Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөз яшьлек Хаҗиәхмәт Әлмиев: «Теге дөнья кешесе булсам да, яшисем килә»

Саба районы Төбәк авылында гомер итүче Хаҗиәхмәт Әлмиевкә беренче майда 100 яшь тулган. Ул — Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград сугышында катнашкан.

news_top_970_100
Йөз яшьлек Хаҗиәхмәт Әлмиев: «Теге дөнья кешесе булсам да, яшисем килә»
Салават Камалетдинов

Хаҗиәхмәт бабай яшәгән йорт диварына кызыл йолдыз беркетелгән. Без килгән вакытта ул ишек алдында эскәмиядә утырып тора иде. Торып, безне сәламләде. «Бакчада агачлар корыган икән. Иске пычкы белән генә шуларны кисәргә чыккан идек килен белән. Мин, хәлем бетеп, чыгып утырдым әле әзрәк», — ди Хаҗиәхмәт бабай.

«Җеп чүбегеннән сугылган келәм ябынып йокладык»

Шуннан без өйгә кердек. Хаҗиәхмәт бабай ташлардан җәелгән сукмактан ишеккә кадәр үзе барып җитте. Ул килене Наилә апа белән яши. Наилә апа бу нигезгә 35 ел элек килен булып төшкән. Ул кайнатасына яңа зәңгәр күлмәк, медальле костюмын кигезде. Костюмның төймәсен каптыру авыррак булгач, Наилә апа: «Әллә йөз яшькә җиткәч тазарып киттеңме?» — дип шаяртып та куйды. Ул аны үз әтисе урынына күрә кебек. Көннәр җылы торса да, өйнең җылытылуы сизелә. «Бабай җылыны ярата шул», — ди Наилә апа.

Үзем шушы авылдан мин, кызым, — диде бабай. — Йортта җиде бала үстек: дүрт кыз, өч малай идек. Барыбыз бергә җеп чүбегеннән сугарылган келәм ябынып йокладык. Элек җеп җегәрләү бар иде, шуның чүбегеннән келәм сугалар иде. Әти йортыннан хәзер бер мин генә калдым.

Авыл мәктәбендә 7 сыйныф белем алдым. Безгә кадәр кадимчеләр мәктәбе иде, безгә татар теле керә башлады. Аннан Икшермә авылында өч ай трактор йөртүчегә укыдым. Армиягә киткәнче трактор йөртүче булып эшләдем.

Авылда клуб бар иде, шунда һәр көнне кич чыга идек. Шунда булачак хатыным белән танышып киттек. Ул да шушы авыл кызы иде. Тормыш иптәшем буласы кыз иде ул.

«Окопка билдән су тулды, ә урыннан китәргә ярамады»

1939 елның 8 октябрендә Саба районы хәрби комиссариатыннан Байкал күле артына армиягә алып киттеләр. Товар поезды белән унбиш көн бардык анда. Хезмәт иткән җирдә бик салкын иде. Үземдә тәмәке тарту гадәте булмады. Армиядә тәмәке бирәләр иде, Үзем уйнап, авызга кабып кына йөрдем. Аның яртысын тәмәке тарта торган башка егетләргә бирә идем, ә алар шуның өчен миңа ярты ипиләрен бирделәр.

Байкал артында ел ярым хезмәт иттек, аннан сугыш башланды… Атларны бер составка, пушкаларны платформага төядек тә, безне Амур елгасы буена Япониядән чикләрне сакларга җибәрделәр. Япония һөҗүм итәр дип уйладылар ул вакытта. Бер ел шунда чикләрне саклаганнан соң безне артиллерия белән Мәскәүгә дип алып киткәннәр иде, тик Сталинградка килдек…

Урманда палаткаларда яшәдек, агач астында йоклаган вакытлар да булды. Бер төнне окопта утырганда көчле яңгыр яуды. Окопка билдән су тулды, ә урыннан китәргә ярамады. Шулай төне буе суда утырып чыктык. Иртән чалбарларның суын сыгып, яңадан кидек, тәндә кибә иде киемнәр. Төнлә сугыш булмый иде, ракеталар гына аталар. Беренче көннәрне генә тәннәр калтырады, аннан йөрәкләр ияләнде. Курку булмасын өчен, йоклар алдыннан берәр кружка аракы бирәләр иде. Кайвакыт безгә ашарга да китерә алмадылар.

