Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авылда яхшы хезмәт хакы булмаса, урларга гына кала»

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Кемнәр алгы сафта, кемнәргә «кызыл» зона яный, хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар - болар хакында коллегия утырышында сүз барды.

news_top_970_100
 «Авылда яхшы хезмәт хакы булмаса, урларга гына кала»
https://president.tatarstan.ru

Авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында дүртенче һәм Идел буе округында беренче урынны саклаган.

Якынча мәгълүматларга караганда, Татарстан сөт җитештерү буенча беренче, шикәр чөгендере буенча — алтынчы, ашлык, кош һәм терлек ите буенча — җиденче, яшелчәләрнең тулай җыемы буенча унынчы урында.

Вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тармактагы төп юнәлешләр буенча хисап тотты, үз канаты астында эшләүчеләргә башакарасы эшләр, бурычларны искәртте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да район, авыл җирлекләре, төрле категория хуҗалык җитәкчеләренә сүзе бар.

«Продукция булмаса, хезмәт хакы да юк»

Президент авылларда лаеклы хезмәт хакы түләүнең мөһимлеген әйтте.

— Иң мөһиме — эш булырга тиеш. Хезмәт хакы югары булган урыннар бар. Эш хакы дип санап булмаган урыннар да байтак: ул я урлаячак, я эшкә берәр нәрсә эләктереп кайтырга гына барачак. Кешеләрнең яхшы хезмәт хакы булырга тиеш, — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, «ничек кенә булмасын, продукция булмаса, хезмәт хакы була алмый».

— Эш хакы булмагач, хезмәт сыйфаты да юк. Безгә авылларда халык калуы мөһим. Әгәр барлык авыл кешесен Казан, Чаллы тирәсенә, район үзәкләренә китереп бетерсәк, ул проблемадан чыгу юлы түгел, без бу торак пунктларда шартлар тудырырга тиеш. Юлы да, газы да, мәктәбе дә булсын, мәктәп булмаса, автобусы йөрсен, — диде Президент.

Сөт — төп керем чыганагы

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүгә мөнәсәбәтне үзгәртергә киңәш итте.

— Сөтең булмаса, берни эшләп булмый. Сөт — төп керем чыганагы. Сөт белән шөгыльләнмәсәк, хезмәт хакын нәрсә хисабына түлисең?! — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү түбән булган районнарны атады. Чирмешән, Менделеевск, Кама Тамагы, Мөслим, Спас районнарында сөт күләме нибары 16дан алып, 21 тоннага кадәр. 

Аның сүзләренчә, эш Татарстанда сөт җитмәүдә түгел.

— Халык өчен сөт җитә, читкә дә чыгарабыз, тик анда яшәүче кешеләрнең керемнәре булырга тиеш бит. Без 200 тонна сөт сауган районнар белән горурланабыз. Кукмара, Саба, Балтач, Әтнә районнары бар. Кукмараның Вахит хуҗалыгында да савым 100 тоннадан артып киткән, бу бер хуҗалык. Анда да шундый ук кешеләр эшли, — диде Татарстан Президенты.

«Эшлисең, чәчәсең, чыгымы да күп, ә продукция юк»

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уңыш түбән булган районнар җиренә җиткереп эшләми.

— Авыл хуҗалыгында җитештерү нәтиҗәлелеге — мөһим бупыч. Без бертигез шартларда Балтач, Зәй, Кукмара районнарында уңыш 40 центнердан артык булуын күрәбез. Әгерҗе, Әлмәт, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарында — ике тапкыр азрак. Системалы эш булмыйча торып, югары нәтиҗә юк, бу районнар җиренә җиткереп эшләп бетерми. Эшлисең, чәчәсең, чыгымы да бар, ә продукция юк.

Уңыш туфракны эшкәртүгә, ашламалар кертүгә дә карый. Безнең бурыч — ашлама 1 гектарга 70 кг нан да ким булмаска тиеш. Эрозиядән саклау, туфракны эшкәртү алымнары — бу сорауларны контрольдә тотарга кирәк», — дип искәртте Президент. Ул туфракны известьләүне дә арттыруны сорады.

Язгы чәчүгә әзерлек

— Безнең төп бурыч — язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру һәм уздыру, — диде Рөстәм Миңнеханов һәм техника югары әзерлектә булырга тиешлеген әйтте. — Федераль мөмкинлекләрне актив кулланабыз, техника яңартыла, югары сыйфатлы, заманча техника сатып алына. Барлыгы 1078 берәмлек техника. Алга таба да бу юнәлештә актив эшләрбез дип уйлыйм».

