«Хуш, кыз булып картайган яшьлегем» – ирдәүкәнең фаҗигале язмышы
Минзәлә татар дәүләт драма театрының «Сәхи(я)» премьерасына Рузилә Мөхәммәтовадан рецензия.
Минзәлә театры сезонын премьера белән япты. Халык шагыйре Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестена нигезләнгән «Сәхи(я)» драмасын сәхнәгә (кино)режиссер Александр Далматов куйды.
Театрга премьерага Фәнис Яруллинның туганы Сәүия Хәкимова, шулай ук, Фәнис Яруллинның Баулыдагы музее вәкилләре килгән иде. Сәүия Хәкимова спектакльдән соң Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Әсәрнең асылын җимермичә, язылганча куелуын ассызыклады.
- Александр Далматов тамашачыга «Кеше китә – җыры кала» (Мөхәммәт Мәһдиев), «Ай булмаса – йолдыз бар» (Туфан Миңнуллин) телесериаллары, «44нең май аенда» (Нурихан Фәттах) фильмы һәм Әлмәт театрында Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» повесте буенче куелган «Бер хыянәт тарихы» киноспектакле аша яхшы таныш. Соңгы 2-3 елда үзен иң актив кинорежиссер итеп күрсәткән Александр Далматовның бер зур плюсы бар – татар әдәбиятын яхшы белә һәм совет чоры әдәбиятыннан энҗе бөртекләрен тартып чыгара. Ул эзләп тапкан әсәрләр, очраклымы-махсусмы, барысы да көчле хатын-кыз образларын үзенчәлекле итеп ачып биргән әсәрләр.
Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повесте үз заманы өчен билгеле әсәр булган - автор Сәхия образы хатын-кыз язмышын яңа яктан ача. «Сәхи(я)» драмасы да бүгенге көн өчен көтелмәгән яңа образ һәм яңа сүз.
Спектакль аннотациясеннән: Кырыгынчы еллар. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң, яшь Сәхия исән калу һәм гаиләсен яклау өчен үзенең хатын-кызлыгыннан ваз кичә. Ул үз өстенә ир-ат җаваплылыгы алырга, кул көче белән эш итәргә мәҗбүр була - «Сәхи»гә әйләнә. Ул үткән юл – Татарстан авылыннан Себер нефть вышкаларына кадәр – үз-үзеннән качу, эзләнү, бәргәләнү. Әмма мәхәббәт аны асылына кайтырга, үткәннәрнең йомгагын сүтәргә, күптән онытылган яраларны актарырга һәм иске нигездә яңа йорт салыр өчен туган нигезгә юл тотарга мәҗбүр итә.
Сүз уңаеннан, Сәүия Хәкимова әсәрнең беренче вариантында финалда героиняның үлүен әйтте, әмма Фәнис Яруллин халык язучысы Аяз Гыйләҗев белән киңәшкәннән соң, әсәрен позитив финал белән тәмамларга карар иткән ди.
Александр Далматовның үз иҗади командасы бар – инсценировка авторы Алсу Хәбибуллин («Ай булмаса – йолдыз бар» телесериалын да бергә эшләделәр), рәссам Сәлимә Аскарова («Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакленең, «Кеше китә – җыры кала», «Ай булмаса – йолдыз бар» телесериалларының рәссамнарының берсе), композитор Миләүшә Хәйруллина («Кеше китә – җыры кала», «Кырык дүртнең май аенда» фильмнарын бергә эшләделәр). Минзәләдә куелган спектакльдә дә шушы фамилияләр күренә. Иҗади командада яңа кеше – режиссер Илнур Гарифуллин проектка хореограф буларак катнашкан. Сәхия җырын шагыйрь Булат Ибраһимов язган – аерым иҗат җимеше булып дөньяга чыгарга лаеклы һәм хаклы җыр. Беренче башкаручысы Миләүшә Шәяхмәтова аша, әлбәттә.
Александр Далматов нәрсәгә генә тотынса да, кино чыга – Минзәлә сәхнәсендә дә кинокадрлар күп булмаса да, бәлки, алары да видеорәт дип кенә аталадыр, ләкин режиссер сәхнәдән генә дә кино күрсәтте кебек. Урыны-урыны белән спектакльнең атмосферасы «Кеше китә – җыры кала» телесериалының кайтавазы булып та тоела. Спектакльне бер дә курыкмыйча «Кеше китә – җыры кала» телесериалы командасының яңа эше дип рекламалап була, миңа калса.
Караңгы сәхнәнең төп декорациясе – сәке. Ул сәке ат арбасы да (тәгәрмәчләр куелгач), йөк машинасы да (көпчәк тагылгач), кызны еракларга алып китеп баручы вагон да, клуб идәне дә һәм, әлбәттә, кино өчен экран да (артистлар күтәртеп куйгач). Әле тагын сәхнәдә тәрәзә дә бар – стена киселгән тәрәзә түгел, үзе бер аерым элемент. Тәрәзәнең урам ягы бизәкле йөзлекләр белән эшләнсә, эчке ягына ак пәрдәләр ябылган. Беренче пәрдәдә без балкып торган тәрәзәгә иш булган туку станогын да, тагын ниндидер кул эше станокларын күрәбез.
