Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Саран ирем һәр тиенен санап җаныма тиде»

news_top_970_100

Айзилә белән Рушанның никахыннан соң ике ай узды. Бергә яшәү бәхете турында хыяллар реаль тормыш көнкүрешенә чыдый алмыйча, чәлперәмә килде. Айзилә болай булыр дип күзалдына да китермәгән иде. Рушан һәр килгән хезмәт хакын тиененә кадәр санап, исәпләп барды.

Безнең әле туйга да акча җыясы бар, ашарга әллә нинди кызыл балыклар, шпинатлар алып кайтмасаң да була, - дип ризасызлык белдерә башлады.

Айзилә анысына гына түзәр иде әле, әмма Рушанның кысмырлыгы шуның кадәр азган, хәтта ванна керергә дә айга бер генә рөхсәт итте. Янәсе, коммуналкага азрак түләр өчен, суны күп кулланырга ярамый.

Егет белән кыз кебек кенә йөргәндә Айзиләгә акча турында сүз әйтми торган булган икән ул. шуңа кыз кемгә кияүгә чыкканын абайламыйча да калган.

Җаным, эштә минем кебек 25 яшьлек кызлар хәзер туннар киеп йөри. Минем дә матур итеп киенәсем килә. Туйны барыбер җәйгә калдырдык бит инде, кышны шул ямьсез куртка белән чыгаммы?

Тема акча турында күтәрелгәндә, Рушан тәмам кызып китә торганга әйләнде.

Кемгә мода күрсәтеп йөрисең килә соң синең? Кияүгә чыктың бит инде.

Беркемгә түгел, хатын-кыз, беренче вакытта, үз-үзенә ошарга тиеш бит.

Җыерчыкларың булмаганда хатын-кыз болай да матур ул, тунсыз да чибәр.

Айзилә теләкләрен күпме генә белдереп караса да, ахыр чиктә алар я үпкәләшеп, сөйләшмичә йөрделәр, я сүз запасы беткәнче әрләштеләр.

Рушанның уенда ничек күбрәк акча эшләү түгел, ә ничек аны сарыф итмәү иде. Ул газ өстендә кайнап торган чәйнеккә карап та күпме чыгым киткәнне исәпләп бирә ала. Чәйнек газ өстендә, димәк, ул туза. Аннан чыккан пар – ул сатып алынган суның азаюы. Пар өскә күтәрелеп, кухня гарнитурына тәэсир итә һәм анда таплар калдыра. Чәйсез яши алса, бөтенләй кайнатмас иде сыман...

Айзилә әти-әнисенә дә иреннән зарланып карады, дәү әнисеннән дә киңәш сорады. Барысыннан да бер җавап: «Иреңне тыңла, ул яхшырак белә».

Бер көнне Айзилә өйдә булганда, фатирларындагы краннан бертуктаусыз су ага башлады. Хатын тиз арада сантехникны чакырды. Эштән иртәрәк кайткан Рушан бу галәмәтне күреп, теге егетне куып чыгарды.

Нәрсәгә миңа шалтыратмадың соң син? Ир-ат белгечләрне чакырып ятасың, әйтерсең, иреңнең эшкә кулы килми!

Айзиләнең соңгы түземлеге шушында бетте. Әйтәсен сүзен әйтеп, өйне яңгыратып иренә: «Разводка бирәм!» - дип кычкырып чыгып китте.

Рушаннан китеп, Айзилә әти-әнисендә тора башлады. Бер атнадан соң Рушан: «Әйдә, кайтабыз», - дип килгәләп караса да, кулында чәчәк тә булмаганын күреп, хатыны аны кичермәскә карар кылды. Әтисе иренә кайтырга кушса да, әнисе үгетләсә дә игътибар итмәскә тырышты ул.

