Ябык ишегалды һәм Азинга түбәтәй кидерткән Шөн халкы: читтәге татар авылы ничек яши?
«Татар-информ» хәбәрчесе борынгы данлыклы татар авыллары буйлап сәяхәтне дәвам итә. Киләсе тукталыш – Киров өлкәсе Урта Шөн белән Түбән Шөн авыллары. Борынгы мәчет, 1919 елгы гражданнар сугышы, ремонтка тилмергән биналар һәм тынычлардан тыныч халык турында әлеге репортажда.
Юллар! Шулай чит төбәкләрдә йөргәндә юллар турында кирәк булганнан да күбрәк уйлый башлыйм. Киров өлкәсенең чиген үтү белән сикәлтәле юллар башлана. Очып-очып барганда күккә очып-очып китү ихтималы зур булганлыктан, ипләп кенә йөрергә киңәш ителә монда.
Ә Урта Шөн белән Түбән Шөн авыллары гаҗәеп җирдә урнашкан үзе. Инешләр, елгалар, үзәннәр, урманлы таулар, ямь-яшел басу-кырлар. Түбән Шөн авылы яныннан гына данлыклы Нократ елгасы ага. «Ташу чорында үзәннәр су белән тула. Идел кебек була Нократ, тик пароходлар гына йөрми», — ди авыл җирлеге башлыгы Фәнис Ибраһимов. Ул үзен дә «табигать фанатигы» дип атый. Болгарда туып, Урта Шөнгә килеп урнашуын, беренчедән, хатыны шушы якныкы булуы, икенчедән, Шөннең табигате искитәрлек булуы белән аңлатты. Шөннең кызлары һәм табигате нинди бөек эшләргә этәрә менә.
Чит төбәктәге татар авылы, нихәл?
Урта Шөн авыл җирлеге үзе өч авылдан тора: Урта Шөн, Түбән Шөн һәм Сосмак авыллары. Заманында Түбән Шөн авылы баш булса, хәзер ул вазифаны Урта Шөнгә йөкләгәннәр. Өч авылда барысы бергә 1780 кеше яши. Өчесендә дә мәчет, зират, мәдәният йорты бар. Сосмак белән Түбән Шөндә фельдшер-акушерлык пункты, ә Урта Шөндә амбулатория эшләп килә. Амбулаториядә теш табибы да бар икән. Өч авылда да сыер көтүе чыга.
Түбән Шөн — язучы Ләбибә Ихсанова, шагыйрь Рафаэль Сибат, Советлар Союзы герое, полковник Фәйзрахман Сабиров авылы. Рафаэль Сибатның Түбән Шөн турында матур шигыре дә бар.
«Куе караңгылык. Йолдызлар юк.
Тик җанымда яна Рух — шәмем.
Туйдым фани гамьнән… Үтмә ямьнән.
Туган авылкаем — ух, Шөнем!»
Урта Шөн белән Түбән Шөндә балалар бакчасы, мәктәп тә гөрләп тора диярлек. Шулай да балаларның, яшьләрнең кимүе генә җитәкчелекнең дә, халыкның да җанын кимерә икән.
— Күп яшьләр Казан ягына тартыла. Авылның төп халкы — урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр.
Безгә авылда рәхәт. Тик авылда эшләргә яраткан кеше генә яши. Хәзер яшьләр күбрәк тиз һәм җиңел акчалар артыннан чаба. Безнең тәрбия дә башкачарак булгандыр инде, — ди Фәнис Ибраһимов.
Элек гөрләп торган авыл була бу. Русча әйткәндә, «мощный» колхозлары да була шөнлеләрнең. Заманында «Сталин» исемен йөртсә, аннары хуҗалыкны «22нче партия съезды исемендәге күмәк хуҗалык» дип атый башлыйлар. 2009 елда банкротлыкка чыкканчы хуҗалык «Вятка» исемен дә йөртеп алырга җитешә. Аннары инде «Аллаһы Әкбәр» була. Хуҗалык гөрләп торган заманнарда спортзал, клуб, мәдәният йорты, музей төзелә.
Хәзерге көндә кайбер кеше фермерлык белән шөгыльләнә, халыкның күбесе район үзәгенә барып эшли икән. Әле вахта автобуслары туктавы гына җайланган эшнең ритмын бозып җибәргән. Авыл халкы да нәрсә булып бетәр дип борчыла. Ни дисәң дә, ун алты чакрым җәяү йөри торган юл түгел.