Гаилә башлыгы хатынын югалту ачысыннан аларны юк иткәч, гаилә җылысын саклаган шушы тәрәзә генә сураеп кала. Персонажлар дөньяга шушы тәрәзә аша карыйлар, дөньяга үз тәрәзәң аша карауның яхшысын да, яманын да татыйлар. Тагын көзге бар икән әле, борынгы йортларда була торган антиквар көзге гаиләдәге өлкән кыз Сәкинәнең ахирәте дә. Сәхнә читендәге диварларга төрле чор юлбашчыларының фоторәсемнәре эленгән – чөнки вакыйгалар билгеле бер вакыт кысаларында бара.
Шушы минималь декорацияләр арасында инде олыгайган Сәхия (Эльвира Хәйретдинова) яшьлек хатирәләрен барлый, үзенең асылы турында уйлана.
Мин театрга спектакль куярга чакырылган режиссерның эш сыйфатын яңа артист ачуы белән бәялим. Чакырылган режиссерларның килеп театрның әзер йолдызларын әвеш-түвеш китереп кенә спектакль куеп китүе ачуымны китерә. Александр Далматов Минзәлә театрында яңа йолдыз кабызып китте – Миләүшә Шәяхмәтованы дөньяга чыгарды. 4-5 еллап театрда эшләп нигәдер игътибар үзәгенә алынмаган Миләүшә барлык уйнамаганнарын бер спектакльдә чыгарды диярсең – яңа күлмәк сорап мыжыклап йөргән нәни кызны да, малайлар белән пыр тузып сугышкан ирдәүкә кызны да, тормыш арбасын тарткан үсмерне дә, гашыйклыгы кепка астында югалып калган яшь кызны да уйнады ул – бер дигән итеп уйнады. Карт Сәхияне дә уйный иде, әмма Далматов Сәхияләрне икегә аерган: карт Сәхия хатирәләр аша яшь Сәхияне күзәтә дә аннары сәхнәгә үзе чыга. «Хуш, минем кыз булып картайган яшьлегем» ди ул һәм яшь Сәхия сәхнә астына төшеп югала. Шушы сәхнә хакына Сәхияләрнең ике булуын кабул иттек.
Минзәлә театрының легендар актрисасы Рәзилә Муллина гәүдәләндергән Зәйнәп әби образы сокландыра. Бер караганда гөр-гөр килеп йөргән гади генә авыл карчыгы, икенче карашка дөнья зирәклеген үзенә җыйган йөзъяшәр әбекәй. Әтиләре сугышка киткәндә үз җаваплылыгына ышандырып алып калган ике кыз баланы якларга-сакларга көче җитмәве өчен борчылуын эченә сыйдырган карчыкның «кайтмаска мин китәм» дигән сүзләре иң каты бәгырьле тамашачының да күз яшен сыгып ук чыгармаса да, күңелен нечкәрткәндер. Сүз уңаеннан, быел Рәзилә Муллинаның юбилей елы: миңа калса, актрисаның юбилеена мондый роль - язмышның матур бүләге.
Сәхия сеңлесе белән бергә сәхнәдә кыз чагыннан алып гомеренең барлык чорын узган апасы Сәкинә дә бар бит әле. Менә аның гомерен режиссер ике актрисага бүлеп бирмәгән – Диләрә Зиннурова тулысы белән үзе уйный. Балачактан ук көзге тирәсендә бөтерелгән, алдануының чишелешен бердәнбер кәҗәне сатып авылдан чыгып качуда күргән, гаилә бәхете татый алмыйча картаеп барган Сәкинәне тулысы белән үзе уйный. Шул Сәкинә кайчандыр сеңлесен ташлап качса да, үзе дә сизмәстән картлыгында аңа бәхет бүләк итәчәк Сәкинә бит инде – финалда безнең ирдәүкәбез аның балалар йортында үсеп килүче малаен алып бәхетле була.
Минзәлә театрының «иң кәттә» артистларының берсе Рөстәм Зиннуров бу спектакльдә режиссер ассистенты булуы өстенә Сәхия өчен иң кадерле ике образны уйнады (массовкадагы образларыннан тыш) – Сәкинәнең ташланган малае Сережаны һәм матур яшьлеген кепка астына яшереп куйган Сәхиянең йөрәген уяткан Адонисны. Авылга кунакка кайткан ак кәчтүмле Адонис кыз күңелендә мәхәббәт очкыннары кабыза да бит, әмма егет кенә аның кыз булуын күрми, күрмәсә дә, җанын уятып китә.
Илдар Халиков башкарган Женя-Гайнан, Хафиз Хамматуллин башкарган өф-өф Насыйбуллин, Нәфис Гайфуллин башкарган авыл «бабнигы» Рәмзи рольләре Сәхияне ачарга булышып кына калмый, һәрберсе чор мозаикасына үз бизәген өсти.
Спектакльдә бөтен массовкаларны санап, 20гә якын артист уйный – труппасында 25-30 артист булган театр өчен зур сан инде. Һәр артистның 3-4 роль башкаруын да истә тотсак, костюмнар гына да күпме кирәк! Тәгәрмәч өстендә яшәгән театр директоры өчен баш авыртуы, кыскасы. Әмма Минзәлә театрына бүгенге халәтендә бу спектакль тәгаен кирәк иде – спектакльне Казанда көтәбез.