Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле Лилия Муллагалиева бала көткән вакытта шөгыль тапкан

Тиздән Татарстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Лилия Муллагалиеваның "Мин" дип исемләнгән яңа китабы чыга. Тамашачыларга ул аны сентябрь аенда, үзенең концертларында бүләк итәчәк.

news_top_970_100
Йөкле Лилия Муллагалиева бала көткән вакытта шөгыль тапкан

- Лилия, китап чыгару идеясе кайчан, ничек туды?

- Үземнең китабымны чыгару, күптәңге хыялым. Читтә яшәүче милләттәшләребез минем җырларны башкара, Сабан туй бәйрәмнәрендә ишеткәнем булды. Ләкин алар күп җырларның көйләрен мин иҗат иткәнне белмиләр, шуңа күрә популяр җырларымны халык күңелендә калдырасым килде. “Мин” китабы үзем иҗат иткән җырлардан тора. Яңа китапка барлыгы 50 җыр кергән, анда җырларның ноталары һәм текстлары да язылган. Шулай ук сүз авторларының фотосүрәтләрен, биографиясен урнаштырдым. Китап сату өчен түгел, мин аны концертымны карарга килгән тамашачыларга бүләк итәчәкмен. Бик тиз, бер ай эчендә китап әзер булды. Композитор, бик күп җырлар авторы Риф абый Гатауллин ярдәм итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100