Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел ялларында Татарстан районнарында нинди чаралар булачак?

Татарстан халкы өчен Яңа ел ялларында өч йөздән артык бәйрәм чарасы әзерләнгән. Ул чаралар каникул яллары беткәнче дәвам итәчәк. Кайбер районнарда «стандарт» программа, ягъни Яңа елны каршы алу һәм ачык һавада балалар өчен күңел ачу гына булса, кызыклы чаралар тәкъдим итүче районнар да бар.

news_top_970_100
Яңа ел ялларында Татарстан районнарында нинди чаралар булачак?
Владимир Васильев

Районнардагы бәйрәм чаралары нигездә ачык һавада, үзәк чыршы янында, паркларда уза. Көндез балалар өчен уеннар оештырылса, кич зурлар өчен күңел ачу чаралары була. Шулай ук мәдәният йорты, музей, китапханәләр дә читтә калмый, анда төрле кичәләр, мастер-класслар булачак. Яңа ел өстәле артыннан торып, спорт белән шөгыльләнергә теләк зур булмаса да, ярышларда да катнашырга мөмкинлек туачак.

Районыгызда үзегез өчен кызыклы чара юк икән, бәлки күршеләргә барып килергәдер? Кайбер районнарда мәдәният тармагында эшләүче кешеләр гади генә чаралары турында да күңелләрен биреп, яратып сөйли, ә кемнәрдәдер Яңа елны каршы алу шатлыгына караганда иске елны озату кайгысы зуррак бугай, яки эшләре бик тыгыздыр.

5 гыйнвар көнне Кукмарада зур фестиваль - «Итек-фест» үтәчәк. Ул сәгать унда Комсомол мәйданында була, фестивальдәге концертта Фирдүс Тямаев һәм башка эстрада йолдызлары чыгыш ясаячак.

Мамадыш мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов Яңа ел каникуллары вакытында ипподромда атта йөрү, чаңгы, чана, тимераякта шуу мөмкинлеге булачакны әйтте. Аларда февраль аенда «Чана-фест» узачак. Узган елны фестивальдә космик кораб, мич, паровоз формасындагы чаналар тәкъдим иткәннәр, күрше республикалардан да кунаклар килгән. Мамадышлар үрнәгендә күп кенә башка районнар да ул фестивальне гадирәк формада үткәрә.

Әгерҗе районында «Чана-фест» беренче тапкыр узачак. Аны 7 гыйнвар көнне «Орешник» паркында оештырачаклар. Анда быел беренче тапкыр «боз сарае» да ясаганнар.

Чирмешәндә шулай ук «Чана-фест» узачак. 7 гыйнвар көнне бик зурлап Раштуа бәйрәмен үткәрергә уйлыйлар. «Безнең районда төрле халыклар булганга, Раштуаны зур итеп уздырабыз: кайнар чәй, коймак, ярминкә — барысы да булачак. Самара өлкәсеннән артистлар чакырырга уйлыйбыз. Анда кинолардагы кебек җылы, рәхәт бәйрәм атмосферасы булачак», — дип сөйләде район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлмир Жорин.

Әккәрәй авылында үзенчәлекле су коену көне дә була. Әккәрәй моржлары - өлкәннәр, апалар, абыйлар бәкегә су коенырга төшә. Анда төрле костюмнар киеп килүчеләр дә була. Әлмир сүзләренчә, елга тирәсендә сихри геройларны - Русалка, Нептунны да күреп була.

Азнакайда 8 гыйнварда сәгать унда Р.К. Ишкәев исемендәге балалар ял паркында шулай ук «Чана-фест» үтәчәк. Яллар вакытында эстрада йолдызлары концертын карыйсыгыз килсә, Азнакайга барырга кирәк. 31 декабрь көнне булачак бәйрәм концертында 19:30да Фирдүс Тямаев чыгышы көтелә. Район мәдәният йортында 2 гыйнвар көнне 17:00дә «Кыю кызлар» дуэты, 4 гыйнварда 17:00дә — Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, 6 гыйнвар — Ринат Рәхмәтуллин, Ландыш Шәрәфиева, 7 гыйнвар — Резидә Шәрәфиева, Рафаэль Якупов концертлары булачак.

Балтачта да 4 гыйнвар көнне мәктәп укучылары арасында «Чана-фест» узачак. Каникулларда балалар өчен кинофильмнар, күңелле тамашалар, ярышлар үтәчәк. 6 гыйнвар көнне Бөтенроссия хоккей ярышы булачак.

Мөслимдә 31е көнне узачак «Яңа елга серле тамаша» кичәсендә Мөнир Рахмаев катнашачак, тамаша 19:00 сәгатьтә башланачак.

