчандыр аралашкан егетләрнең һәлак булуы турындагы хәбәрләр килгәли. Андый моментлар уйга батыра инде. Гаиләләре өчен дә борчылып куясың. Андый чакта якыннарымның фотоларын алып карыйм. Хатыным, балаларым, әти-әнинең фотоларын түш кесәмдә йөртәм. Гомумән, кыен чакларда һәр кеше төрлечә юана. Дингә бирелгән, монда килгәч кенә намазга баскан егетләр күп. Рамазан ае керү белән ураза тотарга тырышучы, шул рәвешле җаннарын тынычландыручы егетләр дә бар. Анда ураза тоту бер дә җиңел эш түгел, әлбәттә… Алай да, булдыра алганча тотып карыйлар. Гуманитар ярдәм белән хәләл ризыклар да күп килә, – ди Инсаф.

 

Фото: © Инсаф Хөснетдиновның шәхси архивыннан

«Тизрәк өйләребезгә бөтенләйгә әйләнеп кайтасы иде»

Якыннары белән күрешү сөенечен китәр көннәр якынлашу гына басып тора. Бүген-иртәгә Инсаф та башка хезмәттәшләре белән китәр юлга кузгалачак. Тик Инсаф төшенкелеккә бирелмәскә тырыша, минем белән сөйләшкәндә дә кәефе яхшы иде.

Руслар әйтмешли, «это лучше, чем ничего». Барысы белән дә күрешеп чыга алдык. Әни, хатыным борчылып тормасын өчен, алга таба да хәбәрдә торырга тырышырмын. Дөрес, соңгы арада без булган урында телефон начар тота. Сөйләшү өчен читкәрәк китәргә туры килә. Кайвакыт телефоннарны куркынычсызлак максатыннан да сүндереп куябыз. Махсус операциядәге якыннары озак хәбәргә чыкмый торган кешеләр дә, әнә шул якларын да уйлап, гел начарга юрамасыннар иде.

Тизрәк өйләребезгә бөтенләйгә әйләнеп кайтасы иде. Үз теләге белән киткәннәр ничек уйлыйдыр, тик без – мобилизация белән киткән егетләрнең барысының да теләге шул инде. Кайткач, бераз көч тупларга, аннан эшкә урнашырга исәбем. Балалар белән күбрәк вакыт үткәрәсем, хатыныма аларны үстерергә ярдәм итәсем килә, – ди Инсаф.

 

Фото: © Инсаф Хөснетдиновнын шәхми архивыннан

Сүз уңаеннан, Инсафның хатыны Рамилә Хөснетдинова – блогер. Ирен махсус операциягә озаткач кичергәч хисләрен Рамилә «Интертат»ка да сөйләгән иде.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    Тизрэк сугыш бетсен иде, исэн имин гаилэлэрегезгэ ботенлэйгэ кайтырга язсын !
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100