Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгу өчен кулланыла торган популяр БАДта наркотиклар табылган

news_top_970_100

Ябыгу өчен популяр булган «Молекула» һәм «Молекула плюс» БАДларында сибутрамин наркотик матдәсе табылган. Бу хакта, тиешле экспертиза уздырганнан соң, «Известия» хәбәр итә.

Препаратны тикшерү өчен «Антиконтрафакт» Халыкара ассоциациясе лабораториясенә биргәннәр. Анализдан соң, анда Россия кануннарында тыелган матдәләр исемлегенә кергән сибутрамин табылган.

Шулай ук аның аерым капсуладагы дозасы да күп сораулар тудырган – максималь рөхсәт ителгән доза 15 мг булса, монда ул 16,7 мг.

«Капсулада 16,7 мг – ул хәтта максималь дозадан да күбрәк, бу – мондый препаратны аеруча куркыныч итә, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә», – дип сөйләгән дару һәм башка продукция сыйфаты экспертизасы оешмалары Ассоциациясе президенты Сергей Зеленец.

Билгеле булганча, препаратны кулланучылар бу даруның башка симптомнар китереп чыгаруына зарланды. Аны теләсә кайсы даруханәдә рецептсыз сатып алырга мөмкин, бу – кануннарны тупас бозу булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100