Якутиядә яшәүче Таһир абый: «Кайберәүләрнең татарлыгыннан татар фамилиясе генә калган»
Аның һәрбер видеосы күңелне күтәрә. Бер-ике матур теләк һәм гармунда татар, рус, якут моңнарын яңгыратып җибәрә ул. “Һәр көнне иртән мин группаларга нәрсә булса да җибәрәм”, - дип сөйләде ул. Бу интервью Якутск шәһәрендә яшәп ятучы Таһир абый Хөснетдинов турында.
«Хатынымны ДЦП белән авыраучы улыбызны караудан азат иттем»
Сез Якутиягә ничек күчендегез?
Мин Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туганмын. Алты яшемә кадәр шунда бабамның агач йортында үстем.
Әниемнең сеңлесе Магнитогорскида агроном белгечлеге буенча югары белем ала. Ә ул вакытта яшь белгечләрне төньякка җибәрү киң таралган була. Аны да Якутиянең бер улусына (Саха Республикасында административ район шулай атала – иск. «Интертат») эшкә юллыйлар. Ул якларда эвенклар гына яшәгән. Озак та үтми, әниемнең сеңлесе бер эвенк егетенә кияүгә чыга.
Озакламый сеңлесенең киңәше белән әнием мине алып Якутиягә күченергә карар кыла. Шулай итеп, әти белән әнинең юллары аерыла.
Якутиядә тел дә, гореф-гадәтләр дә башка бит. Яңа мохиткә ияләшү авыр булдымы?
Башта, әлбәттә, авыр булды. Барысы да миңа «пришелецка» кебек карый иде. Әмма тормыш яңа мохиткә җайлашырга, шул җәмгыятьтә яшәргә һәм үсәргә мәҗбүр итте.
Якутиягә күченгәч, мин беренче сыйныфка укырга кердем. Ул якут мәктәбе иде. Хәтта укытучыбыз да русча бик үк яхшы сөйләшми иде. Якут теле дә төрки телләр төркеменә кергәнгә, татар телен белүем миңа бераз ярдәм итте. Ике телдә дә охшаш сүзләр күп. Мәсәлән, татарча «пычак» булса, якутча - «быһах». Саннар да охшаш. Шулай әзрәк якутча да сөйләшергә өйрәндем.
Икенче сыйныфта укыганда без башка авылга күчендек. Мине яңадан беренче сыйныфка, ләкин инде рус мәктәбенә бирделәр. Чөнки кайбер фәннәрне, бигрәк тә математиканы, аңлау авыр иде.
Сезнең тормыш иптәшегез дә татар икән. Ерак Якутиядә ничек табыштыгыз?
Әни гомере буе минем татар кызына өйләнүемне теләде. Әмма үземнең бу мәсьәләгә әллә ни игътибар биргәнем бер дә булмады. Руслар һәм якутлар арасында үстем, әнием белән туганнарымнан башка тирә-ягымда татарлар юк иде. Шуңа күрә әнигә гел: «Мин сиңа монда татарны кайдан табыйм?» - дип җавап бирә идем.
Ләкин язмыш шулай хәл итте: татар кызы минем юлыма үзе килеп чыкты. Ул Башкортстаннан абыйсы янына килгән иде. Аның гаиләсендә дә тормыш җиңел булмаган. Үзе кечкенә буйлы, кызгылт чәчле, сипкелле кыз иде. Кыскасы, миңа ошый торган кызлардан түгел.
Әни бу кыз турында белгәч, алар бик тиз дуслашып киттеләр. Миңа да ул вакытта инде 27 яшь иде. Нинди матурлык эзләп йөрергә? Иң мөһиме – уңган булсын, йорт-җирне алып бара белсен, балалар тәрбияләсен, дип уйладым. Өстәвенә, әнинең дә теләген үтисем килә иде.
«Әни гомере буе минем татар кызына өйләнүемне теләде»
Фото: Таһир Хөснетдиновның шәхси архивыннан
Өйләнешкәч, уку алдынгыларының берсе буларак, мине Депутатскийга эшкә җибәрделәр. Анда тау-кен сәнәгатендә 27 ел эшләдем.