Президент хәзерге машина-трактор паркы ревизия, ремонт үтәргә, профессиональ механизаторлар белән тәэмин ителергә тиешлегенә басым ясады.

«Берни эшли алмыйбыз, дип утырасы түгел»

Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек санын киметкән районнарга шелтә белдерде. Былтыр 27 районда мөгезле эре терлек 22 мең башка кимегән.

— Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама, Әгерҗе… Нәрсә уйлыйсыз сез? Фабрикалар-заводлар юк сездә. Сездә төп керем — ит, сөт, — диде Президент. Аның сүзләренчә, кайбер районнарның перспективалары күренми дә, аны эзләүче дә юк.

— Я үзегезнең инвесторларыгызны табарга кирәк, я кече хуҗалык формаларын җәлеп итәргә, я эре инвесторларны чакырырга. Район җитәкчесе уйларга тиеш. «Без берни эшли алмыйбыз, безнеке юк инде», — дип утырасы түгел. Син эшлисең, үз территорияң өчен җавап бирәсең, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент терлек азыгы үзәкләрен булдыруга басым ясарга кушты. Ун районда 17 терлек азыгы үзәге эшләвен билгеләп узды.

— Терлек азыгы үзәкләренең нәтиҗәлелеге зур. Шәхси хуҗалыкларда да азык белән тәэмин итү системасын төзергә кирәк. Яшерен-батырын түгел, күпләр ашату белән бәйле кыенлыклар аркасында мал асрамый. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүнең төгәл программасы булырга тиеш, — дип белдерде ул.

Миңнеханов Актанышның «Әнәк» агрофирмасын мисал итеп китерде. Мал ашату һәм көтүлек белән идарә программасы нәтиҗәсендә, аларга өч ел эчендә сөт сатудан өстәмә 89 млн сум керем килгән.

«Авызыгызны ачып йөрмәгез, иң кырыс таләпләр куелырга тиеш»

Рөстәм Миңнехановның камчысы бүген Россельхознадзор, Биологик ресурслар комитеты, Ветеринария идарәсенә эләкте. Татарстанга Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы үтеп кергән өчен аларга кызарырга туры килде.

— Кабаннарда Африка дуңгыз чумасы өч районда — Зәй, Алабуга, Әлмәт районнарында табылды. Африка чумасын кертүгә юл куйдыгыз, каян кергәне анысы сезнең мәсьәлә. Кош гриппы буенча дүрт район зыян күрде. Сезнең бүлекчәләрегез бар, безне вакытында кисәтмәдегез, чарасын күрмәдегез, — дип шелтәләде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул министр Марат Җәббаровны «ветеринария иминлеге буенча катгый контроль булсын» дип кисәтеп куйды. «Авызыгызны ачып йөрмәгез, иң кырыс таләпләр куелырга тиеш», — дип мөрәҗәгать итте җаваплы ведомство башлыкларына президент. Муниципаль район башлыклары да игътибарлы булырга тиешлеген искәртте.

Кемнәр артка чигенгән?

Марат Җәббаров алдынгыларны һәм артта калганнарны атады. Әтнә, Тукай, Саба районнары лидерлар булуын әйтте.

— Ел саен тармакта биш күрсәткеч буенча муниципаль районнар рейтингы төзелә. Берничә район былтыргыга караганда җиде позициягә күтәрелеп, рейтингта өскә менде. Бу Балтач, Арча, Минзәлә районнары.

Лаеш, Питрәч районнары позицияләрен йомшартып, «кызыл зона“га керү ихтималы бар, — диде министр.

Ул Чирмешән, Спас, Баулы, Балык Бистәсе районнарына да шелтә белдерде.

— Сез үз резервларыгызны тулысынча кулланмыйсыз. Чирмешән районында 1 гектар җиргә акчалата керем 17,2 мең сум, республика буенча уртача күрсәткечтән 2,5 тапкыр кимрәк. Спас районында гектарга керем 18 меңнән артык түгел, гәрчә күршедәге Әлки районында бер гектардан акчалата керем 50 мең тәшкил итә, — диде ул.

Марат Җәббаров Нурлат, Азнакай, Лениногорск районнары рейтингта берничә позициясен югалтып, «кызыл зона»га кергәннәрен әйтте, алдагы үсеш турында уйларга кирәклеген искәртте.

