Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яльчиктагы давылда зыян күргән татар теле укытучысы реанимациядә: «Әнинең хәле авыр»

Яшел Үзәннән 38 яшьлек татар теле укытучысы Ләйсән Биктаһирова Мари Элда узган давылда зыян күргән. Бүгенге көндә ул Казанда Республика клиник хастаханәсендә реанимациядә ята.

news_top_970_100
Яльчиктагы давылда зыян күргән татар теле укытучысы реанимациядә: «Әнинең хәле авыр»
https://infourok.ru/

Ләйсән Биктаһировага кичә кан эзләгәннәр. Ире кан табылганын, бүген операция ясаячакларын әйтте.

Ләйсән һәм Илназ Биктаһировлар 2 бала тәрбияли. Зур кызлары Гөлназ быел 11нче сыйныфка бара, ә кечкенә уллары Камилгә 13 яшь.

«Әнинең хәле авыр. Сөйләшә ала, тик әни белән сөйләшкәнем юк әле. Мине әни янына кертмиләр дә, чөнки 18 яшь юк әле. Әни Яльчикка дуслары белән барган иде. Мин бармадым, чөнки авылда идем. Аның дуслары төнлә өйгә килделәр, хәбәр иттеләр. Курыктык. Әнием татар телен һәм инглиз телен укыта», – дип сөйләде кызы Гөлназ.

Ләйсәннең тормыш иптәше Илназ кичә кич кирәкле кан табылуын, бүген операция булуын гына әйтте. Кан һәм гаиләгә ярдәм кирәклеге турында игъланны хатынының дуслары язгандыр, дип фаразлады. Әлегә башка ярдәмгә мохтаҗ булмауларын әйтте, операция узганнан соң, ярдәм кирәкме, юкмы икәне билгеле булыр, диде.

«Ләйсән – бик яхшы кеше: укытучы, кайгыртучан һәм яратучан әни. Без аны шат күңелле, позитив, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше буларак беләбез», – дип язылган иде игъланда.

Укытучылар сайтында ул үзе турында түбәндәге мәгълүматны язган:

«Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2007 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Көнчыгыш телләр факультетын тәмамладым. 2012 елдан Яшел Үзән Механика көллиятендә татар телен укытам», – дигән.

(Бәлки, хәзерге вакытта эш урыны башкадыр).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100