Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялга кайткан Артур Хәсәнов Әнвәр Нургалиев концертына килгән

news_top_970_100
Ялга кайткан Артур Хәсәнов Әнвәр Нургалиев концертына килгән
социаль челтәрләр

Әнвәр Нургалиевның Дүртөйледә узган концертына Украинадан 2 атналык ялга кайткан җырчы Артур Хәсәнов та килгән.

Башкортстанның Илеш районы егете Артур Хәсәнов, мобилизациягә эләккәч, Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын искиткеч моңлы башкарып, интернетта танылган иде. 

«Беләсезме кем килде, дуслар, безнең янга кунакка? Артур «Киек казлар»! Филүснең алмашчысы. Артур Каһиров», – дип шатланган Әнвәр Нургалиев. 

«Хәсәнов инде, Әнвәр абый, Хәсәнов», – дип тыйнак кына төзәтә Артур үзләрен видеога төшереп торучы Әнвәр Нургалиевны.

«Сине күрүемә бик шат! Хөрмәт итәм. Бүген концертта азрак ял ит, «кайфани», – дип озаткан аны тамаша залына Әнвәр Нургалиев. 

Артур «Интертат»ка интервьюда җырчылардан Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов белән даими элемтәдә торуы хакында сөйләгән иде. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Бик белэсе килгэн иде Артур Хэсэновнын хэлен. Исэн-сау булырга язсын, Иллэребез тынычлансын!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100