Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яктырак йолдыз янадыр...»: Мөхәммәт Мәһдиевне матәм көенә искә алдылар

Кәрим Тинчурин театрында Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсен үткәрделәр. Чара бетте, ә күңелдә шундый авыр хисләр. Әйтерсең лә гомерен татар әдәбиятына, татар тарихына, фәненә багышлаган якты кешене искә алу чарасыннан түгел, ә матәм кичәсеннән кайтып барам.

news_top_970_100
«Яктырак йолдыз янадыр...»: Мөхәммәт Мәһдиевне матәм көенә искә алдылар
Салават Камалетдинов

«Улым, син безнең гаиләдә бәхетсезлеккә тудың»

Мөхәммәт Мәһдиевнең укымышлы мөгаллим, энциклопедик белемле галим һәм олуг әдип булып танылуында әтисе Сөнгәтулла Бәдретдин улының да роле зур булган. Ул Гөберчәктә шактый еллар имам булып эшли, «Шура» журналы, «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында мәкаләләре басыла. Тик, авыр, болгавыр еллар шаукымы Мәһдиевләр гаиләсен дә читләтеп үтми, билгеле.

Мөхәммәт болай да ишле гаиләгә җиденче бала булып туа. Әтисе аңа: «Улым, син безнең бәхетсезлеккә генә тудың», — дип әйтә. Чөнки ул чорда малай туа икән, гаиләгә җир бирелгән. Ә Мәһдиевләр гаиләсендә ир балалар болай да җитәрлек, димәк җирләре дә байтак була. Шуңа өстәп, әтисе җиде буын мулла нәселен дәвам итеп, имам булып эшли. Ә ул заманда артык җир кишәрлеге булган кешегә кулак тамгасы сугыла.

Сөнгәтулла абый большевиклар инкыйлабыннан соң, мөгаллимлек эшенә күчәргә мәҗбүр була. 1937 елда ул кулга алына һәм аңа «халык дошманы» дигән нахак мөһер сугылып, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерелә.

Әлеге искә алу кичәсен Мәһдиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәрделәр. Тик Мөхәммәт абыйның туган елы да, туган ае да, туган көне дә тәгаен билгеле түгел. Ул чама белән генә 1930 елның 1 декабре дип йөртелә. «Ае түгел, елын да белмим. Әллә 1929 ел ул, әллә 1930. Туган көн дигән бәйрәмне мин гомергә аңламадым», — дип яза ул үзенең истәлекләрендә.

Мөхәммәт Мәһдиев мөгаллим булып та эшли, аны күпләр язучы һәм галим буларак беләләр. 1990 елда ул Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ә 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 1995 елның 14 июнендә Казанда вафат булып, туган авылы — Арча районы Гөберчәк авылы зиратына җирләнә.

Данил Салихов: «Җиде буын мулла нәселенә балта белән чапсалар да, ул Мәһдиевләр нәселен киредән татар халкына кайтарды»

Мөхәммәт аганы искә алу кичәсенә аның якташы Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та килгән иде:

— Үзе исән булса, шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулган булыр иде. Гади бер татар авылыннан чыккан Мөхәммәт Мәһдиев татар әдәбиятында, татар тарихында зур мирас, якты эз калдырган бөек шәхес. Бәхетемә, мин Мөхәммәт абыйны кечкенәдән белеп үстем. Без якташлар, икебез дә Арча ягыннан. Ул безнең гаиләдә бик еш була иде. Аның гаҗәеп матур тел, гаҗәеп нечкә юмор белән сөйләве, көләч йөзе бүгенгедәй истә. Бүген залда бик күп кеше җыелган. Бу инде халыкның язучыга булган ихтирамын, хөрмәтен күрсәтә. Мөхәммәт абыйның мирасы мәңге яшәсен, — диде.

Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Данил Салихов:

— «Кеше китә — җыры кала» дип язды Мөхәммәт Мәһдиев. Аңа туксан ел тулган көннәрдә без бирегә аның җырын тыңларга килдек. Мөхәммәт абый чибәр кеше, матур кеше иде. Аның яшәеше дә матур булды. Язган әсәрләре дә кабатланмас. Аның җиде буын мулла нәселеннән килгән бабаларының тамырына балта белән чапсалар да, нәселен ул киредән татар дөньясына кайтарды. Үзенең әсәрләре, үзенең гыйльми хезмәтләре белән дә, ул Мәһдиевләр нәселен киредән татар халкына кайтарып бирә алды.

Минемчә, Мөхәммәт абый әдәбиятка, прозага соң килде. Әгәр ул ун гына ел иртәрәк килгән булса да, бүгенгесе көндә аның нинди генә әсәрләре булмас иде. Язылмый калган әсәрләре бик күп аның. Ул аларны үзе белән алып китте. Берне язган — бүтәнне дә яза. Бүген зал тутырып килгәнегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шундый шәхесләребезне тулы залларда матур итеп искә алсак иде.

Хөрмәтле Мөхәммәт абый. Сине без һаман да сагынабыз. Сагынырлык эшләдең, сагынырлык яшәдең һәм үзеңне безгә маяк итеп китеп бардың, — диде ул.

«Яктырак йолдыз янадыр…», яки шаблон белән эшләнгән сценарий

Чараны Айсылу Лерон һәм Тинчурин театры артисты Артем Пискунов алып барды. Айсылуның ялгышып, Гариф Ахуновны «Гаруф» дип әйтүе генә колакны ярды бераз. Дөрес, ул аны шул секундында ук төзәтте дә. Тик сәхнәдән яңгыраган кечкенә генә ялгышлыклар да истә кала шул.

Сценарий авторы — Ләбиб Лерон, куючы режиссер — Раушан Шәриф.

Сценарий болайрак төзелгән: ике алып баручы чыгып, Мөхәммәт ага белән бәйле истәлекләрне укыйлар, аннары Мөхәммәт Мәһдиев образында Галиәскәр Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов чыгып сөйли, ара-тирә сәхнәгә кунаклар менә, халыкның күп булып җыелып килүенә рәхмәт укыйлар, шигырь сөйләп тә алалар, алардан соң җырчылар чыгышы һәм иң соңгы мулла дога укый. Мулла турында бераз соңрак.

Бу сценарий — шаблон сценарий. Гадәттә, язучыларны искә алу чаралары шундый форматта уза.

Кичәнең исеме — «Яктырак йолдыз янадыр» — Тукайның бер шигыреннән эпиграф буларак алынган. Анда әйтелгән төп фикер: төн караңгы булган саен, яктырак йолдыз янадыр, кайгың тирәнрәк булган саен, Аллаһы Тәгалә сиңа якынрак булыр.

Тинчурин театры артистлары Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без — 41 нче ел балалары» повестенең бер өзеген — педагогия көллиятендә укучыларның сәнгать түгәрәге оештырулары һәм концерт куюларын күрсәттеләр. Бик кызык килеп чыкты. Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин һәм Гүзәл Галиуллина бик килештереп уйнап күрсәттеләр.

Шуннан башка чарада театральләштерелгән инценировкалар булмады. Ә кызганыч. Тагын бераз көлдереп алу артык булмас иде.

Зөлфәт Закиров әле күрнекле шагыйрь Зөлфәт булып та уйнады. Зөлфәт абый белән Мөхәммәт ага яхшы танышлар булган. Аның әле Мәһдиевкә багышлап язган «Күрешә калсак» дигән шигыре дә бар. Артист Зөлфәт, шагыйрь Зөлфәт булып, шуны укыды.

«Исә дә исә уҗымнар җиле…

Вакыт алдында без һаман сабый.

