news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ябыгу өчен дару эчкән үсмер реанимациягә эләккән: тагын шул популяр БАД гаепле

news_top

Мәктәп укучысы, ябыгу өчен дару эчеп, реанимациягә эләккән. Бу хакта «РЕН ТВ» хәбәр итә. Беренчел мәгълүматлар буенча, малайга «психотроп матдәләр белән агулану» диагнозы куелган.

Хәзерге вакытта 13 яшьлек яшүсмер реанимациядә. Аның хәле авыр, дип бәяләнә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, агулануның сәбәбе булып, яшүсмерләр арасында популяр булган «Молекула» БАДы тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, малай актер һәм еш кына төрле театрларда уйный.

Күптән түгел яшүсмерләр арасында популяр булган «Молекула» БАДында наркотиклар табылуы турында хәбәр ителде. Препаратны анализлаганнан соң, анда Россия законнарында тыелган матдәләр исемлегенә кергән сибутрамин табылган.

Моңа кадәр дә «Молекула» һәм «Молекула плюс» БАДларын кабул иткән кызлар кәефләренең кискен начараюына зарланган хәбәрләр чыккан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар