Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якутия аналитигы Чокуур Гаврильев: «Конфликт, иң соң дигәндә, 2025 ел башында төгәлләнә»

news_top_970_100
Якутия аналитигы Чокуур Гаврильев: «Конфликт, иң соң дигәндә, 2025 ел башында төгәлләнә»

Якутиядә яшәүче аналитик журналист Чокуур Гаврильев 2023 елның 28 декабрендә 2024 елга фаразлар язган иде. Бу фаразларның өчесе инде тормышка ашты. Аның махсус операциянең кайчан төгәлләнәчәгенә карата да фаразлары бар.

1.Махсус операциянең тәмамлану вакыты, иң оптимистик фаразлар буенча – җәйгә. «Украина үз территорияләрен югалтуны, аларның Россиягә кушылуын танырга мәҗбүр булачак. Хәрби хәрәкәтләрнең тукталуы турында килешү төзеләчәк. Украина НАТОга керми, дип вәгъдә бирәчәкләр, әмма алар конституцияләрен үзгәртергә ашыкмаячак (Украина Конституциясендә НАТОга керү теләге бар). Көнбатыш илләре алар белән хәрби альянска керү, гарантияләр бирү, Европа Берлегенә алу турында килешү төзиячәк, әмма Европа берлегенә алмаячаклар – һичьюгы, якындагы 10 елда. Зеленскийны үзенкеләр үк «җибәрәчәк», ә Залужныйның (Украина хәрби көчләренең җитәкчесе) позицияләре ныгый.

Ахыр чиктә көз – АКШ президенты сайлаулары алдыннан (ноябрь) килешү булачак. Байденга бит сайлаучыларына «бар да әйбәт» дип әйтергә кирәк.

Яки инде 2025 елның башында – республиканец-президент килгән очракта.

2.Якын Көнчыгышта тынычлык булмаячак. Израиль, 2024 елның көзенә якынлашканда, ХАМАСны җиңүен игълан итәчәк. Әмма бу – оешманың юкка чыгуын һәм сугыш тәмамлануын аңлатмый.

3.Йәмән хуситлары йөк корабларына һөҗүм итәчәкләр, бу АКШ һәм аның союзникларының җавап акциясенә китерәчәк. Украинада ут тукталгач, Көнбатыш Йәмәнгә һөҗүм итәчәк. Бу – җәй, көз булачак. Мөгаен, ракета һөҗүмнәре булыр. Болар барысы да нефть бәясен арттырачак. Гарәп илләре ярдәме нәтиҗәсендә хуситлар белән конфликт АКШ президентын сайлау алдыннан – ноябрьгә кадәр төгәлләнә. Байденга томогавклар ярдәмендә хуситларга каршы көч акциясе кирәк. Иран хуситларны яклап чыкмаячак. Ул Израильгә каршы Ливанда прокси-сугыш алып барачак һәм хуситларга корал белән ярдәм итәчәк.

Көнбатыш Израильгә ярдәм итү сәбәпле, гарәп илләре һәм көньяктагы илләр башка гарант эзләячәк. Аларга Кытай һәм Россия ярдәм итәчәк. БРИКСның дәрәҗәсе арта.

4.Тайваньда бәйсезлек яклы Демократик прогрессив партия җиңә. Әгәр Лай Циндэ сайланса, ул Көнбатыш белән якынлашу эзләячәк, Кытай белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнә.

Кытай Тайваньны көч куллану юлы белән үзенә кушмаячак. Кытайлар берләшүнең үзе килгәнен көтәчәк. Хәрби вазгыятьне кискенләштереп, Трампка ярдәм итмәячәкләр. Өстәвенә, быел Си Цзиньпин Байден янына барып, көч кулланмаячагын әйтте. Кытай өчен Трамп килүе отышлы түгел, аксак үрдәк Байден Кытайга каршы Трампка караганда яхшырак.

5.АКШта республиканец җиңәчәк. Трамп Ак йортка кайтадыр. Америка үз эченә бикләнү сәясәтенә кире кайта – «Монро доктринасы» режмы. АКШ һәм Европа берлеге Россияне «кысуны» бераз туктата, әмма санкцияләрне бетермиләр. Мөнәсәбәтләр җайлашмый.

6.Европа берлегендә июнь аенда сайлауда популист сәясәтчеләр һәм евроскептиклар үз тавышн күрсәтәчәк. Европа берлегенә караганда үз илен яклаган сәясәтчеләр пәйда була. Палестина аркасында Европада террор актлары булуы бар.

Бу фаразлардан тормышка ашканнары:

  1. АКШ һәм аның тарафдарлары хуситларны томогавклар белән утка тотты;
  2. Британия Украина белән «иминлек гарантиясе» турында килешү төзеде;
  3. Тайваньда Демократик прогрессив партия җиңде.

«Интертат» журналисты белән әңгәмәсендә Чокуур Гаврильев, 2024 елга чыкканнан соң, «2025 елда» дигән срокның ихтималы зуррак булуын әйтте. «Тарих күрсәткәнчә, сугышларны республиканец-президент тәмамлаган. Кореяда да, Вьетнамда да шулай булган», ди ул. АКШ сайлауларында ул «Трамп җиңәр» дип уйлый. «Барысы да аның җиңәчәген күрсәтә. Әгәр аны үтермәсәләр… Яки утыртмасалар», – ди аналитик. Конфликт ничек тәмамланачак, дигән сорауга ул, өзеп: «Без җиңәчәкбез», – ди. Ә Зеленскийны ул хәзер аның тарафдары булып йөргән кешеләр үк, фетнә ясап, төшереп атар, дип уйлый. «Әгәр АКШ әйтә икән, шулай эшлиләр дә… Яки теракт оештыралар да, безгә сылтап калдырырга тырышачаклар».

  • Чокуур Николаевич Гаврильев 1975 елда туган, Якутия дәүләт университетында укыган, Ерак Көнчыгыш югары дәүләт хезмәте академиясен, Төркиянең Билкент университетын, Анкара университетын тәмамлаган, халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгеч.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100