Күрешсәк анда, сөйләрмен таңда

Уҗым шытканын, Мөхәммәт абый…»

Сәхнәдән Мөхәммәт Мәһдиев яшәгән чор атмосферасын тудыра торган җырлар яңгырады. Баян белән сузып җибәрүләре дә ни тора. Бары ул чорда, русча әйткәндә, «толковый» җырлар җырлаганнар инде. Үзеннән үзе уйланасы, җыр көенә кушылып моңланасы килә, хәтта кайберләрен тыңлаганда аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдап куя. Филүс Каһиров «Керим әле урманнарга», Рәсим Низамов «Мәк чәчәге», Энҗе Шәймурзина «Тау астында салкын чишмә», Резеда Галимова «Өянкеләр»не башкарды. Шулай ук сәхнәдә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле дә чыгыш ясады. Алар үзләре бер әкияти дөнья инде.

Тинчурин театрында тавыш, музыка белән кыенлыклар әле дә бар икән. Ул бар иде инде. Бу юлы да Мөхәммәт ага турында истәлекләре белән бүлешкән кешенең видеоязмасын кушалар, ә тавыш юк. Ул күп вакыт язма уртасына җиткәндә генә килеп чыга. Тамашачы сөйләнгән истәлекләрдән хәбәрдар булмый кала.

Микрофоннарны көйләү ягы да аксый кебек тоелды. Чөнки сәхнәдә барган чыгышлар вакытында сәхнә артындагы хәрәкәтләр, хәтта икенче номерга әзерләнгән артистның җырлаганы да ишетелеп торды. Микрофонның тавышын кысып кую мөмкин булмадымы, башкасымы. Гафу итегез, әлбәттә, тик Тинчурин театры авыл мәдәният йорты түгел ич инде.

«Буаны ярып чыккан шарлавык»

Мөхәммәт Мәһдиевне күпләр язучы буларак кына белә, ә бит аның күпме гыйльми хезмәтләре бар. Шул хакта сөйләр өчен оештыручылар галимнәргә дә мөрәҗәгать иткән. Тик алар сәхнәгә менеп түгел, ә видеоязмадан гына сөйләделәр.

Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе вице-президенты, галимә Дания Заһидуллина:

— Мөхәммәт Мәһдиев, галим буларак, берүзе бик күп институтлар эшли торган хезмәтләрне башкарган зур фән эшлеклесе. 20 нче гасырның беренче чиреге татар мәдәниятен тулы бер процесс итеп өйрәнгән кеше. Аерым бер фактлар, вакыйгалардан, кешеләрнең биографияләреннән тулы бер конструкция ясап, аларны кабат тергезеп, милләт тарихы дәрәҗәсенә күтәрә ала.

Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев фәнгә 1960 елларда килә. Аспирантурада укыган чакта «1917-1934 елларда татар совет әдәби тәнкыйте» дигән темага фәнни хезмәт яза эшли. Шулай ук аны кызыксындырган икенче тема — татар мәктәп-мәдрәсәләре, аларда укыту рәвеше. Һәм шушы тема 1967 елда аның Иж-Бубый мәдрәсәсе хакында татар һәм рус телләрендә зур бер хезмәт әзерләве белән тәмамлана. Кызганыч, Совет цензурасы әлеге хезмәтне уздырмый. Тик ул бик кыскартылган вариантта «Казан утлары» журналында басылып чыгу хокукын ала.

1987 елда аның «Әдәбият һәм чынбарлык» дигән мәкаләсе, ике ел үткәч, «Реализмга таба» дип аталучы хезмәте халыкка тәкъдим ителә. Озак та үтми, рус телендә «Татарның социаль тамгалары» дигән өченче монографиясе басылып чыга. Шушы өч хезмәте аның исемен, татар мәдәнияте тарихын өйрәнүче буларак, татар фәне тарихына алтын хәрефләр белән яза, — диде ул.

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы Тәлгать Галиуллин:

— Ул чын мәгънәсендә халыкчан язучы, шагыйрь җанлы кеше. Татар халкының гореф-гадәтләрен, психологиясен, менталитетын, фикерләү рәвешен яхшы белүче язучыларның берсе. Ул үзе болай ди торган иде: «Кешенең таланты ачылсын өчен өч сәбәп кирәк. Беренчесе — аның нәселе, икенчесе — тирәлек, өченчесе — тәрбия». «Без — 41 нче ел балалары» дигән повесте белән ул татар әдәбиятын айкап чыгарды, чөнки ул гадәти булмаган әсәр иде.