Татар халкының кияүдән аерылып кайткан хатын-кызларга карашы нык тискәре була. Төрле яклап гайбәтләр сөйләгәннәрен, исемеңне чәйнәгәннәрен, тотып мыскыллауларын ишетергә туры килә. «Күз-башын акайтып, кызык ясап, кияүгә атылып чыгалар да, «җүләр» сүзенә үпкәләп, аерылалар!», «Хәзерге яшьләр бүтән шул, Совет чорындагы төсле түзеп ятмыйлар», - дигән сүзләрне Айзиләнең кәефен төшерде.

Тормыш итәргә дөрес кеше сайламаганына үкенсә дә, үткәннәрне үзгәртеп булмый иде. Хәзер йөрәк белән түгел, ә акыл белән эш итәргә кирәк. Иң авыры - төпле киңәш сорап, Айзилә якыннарына да мөрәҗәгать итә алмый. Алга таба ничек яшәргә белмичә, ул үзен очып барган кошлардан аерылган бәбкә сыман хис итте.

Озак уйлаганнан соң, Айзилә күрәзәчегә барырга булды. Бәлки, ул аның киләчәге турында нәрсә дә булса әйтеп бирер. Кайсы дөрес юл икәнне аңа күрсәтер.

Күрәзәчеләрнең нинди принцип буенча эш иткәннәре билгесез, әмма Айзиләгә ул тормышны ничек яхшыга таба үзгәртергә кирәк икәнен әйтте:

Әгәр сикәлтәле тормыш юлында кеше адашып калса, күп санлы хаталар ясаса, ул тынычлыкны диндә табар. Ислам диненә күч, башыңа яулык бәйлә, мәчеткә йөри башла. Бу адымга чын күңелеңнән барсаң, бәхет сиңа үзе кулын сузачак.

Айзилә күрәзәче белән сөйләшкәннән соң, шул ук көнне кибетләргә юл тотты. Үзенә матур яулыклар, озын итәкле күлмәкләр алды.

Өч ай дигәндә, Айзилә бөтенләй үзгәрде. Моңарчы белмәгән намазлар укырга, гарәпчә өйрәнә башлады. Һәр яңа туган таң саен, Ходайдан ялгышы өчен гафу сорады.

Танышлары, әти-әнисе аның дингә басуын белгәч бик гаҗәпләнделәр. Әмма андый кеше турында яман сүзләр сөйләргә курыктылар. Халык усал булса да, гөнаһтан курка.

Элеккеге ире Рушан гына хәзер Алласына да, мулласына да ышанмый. «Никах укыдылар инде бер, ярты ел да тормадык», - дип сөйләнеп йөрде ул. Хатын-кызларга ышанычын югалткан ир-ат булып, үзе генә яшәде.

Айзилә вакытын мәчеткә йөреп һәм киемнәр тегүче булып эшләп үткәрде. Шулай эшендә утырганда, бер түбәтәй тоткан ир-ат килеп керде дә:

Түбәтәйнең бизәге төшкән, тиз арада ямап бирегез әле, зинһар, - дип, мөрәҗәгать итте.

Айзиләнең шул вакыт аралыгында эшкә кулы өйрәнеп беткән. Биш минут эчендә өр-яңа түбәтәй кебек итеп ясап бирде ул.

Ир-ат әле бер түбәтәйгә, әле Айзиләгә күзен төшерде. Күктәге йолдызлар шулай атылдымы, күрәзәченең сүзләре чынга аштымы, тик бу кичтә Айзилә өчен яңа тормышка юл ачылды.

Минем исемен Рөстәм, таныш булыйк, - дигәч, Айзилә югалып калды.

Ир-егет аның белән исәнләшергә дип, Айзиләгә кулын сузды.

***

Бүген Айзилә белән Рөстәм Уфада тормыш итәләр. Икесе дә диндә. Малай белән кыз үстерәләр, шәһәр читендәге зур йортта торалар. Айзиләнең хыялындагы тормышы шушы булып чыккан инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100