Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хуш, Горбачев»: Татарлар күңелендә ничек истә калдың?

Бүген Мәскәүдә, Колонналар залында, СССРның соңгы җитәкчесе Михаил Горбачевны соңгы юлга озаттылар. Ул Новодевичье зиратында, хатыны янәшәсендә җирләнде.

news_top_970_100
«Хуш, Горбачев»: Татарлар күңелендә ничек истә калдың?
Фото: www.gorby.ru

91 яшьлек Михаил Горбачевның дөньядан китүе гаҗәп хәл булмаса да, шушы көннәрдә бөтен дөнья «үзгәртеп кору» чорына әйләнеп кайткан кебек булды. Берәүләргә СССРның беренче һәм соңгы Президентын кабат сүгәргә форсат чыкса, икенчеләр аны сагынып искә ала. 

30 августта вафат булган Горбачев белән хушлашу дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелмәячәк дип алдан ук игълан ителде. Шулай да мәрасимне «Горбачев фонды» һәм Президент аппараты уздырган. Президент Владимир Путин эш графигы тыгыз булу сәбәпле, хушлашу мәрәсимендә булмаячак дип игълан ителде. 

Горбачев белән хушлашырга АКШ президенты Рональд Рейганның киңәшчесе Сюзанна Масси, АКШның Россиядәге илчесе Джон Салливан, Венгрия премьер-министры Виктор Орбан килгән. Матбугат чаралары мәрасимгә РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, җырчы Алла Пугачева, «Яблоко» партиясен оештырган Григорий Явлинский клигән дип яза. Журналистлар хәбәр итүенчә, Жириновский белән хушлашучылар саны күпкә артыграк булган. 

Бу уңайдан «Интертат» җәмәгатьчелек фикере белән кызыксынды.

Тарихчы-археолог, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов «Горбачев фигурасы» әлегә бәяләнеп бетмәгән» дип саный.

Альберт Борһанов

Фото: © Солтан Исхаков

Кемдер Горбачевны сүгә, кемдер мактый. Ул Советлар Союзын саклый алмагач, күпләр аннан канәгать түгел, ләкин ул күп халыкларга азатлык, демократия бирде, – диде Альберт Борһанов. – Ул заманда үзгәрешләр кирәк иде. Чынлыкта, илнең җимерелүендә Горбачев түгел, ә Ельцин гаепле. Горбачев илдә эчке үзгәрешләр ясап, илне саклап калмакчы иде, ләкин ахыр чиктә аныңча барып чыкмады. Күп милләтле зур дәүләттә каршылыклар барлыкка килде. Баку һәм Тбилисидагы вакыйгалар ил башлыгының йомшаклыгын күрсәтте.

Бер карасаң, илнең таркалуы әйбәт түгел инде. Икенче карасаң, милли республикалар ул вакытта ирек алып калды. Горбачев сәясәте Татарстандагы үзгәрешләргә этәргеч бирде. Республикабыз җитәкчелеге, демократиядән файдаланып калып, безне дөрес юлдан алып китте һәм төбәкнең үсешенә китерде.

«Горбачев фигурасы әлегә бәяләнеп бетмәгән. Киләчәктә тарих аңа үз бәясен бирер, – диде тарихчы.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков 1990 нчы елларда милли хәрәкәтнең үзәгендә кайнаган чорны искә алды.

Дамир Исхаков

Фото: © Салават Камалетдинов

Милли хәрәкәтнең иң югары ноктага күтәрелгән вакыты шул заманга туры килде. Без Горбачев эшләгән эшләр, сәяси вакыйгалар аша үттек, – диде Дамир Исхаков. – Билгеле, бу – каршылыклы шәхес. Ул башлап җибәргән «Перестройка» демократиягә китерде, һәм татарлар аннан кулларыннан килгәнчә файдаланды, ләкин шул ук демократия ахыр чиктә илнең таркалуына китерде.

