Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел китергән сөю (Зәмирә Сәмигуллина)

Онытылган бит, яңа елга пилмән ясарга оныткан Хәдия. Башка елны ике атна алдан ясап куя торган иде. Быел кышы да җылы килде.

news_top_970_100

Әллә шуңа күрә декабрь азагы җиткәнен сизми калды кыз. Һава торышы җылы торгач, авылда мал чалырга да ашкынып тормадылар. Чалсалар да, ваклап сатучыны туры китерә алмады. Әй, ярар, монысы булмаса, башкасыннан алырмын әле дия-дия, һаман суза килде. Һәм менә сиңа мә, декабрьнең утызы җиткән. Утыз бере көнне пилмән ясап утырырга һич вакыт юк. Көндез телевизордан концерт карыйсы, кичен клубка чыгасы бар. Елның соңгы көнендә эшләүне яратмый Хәдия.

Пилмәнсез каршылап булмый бит инде елны. Гозерен әйтеп дус хатыны Фаягөлгә шалтыратты. Туңдыргычта бар иде берничә кисәк ит, кил, ошаса алырсың, дигәч, кош тоткандай чыгып йөгерде. Җәһәт кенә алып кайтты туң итне. Күптән тотылмаган иттарткычын эзләп табып, тиз арада чыгарып та куйды. Суган, сарымсагын, тоз-борычын салгач, аш-су бүлмәсенә балачак исе дә таралды.

И-и-и, балачакта әти-әнисе, туганнары бергә җыелып пилмән ясарлар иде. Кеше күрмәгәндә бәхет пилмәннәрен ялт кына бөгә дә куя кызый. Тоз, күмер ише әйберләр салырга курка иде. Камыр эченә камыр салып калдыра. Балачактан ук шулкадәр ышанучан күңелле булган инде. Бәхет пилмәненә дә нык ышана иде. Пилмән ашаганда берәрсенә бәхетлесе эләкмәсә, шул кеше ел буе бәхетсез булыр кебек тоела да, йорттагы кеше санынча ясый иде камырлы пилмәнне. Ашаганда көлешеп тә алалар. Гел апасына әлләничә бәхет пилмәне эләгә. Әтисенә бер дә эләкми кала. Апасының пилмәнне тешләп, шатланып кычкыруы була, Хәдия шалт тегенең кашыгыннан пилмәнне тартып ала да, әтисенә каптыра. Гел апага гына бәхетле булырга дигәнмени? Менә шундый юк-барга ышанып гомер ителде.

Яңа ел җиткәндә күңелне җилкендереп торучы тагын бер нәмәрсә бар Хәдиянең тормышында. Ул — йолдызлар фаразы. Ел төгәлләнергә ике ай кала, бәлки яңа елда килер ул мине бәхетле итәчәк кеше, дип хыялларга бирелеп йөри башлый кыз. Капка ярыгына кыстырылган гәҗитне көтүләп атна үтә. Гәҗит битендә йолдызлар фаразы күреп алса, кулыннан төшермичә тиз генә укып чыга. Шуның өчен генә дә берничә гәҗиткә языла ул. Чагыштырып укый. Ничек шулай туры килә икән. Гел аны гына уйлап язганнар диярсең. Ялгыз Чаян ул гына микән әллә соң? Чаян йолдызлыгы астында туганнар быел үз парларын табачак, дигән бит менә быел да. Узган елны да шулайрак язганнар иде язуын. Гаилә корачак дигәннәр иде. Булмады гына. Елның икенче яртысында дип язганнар иде язуын. Икенче яртысында гаилә корып йөрергә вакыты да юк иде инде Хәдиянең. Кая анда гаилә кору. Елның икенче яртысында бакчада җиләк-җимеш өлгерә, бәрәңге корты җыясы, аннан бәрәңге аласы, каз-үрдәкне эш итәсе. Соң, ноябрь җиткәч, ел бетә инде. Йолдызлар фаразының яңасын көтәсе. Ул елны да авылдагы тракторчы Хәмит кияүгә чыгарга чакырды аны. Фараз бөтенләй үк дөреслеккә туры килмәде түгел. Ну, ул март ае иде. Клубта 8 март бәйрәме хөрмәтенә спектакль уйнап кайтып барганда озата кайтты. «Бигрәк оста уйнадың, артистлыкка китәсең калган сиңа», — ди Хәмит. Йөрәгеннән кош чыгып очкандай тоелды кызга. Их, менә бит, бер кеше булса да күрде талантымны, дип шул минутта Хәмитне кочаклап үбәсе килде. Ә, юк, ярамый. Шул минутта…теге, хыялдагы кәттә егет килеп чыкса. Килеп чыгып, әхә, Хәдия үз кешесен тапкан икән, дип күреп калса, кире борылып китсә… Кыз тагын ялгыз калачак бит. Тракторчы Хәмиткә ышанып. Очратачак әле ул хыялындагы егетне…

