«Йөри башлавым төшемә керә» — Башкортстанда яшәүче Дамир Ситдыйковка ярдәм кирәк
Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек татар егете Дамир Ситдыйковның бер елга якын гомере урын-җиргә беркетелгән халәттә узган. Аягына басар өчен түләүле реабилитация курслары кирәк, дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Былтыр 17 декабрьдә Дамир Нефтекамскида өченче каттан егылып төшкән. Өстәмә акча эшләү нияте белән балконнарны җылыту, тышлау буенча шабашкаларда эшләп йөргән, шундый көннәрнең берсендә фаҗигагә дучар булган ул.
«Кендектән аскы өлешем эшләми»
— Без йортларны тышлау белән шөгыльләнә идек. Балкон эшләргә игълан аша чакырдылар, — дип сүзен башлады Дамир. — Искечәрәк ясалган төзелеш басмалары иде ул, көн суытты да, такталарга бераз боз каткан иде, аяк таеп китте һәм мин аска егылып төштем. Тигезсез урынга килеп төшкәнмен, җитмәсә, аякка түгел, ә чалкан. Нәтиҗәдә, умыртка баганасы имгәнде: 11нче умыртка урыныннан күчте, 12нче умырткалык сынды, йөрәк ягыннан дүрт кабырга, баш арты сөяге дә сынды.
Хастаханәдә бер ай яттым. Аннары умырткалыкка металл конструкция куйдылар, шуннан тагын бер ай ятып дәваландым. Минем кендектән аскы өлеш эшләми, сафтан чыкты. Аякка басар өчен яхшы реабилитация кирәк. Агыйделдә дәүләт реабилитациясе буенча әллә ни яхшы инструктор да, тренажерлар да юк. Мин бер тапкыр ятып дәваланып карадым — «шагоход»тан башка әйбер юк. Аңа бастырып, чаңгыда йөргән кебек йөртеп карарга тырышалар, ә бүтән махсус тренажерлар юк.
Уфага эләгәсем килә. Анда Куватов исемендәге хастаханәдә реабилитация бик яхшы. Тик түләүле ул, җитмәсә, чират зур, дәүләт программасы аша озак көтәсе. Шунысы да бар: алар үзен-үзе карый торган, коляскадагы кешеләрне кабул итә. Ә мин мөстәкыйль үк түгел әле, үз-үземә ашарга да салмыйм, бәдрәфкә дә йөри алмыйм, чөнки сидек куыгыннан чыга торган катетер куелган.
Миңа яткан очракта анда хатыным белән ятарга кирәк. Без анда шалтыратып, икебезгә дә урын кирәк дигәч, алар һәр ике атналык курс якынча 50-70 мең сумга төшәргә мөмкин диделәр.
Аннары соңрак аркадан металл конструкцияне алыр өчен тагын бер операция кирәк булачак — анысы кайчан икәне билгесез, хәлемә карап инде.
Дамир сүзләренчә, табиблар аякка басарга өмет бар дигән, тик барысы да тернәкләнү ничек үткәнгә карап.
— Мин бит моңарчы бер хәрәкәтсез ятып кына тора идем, кагылып киткәнне дә сизми идем диярлек. Ә хәзер, өйгә килеп массаж ясый башлагач, аякка кагылганны ныграк тоя башладым. Тезләремне үземә таба бөкләп китерә алам, ә кире төшерә алмыйм, чөнки мускуллар массасы юк. Озак яткач, зәгыйфьләнгән алар, әкренләп шул мускуллар авырлыгы кайтыр инде, шәт, тик бу бик авыр процесс икән. Хатыным стенага терәтеп бастырып карый, арка белән терәләм, ә аяк тотмый, көче юк, тез бөгелә дә төшә, гәүдә әле бер якка, әле икенче якка чайкала, — дип уфтанып сөйләде Дамир.
«Миңа йөри башлавым турында төшләр керә»
Дамир үзе белгечлеге буенча автомеханик, металл кабул итү пунктында металл кисүче булып та эшләгән. Ни кызганыч, гаиләсе өчен өстәмә керем алу нияте шулай аяныч тәмамланган. Беренче хатыны белән 2018 елда рәсми рәвештә аерылышканнар, 6 яшьлек уллары бар. Ә хәзер Дамир янәшәсендә — Анна. Аның 10 яшьлек улын да Дамир үзенеке кебек үстерә.
