«Йөргән кызым әти белән хыянәт итте» - 1 өлеш
Эш көне ахырына якынлашып килә иде һәм Азат өенә кайтырга җыена башлады. Бүген аңа иртәрәк китәргә кирәк, чөнки күңелендә йөрткән хыялын чынга ашырасы бар. Азат әтисе белән яши иде. Менә инде өч ай дәвамында аларның буйдаклар фатирында Алинә яши башлады.
«Алинә хаклы, мин бөтенләй романтик түгел инде, — дип уйлап куйды егет серле генә елмаеп. - Хәер… карарбыз әле, — дип уйлана-уйлана җыена башлады Азат. Шундый шәп идея уйлап чыгаруына үзе дә гаҗәпләнә иде бугай. Чыннан да, даһи булмасаң, йөргән кызыңа болай итеп тәкъдим ясау кемнең башына килер иде әле! Егет кесәсендә яткан бәрхет тартмачыкны капшап карады да, аның урынында икәненә инангач, тиз-тиз атлап офистан чыгып китте.
Азат белән Алинә очраклы гына танышты. Берсендә командировкадан кайтканда Азат вокзалда елап утырган кызны күреп алды. Ул шулкадәр үксеп-үксеп елый иде, хәтта әллә ни йомшак күңелле булмаган Азатның да бу кызга ярдәм итәсе килеп китте. Кыз янына килеп утырды да нәрсә булганын сорады ул. Бактың исә, кызның чемоданын һәм сумкасын урлаганнар икән. Ул бәдрәфкә киткәндә бер ханымнан әйберләренә күз-колак булып торуын сораган, әмма кире килгәндә теге хатын-кыздан да, чемодан-сумкадан да җилләр искән була.
Алар полициягә гариза язган арада танышып өлгерде. Азат кызның ымсындыргыч зифа буй-сынына, сөйкемле йөзенә игътибар итте. Әмма чибәр булуына да карамастан, аның характеры бик күндәм, тыйнак иде. Шуңа күрә Азат үз принципларына каршы килеп булса да, Алинәне күпмедер вакыт үзендә яшәп торырга чакырды.
«Юк, кирәкми, сез нәрсә инде», — дип кыенсынып куйды кыз.
Азат аны күндерер өчен матур сүзләрен, тәмле телен жәлләмәде.
Яшь егетнең әтисе улының Алинәгә булган мөнәсәбәтен хуплап бетермәде. Ул Алинәнең чын йөзен ачу өчен бик тырышып карады, аннан гел ниндидер астыртынлык, мәкер көтте. Азатның әтисе Наил абый 50дән узган ир-ат, тормышның әчесен-төчесен күп татыган, шул исәптән карап торышка тәти генә булып күренгән кызларны да күрергә туры килгән аңа. Әмма тиздән аның Алинәгә карата мөнәсәбәте яхшырды, кыз алар гаиләсенә тиз арада җайлашып китте. Инде кайтканның икенче көнендә үк ир-атлар эштә булганда тәмле ризыклар әзерләп куйган, фатирны гөл итеп җыештырган, керләрне юган иде.
Алинә залдагы кечкенә диванда йоклады, шуңа күрә беркемгә дә кыенлык тудырмады, беркемне дә оялтмады. Кыз бик итагатьле, игътибарлы иде. Азат аңа гашыйк булганын үзе дә сизми калды, Алинә дә аңа шундый ук хисләр белән җавап кайтарды.
Ә берсендә кич эштән кайткач, аларны кичке ашка ит бәлеше көтә иде. Шул вакытта Азат мөнәсәбәтләрен үзгәртергә карар кылды, чөнки мондый яхшы, уңган-булган кызларны табу хәзер бер дә җиңел түгел. Хәер, аның чагыштырып карарлыгы да юк иде инде. Егеткә 30 яшь булса да, соңгы тапкыр йөргән кызы белән берничә ел элек үк аерылышкан иде. Ул кыз аны эшендә төп башына утыртып калдырды.
Шуннан бирле Азат кызларга бөтенләй игътибар итми башлады, аларны бары тик үзләренә файда эзләүче, калын кесәле егетләр артыннан чабучы дип кенә кабул итә башлады. Әмма Алинә аңа нәзакәтьлелек, изгелек үрнәге булып тоелды. Алинә Азат белән мөнәсәбәтләр корырга риза иде, әмма егеткә бик кабаланмаска, бу хакта әтисенә әйтми торырга кушты.
«Ул иске тәртипләр буенча тәрбияләнгән кеше, ашыккан ашка пешкән принцибы буенча яши кебек», — диде Алинә.
Азат та кыз белән ризалашты. Өч ай узды инде, вакыт җитте дип уйлады Азат. Шуңа күрә бүген ике атна элек заказ биргән йөзекне алды да, тиз арада эшне бетереп куярга теләде.
«Шундый сюрприз ясыйм мин сиңа, карышып тора алмаячаксың», — дип уйларында гына Алинәсе белән сөйләште.
Кибеттән тәмле әйберләр кереп алды да өенә ашыкты Азат. Бүген Алинә документларын яңартырга барырга тиеш, шуңа күрә кичке биштән дә иртәрәк кайтмаячакмын дигән иде.
Азат тортны һәм шампан шәрабен суыткычка куйды, залдагы өстәлгә искиткеч матур, зур чәчәк гөлләмәсе куеп калдырды. Ә үзе костюм-чалбар киде һәм… шкафка кереп качты. Биш туларга 10 минут вакыт калып бара иде.
Азат Алинәнең өйгә кайтуын дулкынланып көтә башлады. Кәләшенең бу вакыйгага ничек гаҗәпләнсен уйлап елмаеп куйды. Кулына йөзек тотып, көтмәгәндә шкафтан килеп чыгар, аннан соң Алинә белән озаклап көлешәчәкләр, Азатның романтик булуын аңлап, кызның риза булачагын да күз алдына китерде.
Ишектә ачкыч тавышы килгәч, егет тынып калды, кылт иткән тавыш та чыгарырга курыкты. Әмма көтмәгәндә аның иреннәреннән елмаю юкка чыга башлады. Ишек төбендә ике кеше тавышы ишетелә иде, берсе ир-ат тавышы…
«Кил миңа, шундый сагындым үзеңне, кадерлем», — дип дәште теге ир-ат.
Алинә белән ир-ат кочаклашып бүлмәгә килеп керде. Ә Азат коты алынып, нишләргә белмичә катып калды. Диванга Алинә һәм Азатның әтисе Наил килеп утырды. Аларның бергә булуына бернинди шик тә юк иде. Азат тиз арада ни дә булса эшләргә кирәген аңлады, юкса аңа тагын да артыграгын күрергә туры киләчәк иде. Азат ютәлләп алды да, шкаф ишеген ачты һәм диванда утырган ике мәхәббәт чыпчыгына карады.
«Сюрприз ясарга теләгән идем, юкка булган, ахры», — диде егет.
Алинә куркуыннан кычкырып җибәрде, ә Наил берни аңламыйча улына карады...
Дәвамы бар.