Нигә очрамасын икән. Әнә бит, киноларда гел очрап тора. Авылдан бәхет эзләп чыгып киткән кызларга гел бай, чибәр егетләр очрый. Нәрсә, Хәдия кино йолдызларыннан кимме әллә? Дулкынланып төшкән кап-кара толымнары бер актрисада да юк, беләсең килсә?! Кашлары, иреннәре, керфекләре дә үзенеке. Билләре дә әлләнинди дару төймәләре эчеп нечкәрмәгән. Тумыштан шундый зифа һәм чибәр. Бар ул, бар аны эзләгән кеше, таба гына алмый.

Бер елны очрата язган иде ул аны. Район хастаханәсенә теш яматырга чыкты Хәдия. Авылдан автобуслар йөрмәгәч, юл чатына чыгып басып, узып йөрүче «попутный» машина белән йөрешле районга. Шундый бер «попутный» килеп туктады бит. Машина салонында өздерепме-өздереп Салават җырлый. Хәдиянең күңелендәге хисләре айкалып-чайкалып ала да, күзләренә, йөзенә чыга. Күзендәге хыяллы, өметле чаткыларын яшерәсе килә кызның. Тик, «попутный»ның йөртүчесе әллә сизенде, әллә гашыйк булды, күзен дә алмый кыздан. Хәдиянең дә йөрәген йолдызлар әйткән фараз сыздырып үтте. Әллә, әллә шушы микән аның язмышы? Февральдә үк очратачак, диелгән иде бит ул елгы фаразда. Шулдыр бу, шулдыр… Тик, Салават соңдыр шул, соңдыр, дип җырлый. Район үзәгенә барып җиткәч, шофер егет әйтеп куймасынмы. «Хатынымны роддомнан алырга килдем, малаем бар, котлый аласың чибәркәй!». Их… ичмаса шушы сүзен әйтми генә саубуллашсын да, китеп барсын бит инде. Хыял булып яшәп кенә калса да булыр иде.

Андый хисләр алданулы очраклар хәйран булды кызда. Аптырагач, бер гәҗиткә хат язып салды. «Йолдызлар фаразы чыккан гәҗитләрне һәр елныкын җыеп барам. Бер генә дә туры килми. Егерме биш яшемдә көтә башлаган идем сез фаразлаган парны. Һаман да таба алмыйм, башка гәҗитләрегезне алмыйм», — дип язды.

Менә быел да йөгереп кенә капкага кыстырган гәҗитен алып керим, дип чыккан иде, баскыч төбендә тайды да егылды. Аяк авыртуына түзә алмыйча, кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Ул арада урамнан узып баручы Хәмит капканы ачты. Егылып яткан Хәдияне күреп, ярдәмгә ашыкты. Күтәреп өйгә алып керде. Хәдия акрын гына ясап бетермәгән пилмәннәрен бөгәргә килеп утырды. Егылып ятып, гәҗит укып утырганны көтмәгән пилмән камырлары кипшереп тә өлгергән. «Әйдә, без алардан үзебезчә бишбармак ясыйк, шулай яхшырак булыр», — диде Хәмит. Аннан минем машинага утырып, районга барып килербез.

– Кая, йолдызлар ни язган, тизрәк укы әле, — диде Хәдия.

