Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ябык табутта җирләдек». Троллейбус таптаган үсмер кызның мәетен өлешләп җыйганнар

news_top_970_100

Краснодарда 15 яшьлек В. фаҗигале үлгәннән соң 3 ел узган. Троллейбус йөртүчесе җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы кызны үткәрми, кыз троллейбус тәгәрмәчләре астында калып һәлак була. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Кызының үлеменнән соң 3 ел узгач, әтисе шул көндәге коточкыч вакыйгаларны искә төшерә. «Кызым, син мине ишетәсеңме?» – дип кычкырдым. Ә анда – асфальтта – баш мие һәм йөзе аерым! Без балабызның бүтән булмавын аңладык!» – дип сөйли ул.

Фаҗига урынына тиз арада полиция һәм «ашыгыч ярдәм» килә. Ләкин кызның инде сулышсыз гәүдәсен алу өчен, махсус транспорт чакыртырга һәм күп тонналы машинаны күтәрергә туры килә.

Баланы ябык табутта җирләгәннәр. Аның мәетен өлешләп җыйганнар. Бу күренеш әле дә әти-әнисе күз алдында тора, диелә хәбәрдә.

Машина йөртүче гаепле дип табылган һәм 2 елга төрмәгә утыртылган. Бу вакыт эчендә ул кыз бала гаиләсенә компенсация сыйфатында 110 мең сум акча түләгән, дип хәбәр ителә.

Әмма кызның әти-әнисе аңа бирелгән җәзадан канәгать түгел. «Бездән гафу үтенүче дә булмады», – ди кызның әтисе.

Суд кызның әти-әнисенең һәркайсына 1,8 млн сум күләмендә компенсация түләргә карар чыгара. Әмма кассациядә сумманы 1 млн сумга кадәр киметәләр. Хәзер алар Краснодар трамвай-троллейбус идарәсеннән, мораль зыянны каплау өчен, 20 млн сум таләп итәргә җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100