Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яхинсызлаштырумы?

Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге III Халыкара классик музыка фестивале үтте. “Анда Яхинның моңарчы башкарылмаган җырлары яңгыраячак, дип әйттеләр, зинһар, игътибар ит”, - дип озаттылар редакциядән.

news_top_970_100
Яхинсызлаштырумы?

Казанның Габдулла Тукай исемедәге Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге III Халыкара классик музыка фестивале үтте. Фестивальнең төп идеясе – милли музыка мәдәниятен үстерү һәм пропагандалау, тыңлаучыга Рөстәм Яхинның иҗади мирасын тәкъдим итү.

Максатка ярашлы нәрсәләр эшләнүенә күз салыйк. Беренче концертта Россиянең атказанган артисты, опера җырчысы һәм рус романсларын башкаручы Владимир Самсонов чыгыш ясаган. Программада – романслар, совет һәм чит и эстрадасы. Икенче концертка халыкара конкурслар лауреаты Екатерина Мечетина чакырылган. Әлеге талантлы яшь пианистканың программасында – пресс-релизда күрсәтелгәнчә, “Л. В. Бетховен Соната № 30 E-dur, op. 109 Ф. Шуберт Два экспромта, op. 90, D 899: № 3 Ges-dur, № 2 Es-dur Ф. Шуберт – Ф. Лист Шесть песен (Серенада, «Маргарита за прялкой», «Мельник и ручей», «Форель», Ave Maria, «Лесной царь») Ф. Мендельсон «Серьёзные вариации» d-moll, op. 54 Ф. Мендельсон Рондо-каприччиозо, op. 14 Ф. Лист Испанская рапсодия, S. 254”.

Ниһаять, өченче концерт – гала-концерт – оештыручылар атаганча, “Яхин-гала”.

“Татар-информ” концертка тулы бер команда җибәрде – видеооператор, фотограф һәм корреспондент. Концерттан онлайн-трансляция ясалды. “Анда Яхинның моңарчы башкарылмаган җырлары яңгыраячак, дип әйттеләр, зинһар, игътибар ит”, - дип озаттылар редакциядән.

Оештыручылар затлы программа әзерләгәннәр. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты, Уфа опера театры солисты Илһам Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Тимур Абдикеевлар Казанда еш чыгыш ясамый. Тамашачы алар башкаруында Марсель Галиев шигыренә “Көзге моң”ны, Әхмәт Ерикәй шигыренә “Күңелем өзгәләнгән минутларда” әсәрләрен, Габдулла Тукай сүзләренә “Шагыйрь”не һәм Муса Җәлил шигыренә “Соңгы җыр”ны рәхәтләнеп тыңлады.

Татьяна һәм Дамир Закировларны татар тамашачысына таныту өчен дә оештыручыларга рәхмәт. Санкт-Петербург театрында иҗат итүче Дамир Закиров Гөлшат Зәйнашева шигыренә “Сандугач”ны һәм Шекспирның 109нчы сонетын башкарды. Татьяна Закирова Рөстәм Яхин романсларын рус теленә тәрҗемәдә җырлады.

Айдар Сөләйманов Ренат Харис шигыренә “Бер генә сүз”не һәм акапелла “Сорнай моңы”н башкарды. Сәйдә Мөхәммәтҗанова иҗатына гашыйклар да рухи азык алдылар. Яшь, талантлы кызыбыз Зәкия Туфайлова шигыренә “Бу таңнар, иртәләр...” һәм Гарифҗан Мөхәммәтшин шигыренә “Агымсу”ны сәхнәгә чыгарды.

Сүз уңаеннан, үзенең дусты, якташы, Чаллы егете Дамир Закировны тыңларга чәчәкләр белән килгән Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев Сәйдә Мөхәммәтҗанованың тавышына соклануын әйтте: “Ул нәкъ менә җырлады”, - диде Владимир Васильев.

Тамашачы Казан дәүләт консерваториясе студенты, заманында “Болгар кызлары” төркеме аша танылып, хәзер үз иҗат юлын салган Айгөл Гардисламованы да яратып тыңлады. Ул колакны иркәли торган матур сопраносы белән Лена Шагыйрьҗан шигыренә язылган “Мин яратам сезне” һәм Әхмәт Ерикәй шигыренә язылган “Сипкелле диләр мине” шаян җырын башкарды.

Тамашачы Эльза Исламова башкаруында Тукай шигыренә язылган “Кем белер кадереңне” һәм Мостафа Ногман шигыренә иҗат ителгән “Оныта алмыйм” романсын да яратып тыңлады. “Болгар кызлары”  Мостафа Ногман шигыренә язылган ике җыр башкардылар – “Яшә, Сәмәрканд” һәм “Әниләр”.

Ильяс Әүхәдиев исемендәге Музыка көллиятенең татар хоры үз репертуарларындагы ике җыр белән килгәннәр – “Ак җилкән” (Мостафа Ногман шигыре) һәм “Ышанам”. Дөрес, режиссерлар соңрак “Ышанам”ны бөтен катнашучылар тарафыннан башкарыла торган күмәк җырга әверелдергәннәр.

Репертуарның һәм катнашучыларның затлы икәнлеген күрсәтү өчен барысын да бөртекләп яздым. Бу яктан – афәрин.