Кунак булсаң, тыйнак бул — төп шигарь
Киров өлкәсендә татар авыллары бармак белән генә санарлык. Нократ Аланы районында исә дүрт татар авылы исәпләнә. Халкына килгәндә, Урта Шөндә, Түбән Шөндә, Сосмакта да татарлар яши. Бер биш-алты гына рус гаиләсе исәпләнә икән.
Халык дигәннән, Шөндә бик тыныч, бик әдәпле, бик тыйнак халык яши дип сөйләгәннәр иде миңа. «Мәет чыккан кебек», — дип тасвирлады бу якларда туйда булган Татарстан кешеләре. Бу инде кычкырып сөйләргә, акырып җырларга, түшәмгә сикерә-сикерә биергә, үз кагыйдәләреңне билгеләргә кирәк түгел дигәнлекне аңлата, ди. Җирле халыкның авыр күз карашын тойсагыз, моны арт ягыгызны кысып, матур һәм тыныч кына утырыгыз дигән сигнал дип кабул итегез. Ккунак булсаң, тыйнак бул.
Әдәплелек белән тыйнаклыктан кала Шөн халкы аеручы ягымлы да икән. Матур-матур сүзләр белән ягымлы итеп елмаеп сөйләп җибәрәләр. Анысы бәлки кешесенә дә караптыр, әмма гомумән алганда минем сүзләрдә хаклык бар.
Түбәле ишегаллары
Халык юкка гына «киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар» димәгән инде ул. Авылга килеп керү белән йортларга күз төште. Дөресен әйтим: төрлесе бар. Заманчасы да, борынгысы да, тышланганы да, тышланмаганы да, әмма гомуми алганда Шөннәр — төзек авыллар. Бары тик берничә генә ташландык йорт күрергә була биредә. Күп кенә йортлар үзебезчә татарча итеп бизәлгән, ул орнаментлы тәрәзә кырыйларының матурлыгын әйтәсе дә юк инде. Ике катлы йортлар күп булмаса да, алар урынына ике гаражлылары бар. Болары өскә түгел, яң-якка таба киңәйгән йортлар. Кирпечтән төзелгән сарайларны да бу авылда очратырга була. «Киеменә» карап та, Шөндә ярлы халык яши дип әйтеп булмый.
Монда кайбер йортларның бер үзенчәлеге бар: ишегаллары, сарайлар, абзарлар, гараж һәм өй бер түбә астында. Без бит, гадәттә, ишегалдын ачык һавада итеп күзалларга өйрәнгән. Ә Шөн халкы кар көрәүдән шулай оста котылган. Шулай да, мал асраучылар бер түбә астында яшәүне өнәми. Аңлагансыздыр инде: ул кешеләр саф һаваны өстенрәк күрә һәм кар көрәргә дә күбрәк яраталар.
Ремонтка мохтаҗ биналар
Авылларда авыл советы бинасын флагка карап таба торган гадәт бар безнең. Урта Шөндә бер йортның капкасында да Россия флагы җилфердәп тора иде. Инде гөнаһы үземә булсын: «Нүжәли авыл советы йорты бу?» — дип уйлап куйдым хәтта. Шундый патриот халык яши икән монда дигән уйларны кире куып таратырга туры килде. Ахырдан таптык: Урта Шөн авыл советы ике катлы кирпеч бинада урнашкан булып чыкты. Каршында гына Урта Шөннең мәдәният йорты. Халыкның әлеге дә баягы «тыштан ялтырый, эчтән калтырый» дигән сүзләре бар бит әле. Монда да шундыйрак хәл, әмма киресенчә. Тыштан калтыраган кебек биналарның эчендә гөрләп эшләп утыралар. Кабинетлары төзек, матур, җылы.
Тагын күңелнең бер өлешен кетер-кетер кимергән әйбер турында әйтми булмый икән. Авыл советы бинасы янында гына ике катлы бина бар. Ә эчендә музей. Әлеге музейны Социалистик Хезмәт Герое Таһир Галиәхмәтов ясаткан була. Тик музей хәзер эшләми. Икенче кат тулы экспонат, күпме тарихи документлар, фотографияләр, кораллар, киемнәр, борынгы акчалар, гомумән, Шөннең тарихы ярылып ята бит бу музейда! Әмма җылылык юк, ут юк, ремонт юк — бернәрсә юк. Зур ишекләрне шыгырдатып ачып, тузан арасында элекке заманга кайткан кебек гаҗәпләнеп йөрдек тә, зур ишекләрне шыгырдатып бикләп, чыгып киттек.
