Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңача Хәтер көне: шәүвәлнең 13 нче көнендә корбаннарны дога белән искә алачаклар

Һиҗри ел буенча шәүвәл аеның 13 нче көне — Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынган көн. Моңа кадәр Хәтер көне милади буенча - 15 октябрьдә билгеләп үтелсә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Хәтер көнен ел саен мөселман календаре буенча үткәрергә дигән карарга килде.

news_top_970_100
Яңача Хәтер көне: шәүвәлнең 13 нче көнендә корбаннарны дога белән искә алачаклар
ТР мөселманнары Диния нәзарәте

Аксакаллар Казан ханлыгының ислам мәдәнияте чәчәк аткан мөселман дәүләте булуын искә төшергән, анда гарәп язуы һәм һиҗри календаре кулланылганны искәртеп узган. Шул нисбәттән, Казанны яулап алганда һәлак булганнар истәлегенә хөрмәт күрсәтүне шәүвәлнең 13-нче көнендә башкарырга тәкъдим иткәннәр. Милади буенча Казан ханлыгы 1552 елда алынса, һиҗри исәп буенча 959 нчы елда дәүләтебезгә шушы фаҗига килә. 

«Һәр халыкның үз шәһитләре бар. Татарлар өчен ул, беренче чиратта, Казан алынганда һәлак булучылар. Өстәвенә, 1552 елгы вакыйгалар изге Рамазан ае көннәрендә барган. Безнең бурыч — аларны истә тоту, үз тарихыбызны өйрәнү һәм үсеп килүче буында халкыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү. Әмма 1552 елдан соң да татар халкы тарихында үз гомерен дин, Ватан, милләт хакына корбан иткән шәһитләр күп булган. Шуңа күрә аларны да истә тоту мөһим. Мин Хәтер көнен татар милләтенең барлык каһарманнары һәм батырлары истәлегенә багышларга тәкъдим итәм», — дип фикерен белдергән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

«Интертат» бу карарга мөнәсәбәтле фикерләр туплады. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла: 

— Һиҗри булгач, күчеп йөри бит ул. Ә аның көне билгеле бит. Көз көне яулап алганнар Казанны, ничек күчереп була соң аны, ничек майда искә аласың аларны?! Бу кеше башын бутау дип атала, дөресен әйткәндә.

Аларның бүтән эшләре юкмы әллә?! Мәгънәсен күрмим болай күчереп йөртүнең. Ул бит дини бәйрәм түгел. Шәһит киткәннәр рухына дога кылу беркайчан комачауламый анысы, кылсыннар, ә дөньяви яктан шулай ияләнгән бит инде ул, нәкъ шул яулап алган көнне искә төшерәбез.

Әл-Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин: 

— Элек революциягә кадәр бөтен галимнәребез, шул исәптә, Шиһабетдин Мәрҗани һиҗри ел белән яшәгән. Революциядән соң ул бетте, милади ел буенча Григориан календаре белән яши башладык. Революциягә кадәр туган көннәр, Рамазан айлары, Корбан гаете һиҗри календарь буенча иде. Хәтер көне Шәүвәл аеның 13 нче көненә туры килә. Шиһабетдин Мәрҗани үзе язып калдырган: килер шундый заман, мөселманнар мөселман айларын онытырлар, ди. Бездә кеше Рамазан аен гына, кайберәүләр Шәгъбән аен гына белә бит.

Яңа елны 31 декабрьдә үткәрәләр. Шулай ук Искечә Яңа елны да билгеләп үтәләр. Монда да нәкъ шулай үткәрсеннәр Хәтер көнен: Һиҗри ел буенча шәүвәлнең 13 нче көнендә, милади ел буенча октябрьдә. Нәрсәсе бар соң аның? 13 нче шәүвәл җиттеме, мөфтинең тәкъдиме буенча Батырлар көне дип билгеләп үтик, октябрьдә Хәтер көне булсын.

Башка әйберләрне без бит Һиҗри ел буенча шулай, Милади ел буенча болай дип сөйләп барабыз. Беркем бернәрсә әйтми, бөтен кеше разый. Ул башта гына сәер тоела, аннары бөтен кеше күнегә инде шуңа. Моны без дә алып бармасак, кем алып барсын? Христианнарда да шулай бит: Яңа стиль буенча, Иске стиль буенча диләр.

