«Йөргән кызым әти белән хыянәт итте» - 2 өлеш
«Мә, тот, — дип Азат йөзекле тарманы әтисенең учына салды. — Моның миңа башка кирәге юк», — диде дә ишеккә таба юнәлде.
Дәвамы. Башы монда.
«Хыянәтчеләр, хыянәтчеләр», — дип пышылдый-пышылдый баскычтан аска таба атлады Азат.
Кайгыга баткан Азат күпмедер вакыт паркта эскәмиядә утырып торды. Ике иң кадерле кешесенең мондый адымга баруы аның башына сыймый иде. Битеннән тәгәрәп төшкән яшьләрне сөртеп, егет төнне кайда уздырырга икән дип уйлана башлады, чөнки бая күргәннәреннән соң аның өенә кайтасы килми иде. Азат машинасын куярга җыенганда янына йөгереп әтисе килеп җитте.
«Улым, аңлат әле, нәрсә бу», — дип йөзек салынган тартманы Азатка сузды.
Егет ачулы итеп әтисенә күз төшерде.
«Белмичә генә минем кәләшем белән йоклап йөрдем димәкче буласыңмы?» — диде Азат.
Наил абый гаҗәпләнеүеннән авызын ачып калды.
«Улым, гафу ит, мин мөнәсәбәтләрегез болай җитдидер дип белмәдем бит. Алинә синең аны ошатып йөрүеңне генә әйткән иде. Мине көнләштерер өчен генә уйлап чыгарылган хәйләдер дип уйладым», — диде Наил.
Соңыннан әтисе Азат янына утырды да Алинә белән танышуның беренче минутыннан диярлек үк бергә булулары турында сөйләде. Улының Алинәгә булган ниятен сизмәве өчен гафу үтенде һәм юлларына аркылы төшмәвен сорады.
«Соңгы мәхәббәт көчле була бит ул. Әниең вафат булганда 10 ел инде, шушы вакытта мин гел ялгыз булдым», — диде ул.
Азат әтисен тыңлаганда эчендә ачу кайнады. Бу гамәлләре өчен үч алачагын уйлады. Ә Наил абый улының тынычланганына сөенде.
«Без ялларда дачага барабыз, әйдә безнең белән. Шашлык пешерербез, бу хәлләргә нокта куярбыз», — диде.
Азат ризасызлык белдереп башын селкеде.
«Шашлыкмы, ну, ну…» — дип уйлап куйды.
План аның башында үзеннән-үзе барлыкка килде.
Азат атна буе төнгә кадәр калып, озак эшләде. Өйгә кайтып Алинәнең һәм әтисенең урлап каймак ашаган песи кебек канәгать йөзләрен күрәсе килеп тормый иде аның. Ә шимбәгә каршы төндә Азат әтисенә берни әйтмичә, җыенды да өйдән чыгып китте. Алга таба барысы да томан эчендәге кебек булды. Парковкада кирәкле машинаны тапты да, алгы тәгәрмәчләрендәге винтларны бушатып борып куйды.
Бу төнне ул керфек какмый уздырды. Нишләптер балачагын, гел улына игътибары җитеп бетмәгән әнисен һәм һәрвакыт янәшәсендә булган әтисен исенә алды. Азатның берничә ел элек өйләнергә теләп тә, бу омтылышы уңышсыз тәмамлангач, әтисе ял алып Азатны Алтайга алып барган иде. Анда алар чын мәгънәсендә кыргый ял оештырды. Ә Азат әтисенең ниндидер кызга гашыйк булуын кичерә алмый ята…
Азат үз уйларыннан елмаеп куйды да күзләрен йомды. «Ник шулкадәр беректем соң мин аңа, башка кыз табармын әле», — дип уйлады да тирән йокыга чумды.
Азат көн уртасында гына уянды, кухняга чыгып кофе ясады. Ләкин кинәт кенә тәне эсселе-суыклы булып китте һәм башыннан «Тәгәрмәчләр!» дигән уй йөгерде.
Азат тәрәзә янына йөгереп килде һәм күз карашы белән таныш машинаны эзләп табарга тырышты, әмма ул урынында юк иде. Егет телефонга үрелде. Гудок тавышларын тыңлап, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрде. Әтисенең телефоны җавап бирми иде. Шуннан соң Алинәгә шалтыратты, әмма аның телефоны өйдә онытылып калган иде. Азатның аркасыннан салкын дулкын йөгерде.
Егет өстенә ветровка гына элде дә урамга чыгып йөгерде. Тиз генә үз машинасына утырып шәһәрдән чыгу ягына китте. Трассага чыккач, Азат бар көченә газ педаленә басты. Ул башка машиналарның кычкыртуына карамастан, юл буйлап очты гына. Менә бәхет, әтисенең кызыл машинасы светофорның кызыл утына туктаган иде. Азат аның янына барырга теләде, әмма светофорда яшел ут янды.
Наил абый да тизлек арттырырга теләп, алга ыргылды. Соңыннан Азат кызыл машинаның сул тәгәрмәче сигезле сурәте ясап, әйләнә-әйләнә тәгәрәп киткәнен күреп калды… Азат аларның машинасы артыннан китте һәм туктатырга теләп әтисенең алдына чыкты.
Азат һәм әтисе машиналарыннан чыктылар да, булган хәлдән куркып кочаклаша башладылар. Шул вакытта алар янына пеләш башлы бер ир-ат килеп җитте. Алар аның кыйммәтле джипына ышкылып китеп, бераз зыян салганнар иде.
«Гафу итегез, без барысын да төзәтербез», — диде Азат бу ир-атка.
«Сез аның күпмегә төшәчәген чамалыйсызмы соң, ичмасам?» — дип усалланып сорады джип хуҗасы.
«Кирәк булса, дачаны, фатирны сатарбыз, тиененә кадәр түләрбез, борчылмагыз», — дип тынычландырырга тырышты аны Наил.
Джип хуҗасы Азатка сөзеп кенә карады да визиткасын сузып: «Бер атна вакыт бирәм», — дип китеп барды.
Азат һәм әтисе җиңел сулап куйдылар да, юл читенә барып утырдылар һәм ремонтның ничә сумга чыгачагын уйлаша башладылар. Көтмәгәндә машинадан ачуы кабарган Алинә килеп чыкты.
«Нәрсә дип әйттең син? Дачаны һәм фатирны сатарга җыендыңмы, алайса ник кирәк соң син миңа?» — дип кычкырырга тотынды ул.
Алинә Наилнең яңагына сугып җибәрергә теләгән иде, әмма аны Азат туктатып калды.
«Бар, ычкын моннан, эзең дә булмасын», — дип аны бер кызганусыз этеп җибәрде.
Кыз йодрыкларын болгап китеп барды. Азат әтисен иңеннән кочып алды да елмайды, «Иң мөһиме - барыбыз да исән-сау, калганы җайланыр әле», — диде.
Йөгереп китеп барган Алинәгә карап, Наил абый да улының сүзләре белән килешеп баш какты. Чөнки билгесез бит әле монда, килеп чыккан авария начарракмы, әллә күзенә акча гына күренгән кыз белән яшәү авырракмы?!