«Нигә эшләми бу музей? Мондый музей бөтен авылда да юк бит», — дим. Кызганыч, җавап финансларга барып тоташа. Әзрәк заманчалык рухы өреп, тузаннарны сөрткәләп, стеналарны матурлап, якты утлар кушып, балкытып куйсаң, һәр кунакны алып кереп, шаккаттырып чыгара алырдай музей бит ул.
Шөн хоккейчылары — өлкә чемпионнары
Урта Шөн авылында тимераякта шуу сезоны ачык дип игълан иткәннәр инде. Итмәслек түгел — авыл малайлары хоккей буенча өлкә ярышларында медальләрне ура гына, ди. Алар атнасына берничә тапкыр, мәктәптән соң тимераякларын җилкәләренә асып, авыл читендәге шугалакка юл тота. Анда инде тренерлары — бу эшкә фанатларча карый торган Рәзил Нурмөхәммәтов көтеп тора.
Шугалак гади корт кына түгел, тиешенчә җиһазландырылган. Җылы киенү бүлмәләре дә, якты утлары да уйланып эшләнелгән. Бозны да катырырга өлгергәннәр. «Без иң беренче булып катырабыз. Хоккей командасы әйбәт безнең», — ди авыл җирлеге башлыгы. Без данлыклы «Шунские барсы» командасы белән таныша алмый калдык, әмма кем белә, бәлки киләчәктә КХЛ, НХЛда Нократ буенда тәгәрәп үскән Шөн малайлары да йолдыз булып танылыр.
«Казаннан авылга татар мәктәбе булган өчен кайттым»
Урта Шөннең дә, Түбән Шөннең дә мәктәпләренә «ревизия» ясап чыктык. Ике авыл мәктәбе берләштерелгән — ул да булса Урта Шөн урта гомуми белем бирү мәктәбе. Ягъни, алар «күрше авыл мәктәбе» дип сөйләшмиләр, ә «безнең мәктәпнең икенче корпусы» дип әйтәләр. Ике мәктәпкә дә бер директор. Әле директорлары Үзбәков Марат Равил улы бу мәктәптә, бу авылда 31 августтан гына эшли икән. Бу авылда дип аерып әйттем, чөнки Марат Равил улы көн дә Кукмарадан килеп-кайтып эшләп йөри. Иртән утыз, кич утыз чакрым юл дигән сүз бу. Шөндә директор булырга чакыргач, ул Казаннан ук кайта. «Татар мәктәбе булган өчен кайттым», — ди үзе.
— Кукмарада мәктәптә укыттым, тик кыскартуга эләгеп, сәгатьләрем кимеде. Аннары Казанга күченеп, Казан технология көллиятендә эшләдем. «Урта Шөн мәктәбендә директор вазифалары бушады. Кире үзегезгә кайтырга теләмисезме?» — дигән хәбәр килде, конкурска чакырдылар. Мәктәптә эшләргә яратам мин. Аннары, әниләр дә Кукмарада, картлык көнендә аларны калдырып китү дөрес булмас иде.
Мине рус мәктәбенә дә директор итеп чакырганнар иде. «Юк, мин бармыйм», — дидем. Урта Шөнгә дә татар мәктәбе булган өчен кайттым, — дип сөйләде Марат Равил улы.
Урта Шөн мәктәбендә татар теле буенча халыкара олимпиада җиңүчеләре укый. Татарстаннан читтә яшәп тә, саф татарча сөйләшеп, ана телен су урынына эчәргә була. Тик укытучылар: «Киләчәктә җиңүчеләр әзерләп булыр микән ул?» — дип төшенкелеккә бирелгән. Чөнки татар теле һәм әдәбияты дәресләре бик әз укытыла.
Татар теле һәм әдәбияты белгече Гөлнара Рәшит кызы Зыятдинова Урта Шөндә башлангыч сыйныфларда белем бирә, урта сыйныфларда татар теле дәресләре үткәрә. Ул — татар теленнән төбәкара, халыкара олимпиада җиңүчеләре әзерләгән укытучы.
— Рус төбәкләрендәге татар авылларында яшәүче балалар да татар теле буенча олимпиадаларда җиңә ала. Тик алга таба җиңүләребез булыр микән... Чөнки безнең сәгатьләр бик әз. Ярты сәгать эчендә дәрес биреп булмый бит, — ди ул.