Инде, гафу итегез, “минусларга” килик.

Беренчедән, режиссерлар эшләп җиткермәгән вак, әмма академик концертларда гафу ителмәслек төгәлсезлекләр дә бик күп иде. Икенчедән, концерт ике телдә барып, алып баручыларның тексты төгәл икегә бүленсә дә, оештырудан, Пушкин әйтмешли, “русский дух” бөркелә иде. Бүгенге көндә иң танылган, иң еш чакырулы алып баручы Ришат Әхмәдуллин да ничектер “чит кеше” булып тоелды бу “мәҗлес”тә. Сәхнә артындагы “задник” та бары тик рус телендә генә иде – Рөстәм Яхин исемендәге III Халыкара классик музыка фестивале баруы хакында русча гына язылган.

Алып баручыларның текстына килгәндә, алар Рөстәм Яхин иҗатына профессиональ бәя биргән камил текстлар сөйләделәр. Ягъни, әзерлекле тамашачы өчен профессиональ музыка белгечләре алып бара торган камера концертлары форматындагы текст язылган иде. Сорау туа – композитор иҗатына профессиональ бәя биргән бу текстны кайсы музыка белгече язган? Бу – билгесез. Програмкалар юк, пресс-релизда Дан Дамаскин дип сценарий авторы гына күрсәтелгән. Ул музыка белгечлеге буенча гыйльми дәрәҗәләре булган музыка белгече түгел. Димәк, аның композитор иҗатына бәя бирерлек хокукы һәм мөмкинлеге бармы икән? Бәлки, ул текстны башка музыка белгечләре бәяләмәсенә таянып язгандыр. Әмма кайсы музыка белгечләре мәкаләләренә таянуы хакында мәгълүмат беркая да юк.

Яхин исемендәге классик музыка фестиваленең гала-концертында, оештыручылар әйтүенчә, композиторның киң таралган әсәрләре белән бергә, моңарчы яңгырамаган һәм яңгыраган булса да, бик сирәк яңгыраган һәм моңарчы профессиональ язмалары булмаган җырлары тәкъдим ителде. Гала-концертның режиссеры Фәридә Әбсәләмова әйтүенчә, Мостафа Ногман сүзләрә язылган "Яшә, Сәмәрканд!" җырының моңарчы җырланганы булмаган, бер язмасы да юк. Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинованың укучысы Айгөл Гардисламова башкарган "Мин яратам сине" (Лена Шагыйрьҗан шигыре) һәм "Сипкелле диләр мине" (Әхмәт Ерикәй шигыре) җырлары да бик сирәк яңгыраган һәм профессиональ язмалары юк.

Фәридә Әбсәләмова Шекспирның 109нчы сонетын премьера дип атады. Аны  оешыручылар Санкт-Петербургтан кайткан татар җырчысы Дамир Закиров башкаруында тәкъдим иттеләр.

“Яхин фестивалендә, фонограммалар, оркестрлар булды. Бүген уникаль очрак – фортепианолар куйдык. Солистлар фортепианога кушылып җырлыйлар”, - диде ул. 

Әмма өлкән буын җырчылары һәм музыка белгечләре оештыручыларның фикере белән килешмиләр. “Бәлки алар өчен яңалык булгандар. Әмма бүген гала-концертта яңгыраган әсәрләр барысы да таныш”, - диделәр концертта булган сәнгать әһелләре.

Аерым алганда, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров гала-концертта яңгыраган җырларның барысының да бик таныш булуын, шул исәптән, "Яшә, Сәмәрканд!" җырының да заманында күп яңгыравын әйтте.

“Мин яратам сезне” җыры радио фондында бар. Аны бер мин генә башкардым, - диде Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова. - Без аны Мөнирә Хәбибуллина белән яздырдык. Бәлки, бик популяр булмагандыр. Лена Шагыйрьҗанова: “Башкачарак кирәк иде, синең көчле тавышың күренми”, дип йөргән иде әле. Ләкин бит анда сүз яшерен мәхәббәт турында бара. “Сирәк яңгырый торган җырлар кирәк” дигәч, мин Айгөлгә шул җырның ноталарын һәм үземнең язмамны бирдем, - диде Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова. - “Ә сипкелле диләр мине” җырының Галина Казанцева язмасы бар. “Шекспирның 109нчы сонетының” да язмалары бар. Бу җырлар барысы да башкарылган. Әмма һәр җырлаган кеше үзенчәлекле итеп җырларга тиеш. Яхинның әсәрләре үлемсез”.

Кадим Нуруллин “Яхинны милләтара югарылыкта ачарга ниятләүләренә” басым ясады. Әмма Яхинны “ачу” моңарчы булганны онытып, булганны яңа дип күрсәтү хисабына барамасын иде.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе уздыра торган Яхин исемендәге классик музыка фестивале Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2017 елгы төп һәм юбилей чаралары планында юк. Көзге мәдәни чаралар буларак филармониянең “Джазовая Казань” һәм “Филармониада” фестивальләре генә план буенча бара. Яхин исемендәге фестивальне планга кертелгән һәм игътибар үзәгендә торган фестиваль итеп күрәсе килә. Булса - шәп булсын, шәп булмый икән - булмасын, диюем...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100