Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якутлар Сабантуйга көтә: уктан ату, тауга менү, махсус рейслар һәм тагын ниләр була?

Быел XXV Федераль Сабантуй ерак Якутия республикасында узачак. Әле кар ятуга карамастан, әзерлек эшләре инде башланды. Сабантуйның мәдәни программасы әзер, 7 апрель көнне Сабантуй буласы урында күчмә җыелыш узды. Сабантуй узачак Орто-Дойду мәйданчыгыннан «Интертат» хәбәрчесе Зөлфия Шәвәлиеваның махсус репортажы.

news_top_970_100
Якутлар Сабантуйга көтә: уктан ату, тауга менү, махсус рейслар һәм тагын ниләр була?
Зөлфия Шәвәлиева

«Ерак араларны якын итеп»

Быел Федераль Сабантуй 13-14 июньдә Якутия республикасы Хангаласс районы Орто-Дойду мәйданчыгында узачак. Бәйрәмнең беренче көнендә Якутск шәһәрендә төрле чаралар үткәрү планлаштырылган, «Ус Хатын» җирлегендә 2 милләткә дә якын булган ат чабышлары оештырылачак.

Рәсми ачылу тантанасы 14 июньгә каралган. Сабантуйда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Республикадан меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә, алар арасында – Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән татар җәмәгатьчеләре, мәдәният һәм спорт вәкилләре.

Казан белән Якутск арасы – 7406 км, 2 шәһәр арасында туры оча торган рейслар булмау сәбәпле, Сабантуй вакытына махсус рейслар каралган. Алар оештыручылар, иҗат коллективлары уңайлы шартларда барып җитсен өчен оештырыла.

Сабантуйда Түбән Кама районы тарафыннан аерым күргәзмә – татар утары мәйданчыгы эшләячәк, монда Татарстан районыннан җирле осталар, һөнәрчеләр килүе көтелә. Шулай ук кунаклар өчен «Татпотребсоюз» тарафыннан 3 меңнән артык милли ашлар порциясе әзерләнер дип көтелә.

Сабантуй узачак Орто-Дойду мәйданчыгы

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Көрәш һәркем өчен ачык»

Сабантуйның йөзек кашы, һичшиксез, көрәш. Якутия Сабантуенда да көрәш үз урынын алган, бүләкләр дә булачак, әлбәттә.

Татар көрәше аерым оештырыла, баш батырга традицион рәвештә Татарстан Рәисеннән машина бүләк ителәчәк. Без монда махсус бер көрәшчене дә алып килмибез, мәйдан һәркем өчен ачык, – дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, көрәшчеләрне Якутиягә чакырып. – Бәлки, милли бәйрәмебездә якут батырларын да күрербез, монда милли көрәш төре – хапсагай шулай ук алга киткән, татар көрәше белән чагыштырсак, кагыйдәләре генә бераз аерыла.

«Сабантуйны иң югары дәрәҗәдә оештырачакбыз»

XXV Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров танышты. Монда Татарстан Республикасы делегациясе катнашында ике яклы эшлекле очрашу узды.

Данис Шакиров бәйрәм барлык милли гореф-гадәтләрне, үзенчәлекләрне саклап, югары дәрәҗәдә оештырылачагын ассызыклады.

Федераль Сабантуйны нәкъ менә Якутиядә оештыруның тирән мәгънәсе бар. Бәйрәм сахаларның милли бәйрәмнәре – Ысыах уза торган мәйданчыкта оештырылачак. Без үз милләтебезгә хас булганча – барлык тиешле гореф-гадәтләрне саклап, уеннар, милли бәйгеләр белән, Сабантуйны иң югары дәрәҗәдә оештырачакбыз, – диде ул.

Сабантуй эшчәнлеген оештыручы делегацияләр

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Иске яңа уеннар, яңа рекордлар»

Быел Федераль Сабантуйда 11 төрле милли уен оештыру каралган. Алар арасында тауга менү бәйгесе дә бар. Бу төр ярышта быел Сабантуйда рекорд куярга телиләр.

Сабантуйда тауга менү, уктан ату һәм таяк тарту кебек борынгы милли уеннарыбыз торгызылачак. Тауга менү буенча рекорд куярга телибез. Россиянең төрле төбәкләреннән 500 вәкил бер вакытта тауга менәчәк. Монда җирлек таулы, әлеге табигый үзенчәлекне дөрес кулланырга кирәк, – дип аңлатты Данис Шакиров.
Аның сүзләренчә, тауга менү уены безнең илнең кайбер республикаларында бүгенге көндә дә сакланган.

Әлеге мәсьәләгә – милли уеннар, бәйгеләргә аерым игътибар итәчәкбез. Һәрбер уенның үзенең тарихы, кагыйдәләре бар, без аларны яңадан торгызып, Сабантуенда кулланачакбыз, – диде ул.

Рекорд болай гына калмаячак, аны Россия рекордлар китабына теркәргә ниятлиләр.

Катнашучылар менәчәк тау

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Безнең милләтләр охшаш, без – төрки халык, «братлар»

Очрашуда Якутиянең мәдәният һәм рухи үсеш министры Афанасий Ноев катнашты. Якутлар татар Сабантуен көтә, ди ул. Аның сүзләренчә, күпләр инде әлеге бәйрәм белән кызыксына башлаган.

Безнең милләтләр охшаш, без – төрки халык, «братлар». Безнең өчен якын милләт булган татарларның шундый зур бәйрәмен үзебезнең җирдә кабул итү – зур шатлык һәм җаваплылык. Без бәйрәм 100 процентка узсын өчен барлык көчебезне куячакбыз, – диде ул.

Быел Федераль Сабантуй 13-14 июньдә Якутия республикасы Хангаласс районы районы Орто-Дойду мәйданчыгында узачак. Көрәш була! Якутлар көтә, сез дә килегез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100