Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якындагы 5 елга йолдызлар татарстанлыларга нәрсә фаразлый?

Якын киләчәк турында астрологлар ни уйлый? Сорауга Казанның Астрология үзәге директоры, профессиональ астролог Наталья Ерзикова җавап бирә.

news_top_970_100
Якындагы 5 елга йолдызлар татарстанлыларга нәрсә фаразлый?

– Дөнья тенденцияләре шундый: 2024 елга кадәр билгеле бер тотрыклылыкта яшибез. Дөнья хакимнәренең күпчелеге шулар ук булып кала. Сайлаулар булганда җитәкчеләр алмашынса да, сәяси юнәлеш якынча шул ук. 2024-2025 елда көчле планеталар бик нык күчә башлый, зодиак знаклары үзгәрә. Плутон планетасы хакимият өчен җавап бирә, 2024-2025 елдан соң дөньяда нык кына кисәк үзгәрешләр көтелә. 2024 елга кадәр без ныгу, тотрыклану ягына таба барабыз.

Акрынлап планеталар Кәҗәмөгез билгесенә кереп бара, Плутон анда 2008-2009 елда керде, 2017 ел азагында Сатурн керде. Плутон анда 2024 елга кадәр, Сатурн 2021 елга кадәр булачак. Аннары 2020 ел азагында Юпитер да шунда киләчәк, планеталар, шулай итеп, Кәҗәмөгез знагында торачак. Бу Кәҗәмөгезне генә уңыш көтә, башкаларга рәт юк, дигән сүз түгел. Кәҗәмөгез тотрыклылык, ышанычлылык белән ассоциацияләнә. Хезмәт сөючән, карьера ясаучы знак бу, шул ук вакытта бу картлык өчен җавап бирүче билге. Пенсия мәсьәләләре күтәрелү шуның белән бәйле, бу хакта сөйләшүләр 2020 елга кадәр булачак әле. Пенсия реформасы кабул ителү ихтималы да бик югары. 2020 ел азагында Юпитер килгәч, моның тормышка ашачагы, хәл ителәчәге бик ихтимал. Кәҗәмөгез, шулай ук, тәртип белән дә сыйфатлана, якындагы елларда тәртип көчәюне фаразлап була.

Кәҗәмөгез сәнәгать белән сыйфатлана, сәнәгать, төрле структуралар да эреләнәчәк. Шул ук вакытта, аңа салкынлык та хас, ул бик үк кешелекле билге дип әйтеп булмый. Вак предприятиеләргә авыр булачак, структуралар эреләнүгә таба баргач. Кәҗәмөгез билгесе экономияли белә, бу ресурслар, җир байлыкларын куллануга карый.

Финансларга килгәндә, 2018-2019 еллар шунысы белән мөһим: Уран Үгезбозау знагына күчте. Үгезбозау акча, байлык белән бәйле, ләкин Уран гел көтелмәгән әйберләр, реформалар бирә. Шуңа 2018-2019 елларда валюталар курсы тотрыксыз, ләкин үзгәртеп коруга йөз тоткан. 2018-2019 еллар финанс мәсьәләләрендә тотрыксыз. Аеруча 2018 елның көзе, октябрь- ноябрь айларында акча тоткарланып тора. Рисклы финанс кертемнәре киңәш ителми.

Шул ук вакытта кем өчендер ел азагында Юпитер Укчы знагына күчә. 2019 ел Укчы знагында булачак диярлек. Сәяхәтләр күп булачак. Сәяси строй үсешенә, яңа партияләр, яңа идеологияләргә урын биреләчәк. Дингә дә өстенлек артачак. Планеталар рухи яктан нык торачак. Халык дингә, иманга якын, дин роле арту күзәтеләчәк.

Моннан тыш, Укчы знагы мәгариф үсеше белән бәйле. Мәгариф үсеше өчен уңайлы фактор бар. IT-технологияләр өлкәсендә тоткарлыклар булырга мөмкин. Моның өчен Уран җавап бирә. Үгезбозау знагына күчеп, әлегә элек эшләнгән технологияләр кулланышта булачак. Якындагы 6-7 елда инновацион технологияләр өлкәсендә сүлпәнәю, тоткарлыклар сизелергә мөмкин. 7 ел үтеп, 2025 елдан соң гына яңадан үсеш күзәтергә мөмкинбез.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100