Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңгырсыз авыл (Ралина Заһидуллина)

Сез гыйбәрәләргә ышанасызмы? Мин ышана башладым. Электән үк әби-бабаларабыз әйтүенчә, озак вакыт яңгыр яумаса, димәк, җир өстендә күмелмәгән мәет бар.

news_top_970_100

Авыл халкы яңгырга сусаган чак. Өченче ай ялгыш та бер тамчы тамганы юк. Куереп-куерып кара болытлар килә дә, авылны әйләнеп уза. Ни галәмәттер! Әйтерсең, авылы белән каргаганнар! Тау башына менеп, Ходайдан яңгыр сорап төшүчеләр дә булды, төне буе йокламыйча дога укып чыкканнар да… Чәчелгән орлыклар тишелмәде, елгадагы сулар да, кырлар да тәмам кибеп бетте. Ахырзаман җиткән сыман тоелды.

Закирның югалганына бер ел. Бер төнне ул гаиләсендә шактый ызгыш-талаш тудырып, юләрләнгәнче эчеп, чыгып киткән. Кеше сөйләгәнчә, ул өч баланың берсе дә аныкы түгел икәнне 15 ел үткәч кенә белгән. Шул сәбәпле, Закир башын югалтырлык дәрәҗәдә эчкән дә, хатынына рәнҗеп, өйдән чыгып киткән. Монда кемне гаепләргә дә белмәссең. Шул вакыттан бирле аны таба алмыйлар. Тыкрыклар, урманнар, басулар, таулар, кырлар, иске йортлар, су аслары — гомумән, эзләмәгән җир калмады. Кич клубка чыккан егетләр дә күче белән авылны әйләнеп йөрде. Кайда югалырга мөмкин соң бу адәм актыгы?!

Шулай бер төнне яшүсмер малайлар кич утырырга чыкты. Аларның урамда үзләренә гел кызык эзләп йөргән чаклары. «Кызык» сүзе урам телендә ул бакча басу, берәүнең кыярын, кишерен урлауны аңлата. Раил исемлесе дусты Фидаилне (кушаматы Федя) югары очтагы бакчага «ревизия» үткәрергә дәште.

— Туйдырды күрше тәтәй яшелчәләре, алмалары да әче. Әнә Хәсән бабайның бакчасында кытай алмалары үсә, шунда меник, — диде.

— Хәсән бабай безгә күктән карап, ачуланмаса ярый инде, — дип җавап кайтарды Федя, елмаеп.

Хәсән бабай үлгәненә өч ел. Аның агач ызбасы бүген ташландык булып калды. Аның бөтен тормышы бакча булганлыктан, өен бөтенләй карамый иде. Әмма бакчасы нинди бит! Ике елга бер телеңне йотарлык алма китергән алмагачлары, аның кызарып пешкән чияләре, карлыганнары, чәчәкләре… Үзе исән чагында, әлбәттә. Хәзер, кызганыч, каты куралар, чүп үләннәре басып алган. Югары очта урнашканга күрә, кеше дә сирәк йөрде. «Караңгы урам» дип йөртәләр иде ул якларны. Хәтта кеше йөргән сукмакка да чирәм үскән.

Раил белән Фидаил фонарьларын яктыртып, менеп җиттеләр. Рәшәткә аша сикереп чыгып, кытай алмагачын эзләргә тотындылар. Аякларын тигәнәкләр сырып алды, бертуктаусыз черкиләре бәйләнә.

— Сүндер әле утыңны, юкса үзебезне ашап бетерәләр монда. Таланып кайтабыз бит! — дип куйды Раил, башына кара копюшонын киеп.

— Минем «куриная слепота» бит, брат, аермыйм - кешеме бу, агачмы, — дип шаярды тегесе.

Бер уйласаң, кирәкме инде ул аларга шул алмалар? Ә яшьләргә кызы-ы-к.

Раилнең аягына сырганак ябышты. Корыган бер агачка сөялеп, зурларча сүгенеп, шуны куптарырга кереште ул. Федя фонарьны кабызды. Бер дустына, бер алмагачларга таба яктыртып уйный башлады.

— Кушкансың икән утны, тот инде туры гына! Дискәтүктә түгел, — дип әйтеп салды Раил.

Утны салмак кына яктырта башлады Федя. Акрын гына өскә, акрын гына аска… Күзен дә кысып уйната башлады ул. Әллә ялгыш күренә инде?

— Раил, — ди бу, — минем тавык сыман төнлә начар күрүем хәерлегә түгел бит, әнә агач башыннан Хәсән бабай безне күзәтә.

Караш ут яктысына, өскә юнәлде. Чыннан да, корыган агачның бер ботагында кеше шәүләсе иде.

Алга таба ни булганың күзаллыйсыздыр. Малайлар алны-артны күрмичә, кычытканнарны сизмичә, рәшәткә аша ничек сикереп чыкканнарын аңламыйча да калдылар. Аннан аскы урамга чаба-чаба төшеп киттеләр.

Алар күргәнне бөтен авыл белде. Шул ук төнне олылар, яшьләр Хәсән бабай бакчасына юнәлде. Малайлар дөрес күргән, әмма бу җен дә, шәүлә генә дә, Хәсән бабай да түгел иде. Бу бер ел элек өеннән чыгып китеп, асылынып үлгән Закирның мәете иде. Менә кайда булган ул…

Икенче көнне бөтен авыл ирләре белән җыелышып, мәетне зират кырыена күмделәр. (Үз-үзенә кул салучыларны зират эченә күммиләр шул). Ә аннары озак итеп намаз укыдылар. Бөтенесе укыды. Ходайга ышанмаган бәндәләрнең дә күңеле бу юлы йомшарган иде.

Ә кичкә беләсезме нәрсә булды? Күкләрне дөбердәтеп, яшен яшьнәтеп, чиләктән койган төсле яңгыр яуды. Ниһаять, яңгыр…

Тормышта мондый вакыйгалар булып торганда, ничек халык әйтеменә ышанмаска?! Тормыш ышандыра икән шул… Үз күзең белән күреп, дөреслеккә инанасың.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100