Ул буаны ярып чыккан шарлавык шикелле булды. Башка бер әсәр язмаса да, ул татар әдәбиятында калган булыр иде. Егерменче йөзнең икенче яртысының иң шөһрәтле язучыларының берсе — Мөхәммәт Мәһдиев, — диде Тәлгать Галиуллин.

Гәүһәр Мәһдиева: «Мәһдиевләр нәселе дәвам итә»

Кичәгә Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым һәм аның балалары да килгән иде. Гәүһәр ханым, сәхнәдә чыгыш ясаганда, халыкка балаларын да күрсәтте. «Нәсел дәвам итә, Аллага шөкер», — диде ул. Шулай ук залда Мөхәммәт Мәһдиевнең туганнары, аларның балалары, оныклары да утыра иде.

— Әти исән чакта да, бу дөньядан киткәч тә, «Мөхәммәт абыйның кызы юк бит ул», — дип мине бик еш кына көлке хәлгә калдыралар иде. Мин бик шакката идем, «бар бит мин» дия идем. Вакыты белән өйрәндем инде. Ләкин моны эшем белән дә дәлилләргә булдым. Хәзер мине беләләр. Мөхәммәт Мәһдиевнең яраткан улы гына түгел, кызы да булган икән. Һәм ул кызының ике баласы да бар.

Абыем Искәндәрнең дә Мәрьям исемле кызы бар.Ул Америкада яши.

Мөхәммәт Мәһдиевнең нәселе дәвам итә, өч оныгы бар, Аллага Шөкер.

Кичәдә әни дә телгә алынды. Минем тыйнак, акыллы, матур әнием Лилия һәрвакытта да арткы планда булды, аны халык белмәде, ләкин ул әтинең ышанычлы тылы, терәге иде.

Әти чыннан да күпкырлы шәхес иде. Һәм шушы зур этапның нәтиҗәсе буларак, быел әтинең ун томлык әсәрләре дөнья күрде.

Әтине күп кеше язучы буларак кына таный һәм кабул итә. Бүген әйтеп үтелгәнчә, әти бик зур галим иде. Шушы ун томга әтинең публицистикасы да, фәнни мәкаләләре дә, әсәрләре дә керде.

Минемчә, әти — милли үзаңны саклаучыларның берсе булды. Бу бик әһәмиятле аспект.

Зур бер шәхес әйткән: «Ахырзаман җитә дисәләр дә, кулыңдагы үсентеңне җиргә утырт». Һәрберебезнең ниндидер үсентесе бар бит. Әйдәге шуны утыртыйк, үстерик. Безнең халык яшәргә тиеш, — диде Гәүһәр ханым.

Якты шәхескә караңгы кичә

Искә алу кичәсендә Мөхәммәт ага турында шундый матур сүзләр әйтелде. Хәер, аның якты кеше булуы турында сөйләмәсәләр дә беләбез. Тик нигәдер кичәне шундый караңгы итеп бетерделәр.

Мөхәммәт аганың туган ягына кайтуы турындагы истәлекләрен сөйләгәч, сәхнәгә Мәрҗәни мәчете имамы чыкты. Мөхәммәт ага рухына бөтен тамашачы кулларын күтәреп, бердәм рәвештә дога кылдык. Монсы бик хуп. Тик дога кылдык та, сәхнә кап-караңгы, зал кап-караңгы, фонда матәм көе уйный, экранда кичәдә катнашучылар һәм сценарий авторларының исемнәре йөгерә. Бераз аптырашка калып утырган халык, дәррәү күтәрелеп, караңгы чырай белән киемнәрен алырга йөгерә.

Минемчә, татар дөньясында якты эз калдырып киткән якты шәхесне якты итеп искә алырга кирәк иде. Руслар әйтәләр бит әле, «в душе остался осадок» дип. Кызганыч, тик минем дә күңелдә шундый юшкын утырып калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100