Әйтергә кирәк, ул вакытта тау-кен сәнәгатендә күбесенчә руслар, украиннар һәм татарлар эшли иде. Якутлар бу тармакта бөтенләй юк иде диярлек, хәзер генә эшли башладылар. Бу һөнәр татарлар арасында элек-электән киң таралган була. Кемеровода да, Донбасста да татарларны очратырга була, Уралдагы шахталарда һәм рудникларда да алар күпләп эшли.
Әмма улым Наил тугач, аның ДЦП белән авыруы ачыкланды. Шуннан соң мин эшемне ташладым.
Бу карарга ничек килдегез?
Хатыным баланы бик зур авырлык белән тапты. Йөкле килеш, минем сүземне тыңламыйча, Башкортстанга әнисе янына кайтып китте. Бала төшү куркынычы да була, ә тугач, табиблар аның яшәмәячәген әйтте. Озак вакыт безгә аны хәтта бирмәделәр дә. Мин: «Исән калырмы, юкмы – барыбер безне чыгарыгыз», – дидем. Ике атна чамасы хатынымның әнисендә яшәдек. Баланы мунча кертеп һәм сөт эчертеп дәваладык.
Бер елдан соң мин улымны тизрәк табибларга күрсәтергә, дәваларга, төрле җирләргә йөртергә кирәклеген аңладым. Моның өчен эшне, карьераны ташларга туры килде. Шуннан соң тулысынча улым белән генә шөгыльләнә башладым. Хатынымны да бу мәшәкатьләрдән азат иттем. Шулай итеп, без аның белән тыныч кына, үзара килешеп аерылыштык. Чөнки бу бик авыр йөк, хатын-кыз өчен бигрәк тә.
«...Эшне, карьераны ташларга туры килде. Шуннан соң тулысынча улым белән генә шөгыльләнә башладым»
Фото: Таһир Хөснетдиновның шәхси архивыннан
Әлбәттә, улым сәламәт туган булса, гаиләбез дә сакланып калган булыр иде. Бәлки, үзем дә хәзер зур бер комбинат директоры булып эшләгән булыр идем. Ләкин тормышта сайлау ясарга туры килде. Мин бу карарыма бер дә үкенмим.
Бүгенге көндә Наил, Аллаһка шөкер, исән-сау, ләкин йөрүендә кыенлыклар бар. Ул хәзер әнисе белән Анапа шәһәрендә яши. Олы кызым Зөһрә дә көньякта – Сочида яши. Кыскасы, балаларым барысы да көньякта, ә мин монда – Якутиядә.
«Балаларым барысы да көньякта, ә мин монда - Якутиядә»
Фото: Таһир Хөснетдиновның шәхси архивыннан
«Үзем дә татар телен өйрәнергә кирәклеген сизә идем»
Читтә яшәгәч, телне саклау бигрәк тә авыр. Көндәлек әйберләр турында гына сөйли ала идем, дидегез. Димәк, татар телен яңадан өйрәнергә туры килдеме?
Мин әниемә бик рәхмәтлемен. Ул өйдә гел татарча сөйләшә иде, минем телне онытуымны теләмәде. Бу – аның иң зур хезмәте, ул мине Якутиядә берүзе үстерде.
Өйләнгәч, татар теле белән кызыксынуым тагын да артты. Хатыным татарча белә иде, мин анардан да кайбер сүзләрне өйрәнә башладым. Ничектер, үзем дә татар телен өйрәнергә кирәклеген сизә идем. Гел русларча гына яшәп булмый бит инде.
Депутатский бистәсендә яшәгәндә, анда Советлар Союзының төрле почмакларыннан кешеләр килә башлады. Без дә үзебезнең татарларны таптык. Берничә татар гаиләсе идек. Гел очрашып, татар җырларын җырлый идек. Менә шундый гадәт бар иде бездә – үз якташларың белән очрашып, аралашып тору.
Сез Якутскидагы Халыклар дуслыгы йортында татарларны тәкъдим итәсез. Бу сезнең өчен мавыгу гынамы, әллә үзегезнең бурычыгыз дип саныйсызмы?