– Чаяннарга бәхет яңа ел алдыннан үзе үк килеп керәчәк, — дигән. Хәдия ачуы килеп гәҗитне Хәмит кулыннан тартып алды. Ышанмыйча, үзе кычкырып укый башлады. Карале, чын шулай дигән. Әллә, әллә, бәхете чынлап Хәмит микән?! Юктыр, ничек инде шушы чибәрлеге, шушы зифалыгы белән тракторист Хәмиткә кияүгә чыксын ди ул?! Ул бит кинодагы кебек бәхет көтә. Ул арада Хәмит газга чәй куеп җибәрде, пилмән ясаган куна тактасындагы онны кагып, читкәрәк алып куйды.

– Миңа да шулай дигән бит Хәдия. Кыюрак бул, парың якында гына, — дип язган. Ул кеше — син, — дип килеп кызны кочаклады.

Кыз сискәнеп читкә тайпылды. Шулвакыт Хәмиттән килгән хушбуй исе исерттеме, күңеле әлләнишләп куйды. Егетнең өс-башына да игътибар итте. Куе зәңгәр төсендәге кәчтүм-чалбар киеп алган, нәкъ кинодагыча. Кара, колхоз биргән, майга каткан эш киемен алмаштыргач Хәмит тә кинодагы артистлардан ким түгел икән бит! Яңа ел табынына үзенә дә тәм-томнар мишәйтләмәс, дип, Хәмит белән районга барып килергә ризалашты. Егет акча өйдә калган дип, алданрак чыгып китте. Бозга бәрелеп авырттырган аягында титаклап капка төбенә чыкса, Хәдия артына утыра язды. Аларның капка төбендә нәкъ кинодагыча машина тормасынмы? Ачуы белән Хәмитләрнең йортына таба күз ташлады. Йөрисең инде шунда, вакытлы-вакытсыз, хыялымдагы егет килгән дә, минем кайда яшәвемне сорашырга кемнәргә генә кереп китте икән инде, дип борчылды. Кызарынып, бүртенеп торганда тыкырыктан кулына капчык аскан Кыш бабай килеп чыкты. Кызның бөтенләй хушы китте. Шул минутта иске «Жигули»ен тырылдатып Хәмит кенә килеп чыкмаса ярар иде, дип уйланды. Теге вакытта дөрес язмыйсыз, дип юкка гына ачуланган бит ул йолдызлар фаразы чыгаручы гәҗитләрне. Менә бит, Күсе елына кергәндәгесе дөреслеккә туры килде, дип куанды Хәдия. Ул арада Кыш бабай дәшми генә, машина ишеген ачып, кызга алгы утыргычка утырырга ишарә ясады.

– Өр-яңа машина алып кайттым, Хәдия. Иң беренче сине утырттым, ияләнә тор, — диде Хәмит тавышлы Кыш бабай. Шул арада радионы да кушып җибәрде. Радиодулкында Эльмира Сөләйманова:

«Укыйм әле күзләреңә карап

Сөю сүрәсеннән бер аять.

Күпме еллар үткәч,

Насыйп иттең Ходай, ниһаять», — дип җыр сузды.

Бетте, йолдызлар фаразы ялган, дип кычкырасы килде кызның. Әлләничек тартынып куйды, оялды. Һәм тракторист Хәмитнең шундый кызыклар эшли алуына шаккатты. Хушына килеп, авызын ачып сүз әйткәнче, Хәмитнең текә машинасы авылдан чыгып киткән иде инде. Хәдия Хәмиткә күңеле якыная баруын аңлады.

– Хәмит, син ничек болай… - дип кенә сорый алды.

– Соң, йолдызлар фаразы укып, шуңа ышанып, гомерең үтә бит инде. Минем гомер сине көтеп уза. Быел тәвәккәлләргә уйладым. Машина алырга өч ел элек акча җыя башлаган идек инде әни белән. Быел җәй тагын өч үгез симертеп саттым. Безнең тормыш үз күз алдыңда инде Хәдия. Синең тормышың да таныш. Ялгыз узган гомер әрәм ул, синең хыялыңдагы кинодагы кебек матурлыкны үзебез үк эшли алабыз, кире какма мине яме, - диде егет.

Кызның да күңеле йомшарды. Мәхәббәтенең янында гына йөргәнлеген аңлады...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100