Өч ел эчендә рейтингта үзгәрешсез калып, соңгы позицияләрдә Югары Ослан, Әгерҗе, Яңа Чишмә, Әлмәт районнары.

Үсемлекчелектә — 6,6 процент үсеш

Үсемлекчелек продукциясен җитештерү буенча Татарстан узган елда планны арттырып үтәгән.

— 2020 елда биш процент күләмендә үсеш бурычын куйган идек. План 106,6 процентка үтәлде. Уңышның уртача күрсәткече — гектарыннан 31,2 центнер. Бу, 2019 елга караганда, 4 процентка артык. Шулай да кайбер районнарда сөрүлек җирләренең нәтиҗәлелеге түбән булуына бәйле проблемалар бар, — диде Марат Җәббаров.

Министр минераль ашламаны гектарына 65,5 кг күләмендә кертү мул уңышка китергәнен ассызыклады.

Бюджет мәсьәләсе

Узган елда Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата кереме 14 процентка артып, 132 млрд сумнан артып киткән.

Тармак үсешенә былтыр бюджет казнасыннан 15,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. «Без бюджет акчасы нәтиҗәле тотылуга анализ ясадык. Бик каты таушалган һәм заманча технологияләр кертеп булмый торган объектларга акча тыгуның мәгънәсе булмавы ачыкланды. Капремонт статьясыннан 300 млн сумны минераль ашламалар сатып алуга күчерү турында карар кабул ителде», — диде министр.

Быел агросәнәгать комплексы үсешенә 12,7 млрд сум акча юнәлдереләчәк, шул исәптән 4,8 млрд сумны федераль бюджет бүлеп бирергә тиеш.

Терлекчелек

Сөт җитештерү күләмнәрен быел 2 млн тоннага җиткерү бурычы тора. Былтыр барлык төр хуҗалыкларда 1 млн 935 мең тонна сөт җитештерелгән.

Узган елда чалу өчен 528 мең тонна терлек һәм кош җитештерелгән. Быел иткә дип терлек һәм кош җитештерүне 535 мең тоннага җиткерү нияте бар. Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләренә шундый бурычлар куйды.

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә мөгезле эре терлек өч процентка кимегән. Кукмара, Мамадыш районнарында маллар 2,6 меңешәр башка артса, Әтнәдә — 1,2 һәм Саба районнарында 1,4 меңгә арткан.

Министр быел сыерлар баш санын сәламәтләндерү, тернәкләндерү, балансланган туклану белән тәэмин итү, мөгезле эре терлекне идентификацияләү, цифрлаштыру бурычлары торганын әйтте.

«Мөмкинлекләрдән файдаланыгыз»

Һәр эре торак пунктта авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын булдыру бурычы куелган.

«Министрлыкның бурычы — шәхси ярдәмче хуҗалык һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын продукция сатарга ярдәм итүче кооперативларга җәлеп итү», — диде Марат Җәббаров.

Бүген 301 кооператив исәпләнә, 142сенең акчалата кереме бар. Былтыр 15 кооператив 478,2 млн сумга грантлар алган, 23 кооператив кооператив әгъзаларыннан продукция алырга дигән чыгымнарны каплау өчен 29,2 млн сумлык субсидия алган.

Рөстәм Миңнеханов та куллану кооперацияләрен үстерү мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте.

— Татпотребсоюз, башка формаларны да кулланырга кирәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән бөтенләй шөгыльләнмәгән районнар да бар. Бу мәсьәләне дә игътибар белән карарга кирәк. Безгә чималны түгел, эшкәртелгән яхшы сыйфатлы продуктларны экспортка чыгарырга кирәк, — дип белдерде ул.

Президент шулай ук тармакны цифрлаштыруга тукталды.

— Цифрга гына китеп харап була күрмәгез, эчтәлеген карагыз, цифралар файдага булырга тиеш. Анда теләсә нинди сан язып була, акча булмаса, ул сан беркемгә кирәкми, — дип кисәтеп куйды җитәкче. 

Миңнеханов авыл территорияләре үсеше программаларында актив катнашырга кирәклеген искәртте.

Кайбер районнар бу мөмкинлекләрне файдаланмый, чөнки рәсмиләштерү, хисап тоту эшләре буенча йөриселәре килми. Авыл хуҗалыгына алга таба да ярдәм итәчәкбез. Үзегезне саклагыз, республика җитәкчеләре исеменнән коллегаларыгызга рәхмәтебезне тапшырыгыз, — дип тәмамлады Президент чыгышын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100