Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якын кешең авыру сәбәпле, хәрби контрактны өзеп буламы?

news_top_970_100

«Интертат» сайты укучыларыбызның мобилизациягә кагылышлы сорауларына җаваплар табарга ярдәм итә. Чираттагы сорау Чаллыда яшәүче Рәйсә М.дан килде.

«2020 елда улымның сыйныфташын армиягә алдылар. Хезмәте тәмамлангач, әнисенең сәламәтлеге начарланып китү сәбәпле, дәвалануларга акча кирәк дип, контрактка кул куйды. Улы киткәннән бирле бу ананың терелә алганы юк. Ун ай инде «больничный»да, ябыгып бетте. Казанда ике операция кичерде. Хәзер дә операциядән соң Казанда хастаханәдә ята, савыга алмый. Болар барысы да – нервланып, баласы өчен кайгырулардан. Күңеле тыныч булса, терелер иде. Баланың ике әнисе юк бит, бер генә газизе. Ул бала да әнисе өчен бик борчыла. Улын, контрактны өзеп, вакытлыча әнисе янына кайтару мөмкинлеге юкмы икән? Кая мөрәҗәгать итеп карарга?»

«Интертат» хәбәрчесе белән аралашканда, Рәисә ханым иптәш кызының ялгыз түгеллеген, бертуган абыйсы һәм бик еракта яшәүче тагын бер улы булуын, ләкин аның инвалид бала тәрбияләвен әйтте. «Аның бөтен чирләре – баласы өчен борчылудан. Ул терелгәнче генә кайтарып торасы иде. Бердәнбер өмете – шушы хезмәттәге баласында», – дип кат-кат кабатлады. 

Укучыбызның соравын «Повесток.нет» компаниясе юристы Антон Матийга юлладык. 

Җавап: «Бик тә авыр ситуация. Ләкин биредә контрактны өзү яки вакытлыча туктату өчен нигезле сәбәп юк. Контракт буенча хезмәтне өзү – бүгенге вазгыятьтә түгел, хәтта тыныч вакытта да бик кыен процесс.

Якын туганнары (әтисе, әнисе, хатыны, ире, бертуган абыйсы, сеңлесе, әбисе, бабасы яки тәрбия алган баласы) сәламәтлеге буенча карауга мохтаҗ булу һәм аларны карарлык башка затлар булмаган вакытта, хәрби хезмәттән «отсрочка» алырга була. Ләкин әлеге егет очрагында бу – сәбәп була алмый, чөнки ананың тагын бер улы һәм бертуган абыйсы бар.

Шулай да бөтенләй төшенкелеккә бирелмәскә, әлегә егеткә, контрактны өзәргә теләвенең бөтен сәбәпләрен күрсәтеп, рапорт язарга тәкъдим итәр идем. Аттестацион комиссия, аның рапортын тикшереп, карар кабул итәчәк». 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100