Депутатскийдан Якутскига күченгәч, татарлар белән таныштым һәм «Якташлар» дигән татар-башкорт җәмгыятенә кердем. Соңрак башкортлар бездән аерылды. Бер вакытны мин анда берүзем генә диярлек калдым. Дуслык йортына эшкә йөргән кебек килеп йөрдем. Шуңа күрә бу эшне, бәлки, өстән бирелгән бер бурычтыр, миссиядер, дип уйлыйм.
Халыклар дуслыгы йортында бик күп милләт вәкилләре бар. Башкалардан ким булмас өчен, мин дә тырышам. Милли киемнән, гармун белән төрле чараларда чыгыш ясыйм.
Дуслык йортында башка татарлар да бармы?
Татарлар күп үзе, ләкин беркем дә активлык күрсәтми. Телне белмиләр, татар җырларын белмиләр. Сабан туе үткәрү өчен җыелабыз – шул гына.
«Төрле төбәкләргә чыгыш ясарга барганда, иң элек татарларның кем булуы турында сөйлим»
Фото: Таһир Хөснетдиновның шәхси архивыннан
«Сахалар рекордлар куярга ярата»
Якутиядә инде 68 ел яшисез, саха халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яхшы беләсез. Татарлар белән сахаларның милли бәйрәмнәрендә нинди уртак һәм аермалы якларны күрәсез? Саха халкының үз телен һәм традицияләрен саклау тәҗрибәсеннән татарларга да өйрәнерлек нәрсәләр бармы?
Милли бәйрәмнәрне алсак, алар татарларда да, сахаларда да бик матур уза, күп халыкны җыя. Әмма сахаларның Ысыах бәйрәменә, нигездә, үз халкы гына җыела. Бу яктан ул безнең Сабан туеннан аерыла, чөнки Сабан туенда төрле милләт вәкилләре катнаша.
Безгә, татарларга, алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Рөстәм Миңнеханов та 2022 елда Якутиягә килеп, аларның Ысыах бәйрәмендә катнашты бит. Сахаларның бәйрәмдәге йолаларга зур игътибар бирүе күренә. Безнең Сабан туенда исә йолалар бөтенләй юк дип әйтеп булмый, әмма аларның әһәмияте әллә ни сизелми. Минемчә, Рөстәм Миңнеханов та шуңа игътибар иткәндер. Сахалар милли бәйрәмнәрен үткәргәндә төрле йола-гадәтләрне башкаруга зур урын бирә, һәм бу бәйрәмгә аерым бер мәгънә өсти.
«Сахаларның бәйрәмдәге йолаларга зур игътибар бирүе күренә»
Фото: Таһир Хөснетдиновның шәхси архивыннан
Ысыах ул – Яңа елны каршылау бәйрәме. Якутларның диннәре бөтенләй башка бит, алар утка, суга табына.
Ә «осуохай» дип аталган милли әйлән-бәйләннәре белән алар хәтта Гиннесның рекордлар китабына да керделәр. Бу хороводта бик күп кеше катнаша: кешеләр берничә боҗра булып тезелеп, бергә әйләнәләр. Әлеге йоланың тирән, изге мәгънәсе бар. Сахалар ышануынча, кешеләр, әйлән-бәйлән уйнаганда, үзара энергияләре белән уртаклаша, бер-берсенә көч бирә.
Гомумән, сахалар рекордлар куярга ярата. Алар «осуохай» белән генә чикләнмичә, кымыз эчү буенча да рекорд куйган иде.
«Безгә, татарларга, якутлардан өйрәнерлек нәрсәләр бар»
Фото: Таһир Хөснетдиновның шәхси архивыннан
Якутиядә яшәгән елларыгызда саха халкының нинди йолалары һәм милли ризыклары белән таныштыгыз?
Сахаларның «алгыс» дип аталган рухларны ризалату йоласы бар. Аны махсус кеше башкара: ул ут аша илаһларга һәм табигать рухларына мөрәҗәгать итә. Башта учакка ат кылын сала. Ышану буенча, ат кылының исе явыз рухларны куркыта. Аннары рухларга тәкъдим ителә торган ризыкларны учакка ташлыйлар, бу, гадәттә, коймак һәм сөт ризыклары. Әлеге йоланы аеруча кыш башында, рухлардан салкыннарны исән-имин кичерергә ярдәм итүләрен сораганда башкаралар. Ысыах бәйрәме вакытында да «алгыс» йоласы үткәрелә.