— Бу очрактан соң минем тормыш мәгънәсе үзгәрде дияр идем, аякка басасы килә тизрәк. Рәсми дәүләт оешмасына эшкә дә урнашыр идем, гаиләм өчен тырышасы килә.
Миңа ярдәм итәрләр дип өметләнәм. Кайберәүләр башта ышанмый, мошенник дип уйлыйлар. Шуңа башта матди ярдәм күчергәнче ватсаптан видео аша шалтыратып, хәрәкәттән мәхрүм калганыма инаналар.
Миңа инде хәтта йөри башлавым турында төшләр дә керә, имеш, үзем буш коляска этеп йөрим икән. Коляскага тотынып барырга тырышам икән… Без хәзер инвалидлар өчен коляска көтәбез. Әлегә мин яшь бала кебек идәндә шуышып, үрмәләп кенә йөрим. Кайчак, һава суларга бик урамга чыгасы килгәндә, күршедән инвалид коляскасы алып торабыз, аларның да абыйсы инвалид.
Хәзер андый коляскалар кайтару да сирәгәйгән, диделәр. Ике коляска — берсе бүлмәнеке, икенчесе — урамга чыгып йөри торганнарны яздылар. Шулай ук катетерлар, бәвелҗыйгычлар, озак ятып, тәндә тишекләр барлыкка килмәсен өчен, махсус матрац, гельле мендәрләр дә бирергә тиешләр. Аларны бит 1нче группа инвалидларга билгелиләр. Ә миңа 2 нче группага гына бирелә торган вертикаль ходули да кирәк иде. Инвалидлык группасын ике елга бирделәр. Аена 13 мең 332 сум акча түләнә миңа.
Миңа табиблар язган дарулар булышмый, чөнки алар иң арзаннары. Туганнар, чит кешеләр ярдәм иткән акчага кыйбатлырак дарулар алырга туры килә. Бер ханым миңа Америкада җитештерелә торган кыйбатлы дару эчәргә киңәш итте. Ул организмны тернәкләндерә, чистарта, диде. Аларның Россиядә аналогы да юк икән. Шуның файдасын күрдем бит: шул даруны эчә башлагач, сидек куыгы да башкача эшли башлаганын сиздем.
Хәзер миңа дарулар алырга, Уфада реабилитация узарга матди ярдәм кирәк. Хатыным да мине калдырып, көнозын эшли алмый мине карарга кирәк, — дип уртаклашты Дамир Ситдыйков.
«Беренче көннәрдә бик авыр иде…»
Дамирның тормыш иптәше Анна белән дә сөйләштек.
— Ул беренче көннәрне искә төшерсәң… Бик авыр иде! Без икәүләшеп еладык. Нефтекамскидагы хастаханәдән чыккач, Агыйделгә реабилитациягә кайтаргач, аңа күпмедер вакыт ялгызы гына булырга туры килде, чөнки минем балам да бар бит.
Аннан Дамирны өйгә алып кайттым, үзем өченче катка күтәреп алып мендем. Берзаман бөтенләй төшенкелеккә бирелде. Аякка баса алмам дип уйлый иде. Мин инде рухи яктан куәтләп торырга тырыштым. Башта карават кырыенда тезләнеп торырга, аннары үрмәләргә мәҗбүр итә башладым. Залда бер әйләнә иде дә, көч юк дип, егыла иде. Хәзер инде үрмәли бераз, тырышабыз, шөгыльләнәбез.
Мин Дамирны урамда эскәмиядә утырып торырга өченче каттан үз кулларымда алып төшәм, алып менәм. Кайчак күршеләрдән коляска алып торабыз.
Ул хәзер аягына басачагына ышана, без йоклар алдыннан да, уянгач та яхшыга өметләнеп сөйләшәбез…» — дип сөйләде Анна.
Дамирга бүген һәр сумы кадерле. 30 яшьлек ирнең аякка басып, җәмгыятькә файдалы кеше буласы килә. Дамирнның тернәкләнүен көтеп калыйк.
Изгелек җирдә ятмас. Ярдәм акчасын күчерү өчен реквизитлар:
5536 9139 0165 6559 Тинькофф
2202 2006 1885 7534 Сбербанк (Дамир Габдулхакович Ситдиков исемендә)
Телефон номеры: 8 986 970 03 53