Апаста зур салют белән кызыктыралар. «31 декабрь көнне кичке унда Казанныкы кебек көчле салют булачак. Каникулларда кинотеатрда балалар өчен мультфильмнар күрсәтеләчәк», — дип сөйләде мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев. 

Сарманда шулай ук кинотеатрда балалар өчен кинофильмнар күрсәтү, итекле футбол булачак. 4 гыйнвар көнне сәгать тугызда Бөек Ватан сугышы һәм Туган якны өйрәнү музеенда балалар өчен чүлмәк ясау буенча мастер-класслар булачак, анда алдан язылырга кирәк. 

6 гыйнварда 14:00 сәгатьтә район мәдәният йортында Адыгея республикасының атказанган артисты Achmiz adam белән бушлай музыкаль-әдәби очрашу, сәхнә осталыгы буенча мастер-класс булачак.

Арчада 28 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр үзәк стадионда «Елки-маркет» узачак. «Анда дүрт милли йорт булачак, берсендә балалар өчен мультфильмнар күрсәтү, мастер-класслар уздыру каралган. Төрле сувенирлар тәкъдим ителәчәк. Яллар вакытында шулай ук музейга килергә мөмкин», — дип сөйләде мәдәният бүлеге белгече Гөлүсә Сәлимҗанова.

Менделеевскида 7 гыйнвар көнне 11:00 сәгатьтә «Ушковские острова» паркында «Раштуа ярминкәсе» узачак. «Ярминкәдә сувенирлар тәкъдим ителә, концерт, милли уеннар, кул эшләре күргәзмәсе, ат чанасында йөрү мөмкинлеге булачак», — дип сөйләде районның мәдәният идарәсе методисты Рәмзия Хәйруллина.

Әтнәдә 31 декабрь көнне үзешчәннәр концерты булачак. Яллар вакытында Әтнә театры авылларда спектакль күрсәтәчәк. Район Мәдәният йортында 4 гыйнвар көнне Морат Гайсин, 6 гыйнвар — Илшат Сафин, 8 гыйнвар — Ришат Фазлыйәхмәтов концертларына барырга мөмкин.

Актүбә бистәсендә 7 гыйнварда 17:30 сәгатьтә — Илнар Миранов, 9 гыйнвар — Алсу-Азат Фазлыевлар концерты булачак.

Питрәчтә дә Яңа ел яллары вакытында үзешчән театрлар авылларда спектакльләр куячак.

Аксубайда Яңа ел каникулларында гаилә белән ял итүгә игътибар биргәннәр. 6 гыйнвар көнне Шәрбән авылында «Самавырлар кайнап тора безнең Шәрбән җирендә» күргәзмәсе белән танышып була. Анда кайнатма, коймак белән самавырда кайнаган тәмле чәйдән авыз итәргә тәкъдим итәләр, чәй эчү серләре белән таныштырачаклар.

3 гыйнвар көнне мәдәният йортында сәгатьләр экспозициясе белән танышырга мөмкин.

8 гыйнвар көнне «Йомычкадан лампага кадәр» дигән экспозиция була, анда шәмнәр, керосин һәм өстәл лампалары тарихы белән таныштыралар.

Алабугада 31 декабрь көнне «Гуляй» паркында узачак бәйрәмдә Россия җырчысы Лада Дэнс чыгыш ясаячак. Ял көннәрендә музей-тыюлыкта Яңа ел уенчыкларына багышланган күргәзмә була.

Саба районы үзәк чыршысы янында, ачык һавада көндез балалар өчен, кич олыларга дигән чаралар булачак. Күп районнарда оешмалар арасында боздан сыннар ясау буенча бәйге бара. Сабада да шундый бәйге була, аларның боз сыннарын күреп, гаҗәпкә калырга мөмкин.

Әлмәттә музейларда балалар өчен мастер-класслар узачак. Шулай ук тавыш кую, суда рәсем ясау буенча мастер-классларда катнашып булачак.

Ютазыда мәдәният бүлеге хезмәткәре Ләйсән Хаҗиева каникуллар вакытында көндез балалар өчен уеннар гына булачагын, ә кич мәйданда музыка гына уйнап торачагын әйтте. 7 гыйнвар көнне Раштуаны бәйрәм итәчәкләр.

Тукай, Лениногорск районнарында да зур чаралар булмавын, авылларда, паркларда күңел ачу чаралары булачагын әйттеләр.  

Башка районнарда да Яңа елны каршы алу һәм балалар өчен күңел ачу чаралары булачак. Бер районда да: «Бездә берни дә булмый», — дигән җавап кайтармадылар. Озын яллар Татарстанның төрле районнары, авыллары белән танышу өчен бик кулай вакыт. Бигрәк тә чит илләргә чыгып йөрү мөмкинлекләре кысылгач, рәхәтләнеп Татарстан буенча сәяхәт итәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100