Сталинградта трактор заводы бар иде. Шул трактор заводын Сталин танк чыгаруга көйләгән. Танклар җитештерүне булдырмас өчен, дошман шул заводка бомбалар төшерде. Унарлап кешене бер кабергә күмдек. Шәһәрне бер алдык, бер бирдек. Каршы тора алмадык, чигенергә туры килде, Туапсе шәһәренә чаклы чигендек.

Кубань елгасын понтон күпер аша чыктык. Шул күпердә бик күп һәлакәт булды, күп кеше акты. Танк һәм артиллерия күпер аша чыгып бетмичә, пехотаны чыгармадылар. Күпләр үзләре суга сикерделәр.

1943 елда артиллерия снарядыннан контузия алдым, аңа кадәр дә яраланган идем. Шунда хастаханәгә салдылар, аннан төзелеш батальонына алып, шунда эшләттеләр. Сугыш беткәндә Краснодар янында хозчастьтә идем. Германиядә флаг кадаганны хәбәр иттеләр. Сугыш бетте бетүен, немец шәһәрен дә алдык, ә аның бөтен армиясе безнең якта калды.

«Авылда мәетләрне юдым»

Сугыштан соң Төбәк авылындагы «Йолдыз» колхозына кайттым, өч ел шунда эшләдем. Аннан ике ел Өчнарат авылы колхозында эшләдем. Өчнаратның машина паркында 33 машина бар иде, 24 ел шунда машина йөртүче булып эшләдем. Гаилә кордым, бергә Төрекмәнстанга киттек. Биш ел җир бораулаучыларны автобуста йөрттем. Хатыным анда пар казаннары бүлмәсендә эшләде. Диңгездән суны суырталар да, казанда кайнатып, эчәргә яраклы су ясый иделәр.

Иптәшемне эшләтмәдем, балаларны гына карасын дидем. Гаиләне үзем тартып бардым. Сугышта халык кимегәннән соң балаларны сакларга кирәк иде.

Хатыным белән җиде малай үстердек, колхозда 100-200 грамм икмәк бирә иделәр, балаларга шул икмәкне алып кайту өчен чират тора идем.

Авылда үлеләрне юдым, 50-60 кешене озаттым. Башта курка идем. Эшли торгач, өйрәндем. Юар кеше булмагач керештем ул эшкә. Мәктәп ашханәсен мәчет итеп бирделәр, шунда муллалар укыттылар.

Иптәшем 2008 елда 80 яше тулган көнне үлде. Төпчек малаем, әбием һәм тагын бер малаем — өчәү зиратта яталар. Шулай итеп, гомер үтеп китте. Тормышның михнәте дә, рәхәте дә булды, — ди ул.

Хаҗиәхмәт бабайның калган балалары Казан, Түбән Кама, Сабада яши. «Оныклар бик күп. Ничәү икәнен хәтерләп тә бетермим. (Килене Наилә апа, тиз генә санап, унөч оныгы барлыгын әйтте — авт.)

«Теге дөнья кешесе булсам да, яшисем килә»

Хәзерге тормыш бик яхшы. Яшьләргә яхшы яшәсеннәр дип әйтәсе килә. Тик алар хәзер ничек телиләр, шулай яшиләр, ә тормышны аңлап яшәргә кирәк. Бүгенге көндә сугыш кабатлана калса, дөнья бетә дигән сүз. Андый нәрсәләрне яшьләргә күрергә язмасын. Бу авыру гына бераз какшатып ташлады дөньяны.

Миңа хәзер дүрт такта һәм ун метр бәйләвеч кенә кирәк. Бүгенге көндә теге дөнья кешесе булсам да, яшисем килә. Ким дигәндә берәр ел булса да торасы иде әле.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Хаҗиәхмәт бабайга зур бүләкләр тапшырганнар. Сабада фатир да биргәннәр. Ул фатирны Хаҗиәхмәт бабай үзен караган килененә — Наилә апага бүләк иткән. Наилә апага хәзер 65 яшь. «Иптәшем үлгәндә кайнанам авырый иде, ташлап чыгып китә алмадым, шулай итеп икәү калдык», — дип сөйләде Наилә апа.

Сугыш елларын кичереп, йөз яшенә җиткән Хаҗиәхмәт бабайның зиһене, тормышны яратуы сокландыра. Тормыш чыныктырган аны, ә күзләрендә балаларга хас самимилек сакланган. Янында Наилә апаның булуы да бер бүләктер…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100