30 ел уза торган «Ягымлы яз» фестивале: әзерлексез катнашучының җиңү сере нәрсәдә?
10 май көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә 30нчы тапкыр үткәрелә торган «Ягымлы яз» татар милли мәдәнияте фестиваленең гала-концерты узды. 1993 елда старт алган фестиваль нинди үзгәрешләр кичергән? Бер тапкыр катнашкан кешеләр фестивальгә ни өчен берничә ел рәттән килә? «Интертат»ның яшь хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.
Мин килгәндә, тамашачылар залында «Ягымлы Язбикә» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланган иде инде. Берсеннән-берсе сылу, мөлаем кызлар сәхнәдә тезелешеп баскан. Искиткеч гүзәллек!
«Ягымлы Язбикә» бәйгесе берничә номинациядә үткәрелде: «Иң назлы кыз», «Иң моңлы кыз», «Иң шигъри кыз» һәм, әлбәттә, «Ягымлы Язбикә – 2023». Быел әлеге исемгә Казан дәүләт медицина университетында укучы Язилә Әгълиуллина лаек булды.
Концерт программасын бераз карап, аннары «Чулпан» мәдәният үзәгендә адашып йөргәннән соң, ниһаять, сәхнә артына да эләктем. Бөтенләй икенче «дөнья» икән анда. Сәхнәдә – идеаль концерт программасы, ә сәхнә артында су буе халык: кемдер киемнәрен алмаштыра, кемдер сүзләрен кабатлый, икенче яктан җиңүчеләргә дипломнарын өләшәләр, ә кемдер чыгыш ясарга чиратын көткәндә, башкаларны күзәтә. Шул арада каршыма «Ягымлы яз» фестиваленең төп администраторы Илнур Фәхретдинов очрады. Ул быелгы фестивальнең үзенчәлекләрен әйтеп узды.
Быел 700дән артык кеше катнашты. Фестиваль җыр, театр, хореография, мода һәм «Ягымлы Язбикә» юнәлешләре буенча үткәрелде. Барлыгы 170 номер күрсәтелде, һәм 11 кыз «Ягымлы Язбикә» номинациясендә көч сынашты. «Ягымлы Язбикә» үзе – матурлык конкурсы кебек, ләкин безнең төп максат – матурлыкны гына бәяләү түгел, ә чын татар кызына хас булган үзенчәлекләргә ия булган кызны сайлап алу.
Быел фестивальгә кертелгән үзгәрешләрне барласак, беренчедән, гала-концерт оештырылды. Шулай ук быел без күңелләре белән сәхнәгә тартылучы эшче яшьләрне чакырдык. Аларны сәхнәгә чыгарасы гына килеп тора, – дип сөйләде фестивальне оештыручыларның берсе.
22 елдан соң Раяз Фасихов та килгән...
Фестивальдә катнашучыларның яшь категориясе 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр. Мәктәптә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, көллиятләрдә, югары уку йортларында укучылар, заводларда эшләүчеләр дә катнаша. Шундыйларның берсе – Буа районыннан Алмаз Җиһаншин.
Алмазның үзе белән якыннанрак таныштым. Ул Буа электр челтәрләре компаниясендә энергетика инженеры булып эшли. Кечкенәдән үк фестивальдә катнашып, җырлап йөри икән. «Музыкаль белемем булмаса да, җырларга бик яратам», – ди ул. Быел сәхнәдә Азат Фазлыев репертуарындагы «Ярат кына» җырын башкарган.
«Фестивальгә башта Энергоуниверситеттан килә идем. Аннан 3 ел килгәнмендер, мөгаен. Хәзер эштән киләм. 4-5 ел катнашам инде. Фестивальнең елдан-ел дәрәҗәсе үсә, дисәң дә була, катнашучылар саны, конкуренция арта бара», – дип бәяләде ул «Ягымлы яз»ны.
Башка катнашучылар белән дә сөйләшкәннән соң, «Ягымлы яз» фестивалендә катнашучыларның күбесе 3-4нче тапкыр монда чыгыш ясарган килгән икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Хәтта бу фестивальдә 22 ел элек катнашкан Раяз Фасихов та кабат шушы сәхнәгә чыкты – кунак рәвешендә. Хәзер инде Татарстанның атказанган артисты буларак.
Раяз Фасихов сүзләренчә, ул «Ягымлы яз» фестивалендә 2001 елда, Арча педагогик көллиятендә укыган вакытта үзен сынап караган булган. «18 яшьтә чак, әле тавыш «мутациядән» соң чыга гына башлаган вакыт. Ничектер җөрьәт итеп, җыелып, Арчадан электричкада, чемоданга баянны салып килеп катнашкан идем. Шунда «эстрадный вокал» дигән номинациядә 3нче урын, ә «инструмент» дигән номинациядә 1нче урын алып, 2 тапкыр лауреат булып, бик сөенеп кайттым. Шуннан бирле беләм, аның 30 еллык тарихы бар. Бүген дә әйтеп үттеләр, андый фестивальләр бездә булса да, монысы инде – студентлар арасында үтә торганнарның иң-иңнәрнең берсе. Элегрәк «Ягымлы яз»ны бик көтәләр иде. Шулай ук төрле номинацияләр дә булды. Әмма ничек оештыруларын, концепцияләрен искә төшереп, чагыштыра алмыйм», – дип яшь чакларын искә алды Фасихов.
«Иң моңлы кыз»дан сер итеп кенә
«Иң моңлы кыз» номинациядә җиңү яулаган кыз Миләүшә Рамазанова – Казаннан. Хәзерге вакытта балалар бакчасында музыка белгече булып эшли. «Иң моңлы кыз» номинациясендә җиңүче булырга аңа музыкаль белеме булуы ярдәм иткән. «Музыка факультетында укып, музыка белгече булып эшләгәч, ул миңа авырлык тудырмады», – ди җиңүче.
Миләүшә Рамазанова мине кызыксындырган берничә соравыма да җавап бирде.
«Ягымлы яз» фестиваленә сезне нинди хыял яисә максат алып килде?
Үземне кешегә таныту, сәхнәдә үземне тотарга өйрәнү өчен катнашырга булдым.
Бәйгедә җиңү сере нәрсәдә?
Әзерлексез генә катнашу, минем фикеремчә, яхшырак, чөнки артыгын әзерләнгәч, борчыла, дулкынлана башлыйсың.
Һәр кеше дә әлеге бәйгедә җиңә аламы, әллә җиңү өчен билгеле бер сәләт кирәкме?
Һәрбер кешенең дә сәләте бар, һәрбер кеше ниндидер номинациядә үзен таныта ала. Әлеге бәйгедә кеше үзен төрле яклап: шигырь, бию яисә җырда ача ала. Шуңа күрә нинди генә кызмы, егетме булмасын, һәркем җиңү яулый алыр, дип ышанам.
Катнашудан, оештыручылардан нинди хис-кичерешләр калды?
Оештыручылар бик әйбәтләп әзерләнгән. Жюрида да бик сәләтле, булган кешләр утырды. Аларга барсына да бик зур рәхмәтемне җиткерәм.
Яшьләргә нинди бер киңәш бирер идегез?
Яшьләргә курыкмаска, үз көчләрен сынап карарга тәкъдим итәм. Алар ниндидер яктан ачылсыннар, үзләрен күрсәтергә өйрәнсеннәр иде, бигрәк тә татар телендә!
«Ягымлы Яз» фестиваленнән «Татар-информ» фоторепортажын шушы сылтама аша карап була.