Урта Шөндә урта белем бирү оешмасы булса, икенче корпус дип аталучы Түбән Шөндә башлангыч сыйныфлар һәм сигез белән тугызынчы сыйныф укучылары гына белем ала. Гадәттә, кайбер классларны гына бүлеп укыту дигән нәрсәне еш күрергә туры килми. Бер елны унынчыга калучы бала булмый икән, шунда ук унбер еллык мәктәптән тугыз еллыкны ясап куялар. Икенче елга унынчыга ун бала калам дисә дә, егерме бала калам дисә дә, ул мәктәп кыскартылып кала шулай.
Ә менә Түбән Шөндә сигезләр белән тугызлар рәхәтләнеп үз авылларында укыйлар. Моны мәктәп директоры классларның комплектациясе белән аңлатты: «Түбән Шөндә бүтән классларда комплект тулмый. Ә сигезенче, тугызынчы классларда Урта Шөндә тулы комплектация, ике класс ясап булмый. Бу корпуста исә укытырга мөмкинлекләр бар», — диде ул. Укытучыларга гына бераз читенгә туры киләдер: фән укытучыларына ике авылда укытырга туры килә бит.
Беренче корпуста - 82, икенчесендә 25 бала белем ала. Әле өченче корпуслары да бар. Анысы ике авылга 36 бала йөрүче балалар бакчасы. Икесе дә кирпечтән төзелгән ике катлы бина. Авыл мәктәпләренә генә хас икенче төрле бер атмосфера хөкем сөрә бу мәктәпләрнең эчендә. Ишектән үк каршы алган ягымлы апалар да, алардагы гадилек тә, диварлардагы рәсемнәр дә, Советлар заманыннан калган лозунглар да, салкынча уку кабинетлары да, кызыксыну белән текәлеп тә, оялып та караучы балалар да — һәммәсе. Шәһәр мәктәпләре алай түгел, район үзәкләрендә дә юк әле ул. Авылларда гел шулай, авыл мәктәпләренең романтикасы көчле.
«Шөндә Азинга түбәтәй кидертәләр»
Шөн - ил тарихында эз калдырган авыл. 1919 елны шушы җирләрдән Гражданнар сугышы үтә. Нократның уң ягында Азин җитәкчелегендәге данлыклы 28нче дивизия, сул ягында — Колчак армиясе була. Ул елларның кайтавазы булып, Түбән Шөн авылына кергәндә сул якта туганнар каберлегендә истәлек ташы тора.
1919 елның май аенда акларга каршы канлы көрәш алып барган азинчыларны авыл халкы хәтерли. Азинны күргән кешеләр күптәннән бу дөньядан китсәләр дә, оныклары, балалары аларның сөйләгәннәрен исләрендә калдырган. «Ерак әбием Түбән Шөн халкының Азинга түбәтәй кидертүен сөйли иде», — ди Шөндә яшәүче Рушания ханым.
Шөннең тарихы моның белән генә бетми әле. Түбән Шөндә 1780 елда төзелгән борынгы мәчет һаман эшләп килә. Дөрес, карап торышка бу мәчет 200 ел элек төзелгән кебек түгел. Аны матурлаганнар, тышлаганнар, әмма чал тарихлы бина икәнен һәммә кеше белә.
Йомгаклап…
Кукмара районыннан дүрт чакрым ераклыкта урнашкан бу татар авыллары шулай яшәп ята. Авылга ике яктан ике елга агып кереп, бергә тоташкан җирне, елга үзәннәрен, урманлы ярларын, Нократ ярларына утырып балык тотарга яратучы халкын күрер өчен булса да килерсең бу якларга.
Аннары, бу авылда өстәл артына утыртып, кыстый-кыстый ашатмыйча җибәрмиләр. Өйләрдән авыр-авыр атлап, мең дә бер рәхмәт әйтеп чыгучы кеше күрсәгез, алары кунак булыр. Аларның арттларыннан тиз-тиз генә йөгереп: «Әз бүлгәнмен бит, ашамадыгыз да инде. Тагын килегез, яме?» — дип калучылары хуҗалар булыр.
Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Урта Шөн авыл җирлегенә сәяхәтебезне авыл җирлеге башлыгы Фәнис Ибраһимовның сүзләре белән тәмамлыйсым килә.
«Зур шәһәрләрдә кая барып була? Анда көнен табарга, ул җиргә барырга кирәк. Ә монда бакчага чыктың — табигать. Инешкә төштең — тынычланып кайтасың. Нократ үзе бөтенләй икенче дөнья. Мин юләрдер инде, мөгаен. Романтик. Тормыштан гел позитив эзләргә, рәхәт итеп яшәргә тырышырга кирәк. Проблемалар турында гына уйламаска, алар бер дә бетми бит».
Галерея: Киров өлкәсенең Урта Шөн авылыннан репортаж