Әнинең сеңлесенең ире якут ашларын бик ярата иде. Карась балыкларын үзенчә әзерлиләр: бездәге кебек эчләрен чистартып тормыйлар, ә эч-башы белән пешерәләр. Он, ак май һәм сөттән әзерләнә торган «саламат» исемле боткалары да бар. Аны гадәттә бәйрәмнәрдә пешерәләр.
Тагын «керчэх» дигән десертлары бар. Аны күперткән сөт өстеннән ясыйлар, өстенә шикәр белән болгатылган җиләк-җимешләр кушалар. Десертны махсус агач туглагыч белән күпертеп, йомшак массага әйләндерәләр. Ә инде «керчэх»ны туңдырсаң, «мартышки» дип аталган якут туңдырмасы килеп чыга.
«Инде сиңа туктарга вакыттыр, тиздән 75 яшь тула бит...»
Аннан соң сез бик оста гармунчы да. Төрле чараларда чыгыш ясыйсыз. Профессионаллардан өйрәнгәнсез икән, әтиегез белән бабагыз да җыр-моңга оста булалар. Бу күңел кушуымы, әллә шул рәвешле татар мәдәниятен күрсәтергә телисезме?
Гармун – милли киемемне тулыландырып торучы бер атрибут кебек. Россиядә яшәгәч, рус һәм якут җырларын да уйныйм. Төрле төбәкләргә чыгыш ясарга барганда, иң элек татарларның кем булуы, кайдан килеп чыгулары, ничек киенүләре, нинди ризыклар ашарга яратулары турында сөйлим. Аннары гармунымны алып уйныйм. Шулай итеп, гармунның татар халкының милли уен коралы булуын да күрсәтәм. Аннан соң шигырьләр укыйм.
Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең туган көннәренә багышлап та, башка вакытта да видеороликлар төшерәм әле. Һәр иртә татарларыма нәрсә дә булса әзерләп чыгарам. Кайчакта хәтта: «Видеоролик төшергәнче, шахтада бер смена эшләү җиңелрәк бит», – дип уйлап куям. Чөнки кайбер роликларны әзерләүгә сигезәр сәгать вакытым китә.
Кайвакыт үз-үземә: «Инде сиңа туктарга вакыттыр, тиздән 75 яшь тула бит», – дип тә әйтәм. Яшьләр дә минем кебек чапмый бит. Әмма кемгәдер үрнәк күрсәтергә кирәк бит.
Милли йолаларны, җырларны, биюләрне өйрәнүгә килгәндә, һәркем үзе тырышырга тиеш. Күпләр барысы да әзер килеш китереп бирелгәнне көтәргә күнеккән. Аларны бераз чеметеп алу өчен, хәтта: «Синең татарлыгыңнан татар фамилиясе генә калган. Бүтән бер «нәмә» дә юк», – дип тә әйтәм.
«Гармун – милли киемемне тулыландырып торучы бер атрибут кебек»
Фото: Таһир Хөснетдиновның шәхси архивыннан
«Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә дә катнашасыз. Ошыймы?
Ошый, 3-4 тапкыр булып кайтканмындыр инде.
Ә туган яклар сагындырамы?
Әлбәттә, туган ягым Троицк шәһәрендә күптән булганым юк инде. Киләсе елда шунда барырга ниятлим. Габдулла Тукай булган урыннарны видеофильмга төшерермен, шул җирләрдә шигырьләрен укырмын дип уйлап торам.
Читтә яшәүче татар буларак татарстанлыларга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
Мин алардан көнләшәм: үз туган җирләрендә яшиләр бит! Әмма үземне чит җирдә яшим дип санамыйм. Еракта яшәсәк тә, үзебезнең кечкенә Ватаныбызны булдыру өчен шундый милли берләшмәләр төзелә дә инде.
Мин Татарстан белән горурланам. Хәзер аның турында күп сөйлиләр, Татарстанның Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булуын барысы да белә. Хәтта үземнең дә Татарстанга күченәсем килә. Бер кисәк җир алып, авылдагы кебек йорт төзисем килә. Яшь барган саен авылда яшисе килә икән. Яшь хатын алып, мунча, гармун – менә дигән тормыш булачак… Хыяллануның зыяны юк…(көлә)