Якут аналитигы Чокуур Гаврильевтан 2025 елга фаразлар: Украинада конфликт кайчан бетә?
Якутиянең «Саха Сирэ» басмасы баш мөхәррире, сәяси аналитик Чокуур Гаврильев 2023 ел азагында 2024 елга фаразлар ясаган иде. Аларның күпчелеге чынга ашты. Әйтик, АКШта Трамп җиңүе һәм аның Украина кризисын чишүдә үзгәрешләр башлавы.
Чокуур Гаврильев 2025 елга фаразларын тәкъдим итте. «Интертат» укучыларын алар белән таныштырабыз.
1. Украина. 2023 елның 28 декабрендә ул болай дип язган иде: «Украина Россиягә кушылган территорияләрне югалтуга ризалашырга мәҗбүр булачак. Атышларны туктату турында килешү имзаланачак. Украина НАТОга кермәячәк, дип вәгъдә әйтеләчәк, ләкин Украина Конституциясен үзгәртергә ашыкмаячак. Көнбатыш илләре Украинаның иминлеген гарантияләү турында килешү имзалаячак, ләкин үзләре аны НАТОга һәм Европа берлегенә алмаячак. Иң мөһиме – якын арадагы 10 ел эчендә. Зеленскийны үз кешеләре «хәл итәчәк», ә Залужныйның позициясе ныгыячак».
Чокуур Гаврильев фикеренчә, бу фаразлар 2025 елның февраль-мартында чынга ашачак.
2. Израиль. Чокуур Гаврильев, Израиль 2024 елның көзенә ХАМАСны җиңү турында игълан итәр, дип көтүен язган иде. Әмма ел эчендә вазгыять үзгәрде, Израиль «Хезболла» белән сугыша башлады, Ливанга гаскәрләрен кертте. Иран ярдәм итмәде, шуңа да Израиль җиңү яулады, дип әйтергә була. Израильнең «Channel-12» телеканалы хәбәр иткәнчә, Израиль белән ХАМАС арасында атышны туктату һәм әсирләрне алмашу турында килешү 2024 ел ахырына кадәр мөмкин булыр, дип көтелә. Матбугат чаралары, Израиль белән «Хезболла» арасында да килешү булыр, дип яза. Бу килешү Израильгә яңа хәрби операцияләр башларга мөмкинлек бирә. 2025 елда Израильнең куәте артырга мөмкин. Әгәр Трамп Украинадагы тынычлык турында килешүне хәл итә алса, куәт алган Израиль Ирандагы атом-төш коралы проблемасын үзләре өчен хәл итәргә мөмкин. Ниндидер компромисс табылмаса, Израиль Трамп белән килешә алса, Израиль Иранның атом-төш объектларын утка тотарга мөмкин.
3. Сүриядә хакимияткә килгән оппозиция, күрше илләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, ниндидер тынычлык урнаштырырга мөмкин. Монда төрле төркемнәрнең ихтыяр көче һәм күрше илләрнең ярдәме төп роль уйнаячак. Башка илләрнең (Русия, АКШ) хәрби базаларының иминлеге килешүләр нигезендә хәл ителәчәк. Монда төп рольне Төркия уйный.
4. Европада популистлар җиңүен дәвам итәчәк. Румыниядә узган сайлаулар моны раслый. Германиядә чираттан тыш сайлауларда христиан-демократлар җиңәчәк. Шольц коалициясе узган заманныкы булып кала. Моның төп сәбәбе – Германиядәге икътисади хәл. «Германия альтернативы» һәм «Сарра Вагенкнехт берлеге» дә җиңү турында игълан итәчәк. Гомумән, минемчә, Германиядә Франциядәге кебек вазгыять урнашыр, анда да коалицион хөкүмәт тотрыклы түгел.
5. Грузиядә вазгыять тотрыклы хәлгә киләчәк. Протестлар һәм митинглар акрынлап юкка чыгачак. Европа берлеге тыкшынуы сәбәпле, Грузия хакимияте Русиядән ярдәм эзләргә мөмкин. Бу – Русия өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.
6. Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан 2025 елда тынычлык килешүенә кул куярга тиеш. Пашинян, ике урындыкка берьюлы утыру сәясәтеннән баш тартып (бер үк вакытта Европа берлегендә һәм Русия җитәкчелегендәге Евразия икътисади системасы – ЕАЭС), бер якны сайларга мәҗбүр булачак. Русиядә яшәүче әрмәннәр үз сүзен әйтергә тиеш: яртылаш кына «авырлы» булырга мөмкин түгел. Дөрес якны сайламаса, 2026 елда Пашинян премьер булмаячак.
7. АКШ. Трамп үзенең «икътисади милләтчелек», изоляционизм һәм протекционизм сәясәтен башлап җибәрәчәк. Кытай белән сәүдә сугышлары башлана. Нефть бәяләре төшә. Русиягә каршы санкцияләрнең кайберләре (АКШка зыян китергәннәре) Американың үзе тарафыннан юкка чыгарылачак, әмма Трамп алардан тулысынча баш тартмаячак. Голливуд фильмнары һәм кайбер брендлар рәсми рәвештә Русиягә кайтырга мөмкин.