 Россия ислам институты ректоры, Россия ислам мәгарифе советы рәисе Рафыйк Мөхәммәтшин:

— Календарь элек тә шулай булган бит инде. Мөселман дәүләте, Казан ханлыгында да һиҗри буенча яшәгәннәр. Аксакаллар шурасы шулай кабул итте, Диния нәзарәтендә моның белән килештек. Безнең өчен иң мөһиме билгеләп бару, аерым дата булу-булмавы — анысы икенче мәсьәлә.

Диния нәзарәте Хәтер көнен уздырачак дип сөйләштек. Диния нәзарәтенң шундый позициясе. «Октябрьдә уздырмагыз, без шулай эшлибез» дип әйтергә җыенмый инде беркем дә.

Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев:

— Уйлап карасаң, аермасы нәрсәдә? Григориан календаре буенча яшибез, мөселман бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Алмаштыруның принципиаль аермасын күрмим. Бездә бит инде күнегелгән аны октябрь уртасында искә алырга. Аннары аның бит көне календарьгә бәйләнмәгән, ул бит көз көне булган. Мәсәлән, һиҗри ел буенча кыш уртасына туры килә ди, аның мәгънәсе каламы, юкмы? Телисеңме, теләмисеңме, барыбер октябрь безнең тарихи хәтергә көз буларак кереп калган, шуңа күрә хәзер күчерүнең мәгънәсе бармы? Мөгез чыгару өчен генәме икән, белмим. Чыгасы кеше барыбер октябрьдә искә алачак элеккечә.

Язучы Рабит Батулла: 

— Әллә ниләр кыландырдылар инде шул хәтер көне белән. 2 нче октябрь бит инде. Мин аңламыйм аны. Аннары гыйнвар, июнь, июльләрдә дә үткәрү буламыни? Эшләре юк икән аларның. Эше булмагач, аптырый инде. Ничек бар, шулай булырга тиеш. Шәһәр, авыл исемнәрен үзгәртүгә каршы мин, атлаган саен полиция, милиция үзгәртүләргә. Алар бөтенесе кеше кесәсеннән чыга торган акча бит. Нигә алар юк белән шөгыльләнәләр? Тарихи дата шулай калырга тиеш. Андый чүп-чар мәшәкатьләр белән шөгыльләнүче бик зур кешеләрне кызганам да хәтта.

Тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов: 

— Елдан ел узса, кеше күп катнашса, догалар укылса, мәчетләрдә Хәтер сакланып, башка буыннарга тапшырылса, мин уңай карыйм. Бу шәүвәл аеның 13 нче көнендә уза торган Хәтер көне октябрь аенда традицион уза торган хәтер көненә капма-каршы куелмаса, октябрьдә традицион рәвештә чаралар, фәнни конференцияләр үтсә, шәүвәл аендагы хәтер көне бары тик өстәмә яңа дата булып калса, бик яхшы булыр иде. Мөселманнар ай календаре буенча яшәсә, күпчелегебез хәтер даталарын традицион кояш календаре буенча билгеләргә ияләшкән.

Тарихчы, этнограф Дамир Исхаков: 

— Мәчетләргә йөрүчеләр, намаз укучылар җыелышып, Хәтер көнен шул вакытта билгеләргә сөйләштеләр. Намаз укымаучы, мәчеткә йөрмәүчеләр дә бар, алар 15 нче октябрьдә чыгып үткәрә алалар. Болар бер-берсенә каршы килми.

Мондый әйберне мөмкин дип саныйм мин, чөнки ул вакыйга булган айда үткәрергә була. Бу мемориаль дата була инде. Ул шул булган ел исәбендә үткәрелергә тиеш чынлыкта, хәзерге христиан календарена күчмәсәң дә ярый. Татарлар бит мөселман календаре буенча яшәгән, шул вакытта булган вакыйга ул. Чыгасы килгән кеше октябрьдә чыга, андый каршылык салынмаган бу карарда.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100