Россиянең үсешенә дә шул чор йогынты ясады. Без хәерчелек аркылы да үттек. Галимнәр дөньясы бик авыр хәлләргә эләкте. Институтлардан айлар буе хезмәт хакы алмыйча яшәдек. Безнең халык, ачтан үлмәс өчен, бәрәңге утыртуга барып җитте. Андый заманнар да булды. Горбачевны бер яклы гына карап, уңай фигура дип кенә әйтеп булмый. Әлбәттә, уңай яклары – үзгәртеп кору сәясәте, демократия булды. Тискәре ягы – хакимияттән нәтиҗәле файдалана алмады, реформаларны тиешле дәрәҗәдә үткәрә алмады. Кытайдан аермалы буларак, безнең икътисад, чынлыкта, җимерелде. Икътисадны яңадан корганда тискәре тенденцияләр көчәйде. Шуның нәтиҗәләрен бүген күрәбез инде. Горбачев каршылыклы фигура.

Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002) Индус Таһировның да фикере белән кызыксындык:

Индус Таһиров

Михаил Горбачев – тарихка ныклап кереп калган, изге гамәлләр кылып яшәгән яхшы адәм иде. Мин аңа шундый бәя бирәм. Әлбәттә, аның эшчәнлегенә тулы бәя бирү җиңел түгел. Аның ялгышлыклары, хаталары да булды. ГКЧП вакытында ялга китеп нык ялгышты ул. Аңа эш урынында калып, халык белән эшлисе иде, – диде Индус Таһиров «Интертат» хәбәрчесенә.

Нәшир, танылган журналист Фәния Хуҗахмәт Михаил Горбачевны яратмавын һәм үлгән кеше турында начар сүз әйтергә теләмәвен белдерде.

Фәния Хуҗахмәт

Фото: © Рамил Гали

Шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Ибраһимов Горбачев турында китаплардан, матбугаттан укып кына күзаллавын әйтте.

Булат Ибраһимов

Фото: © Рамил Гали

Миңа калса, Татарстанның суверенитет алу сәбәпчесе Горбачев булды. Демократик реформаларны ул башлап җибәрде бит инде. Мин, аның хакимлек чорына эләкмәгәч, укыганнардан гына күзаллый алам, – диде Булат Ибраһимов.

Озак еллар сәясәтне яктырткан журналист, мөхәррир, 2007-2014 елларда «Шәһри Казан» газетасын җитәкләгән Мансур Мортазин Горбачев турында саллы гына фикерен җиткерде:

Горбачев – ул каршылыклы фигура. 2014 елда Кырым Россиягә күчкәч, аңа карата бик күп яман сүзләр әйтелде, сәясәттәге ялгышлары калкып чыкты.

Ул башта татар халкына да, гомумән, бөтен Җир йөзенә тынычлык алып килгән кебек тоелды. Моннан соң сугышлар, чит илләр белән дошманлык булмас, чикләр ачылгач бик рәхәт яшәрбез, дип уйлаган идек. Татарстанга да союздаш республика статусы бирелер, дип өметләнгән идек. Ул турыда сүзләр күп булды, шактый эшләр башкарылды. Татарстанга мөстәкыйльлек алырга 1991 елдагы «август путчы» гына комачаулады, диделәр.

Тоталитар режимнан соң шундый кешенең килүе бик шатлыклы вакыйга булып тоелган иде. Ул вакытларда халык сәясәт турында сөйләшә башлады, бөтен кеше сәясәтчегә әйләнеп бетте инде. Дәүләт Думасына ирекле сайлаулар килеп керде. Тиктомалга гына аңа Нобель премиясе бирелмәгәндер инде. Горбачев ГДРны Германиягә кушарга ирек бирде, Америкага ышанып, ракеталар санын киметте. Гомумән, ул Европа һәм Америка өчен бик күп яхшылыклар эшләде, ләкин үзебез өчен бик күп проблемалар китерде. СССР таркалуы белән килеп чыккан проблемалар зур авырлыклар китерде. Бик кызыклы чор булып алды ул, ләкин сәясәт – уйлап, үлчәп эшләнә торган эш шул. Бөтен ялгышлар соңыннан гына ачыкланды. Беркатлылыгыбыз белән бик күп әйберләребезне югалттык. Бу бик аяныч.

Бүгенге көндә Горбачевның сәяси ялгышлары ярылып ятканда, аның турында әллә ни мактау сүзләре әйтеп булмый. Шулай да, ул тоталитар режимны бетереп, халыкны иреккә чыгарды, сүз иреге бирде. Кешеләр үз фикерен курыкмыйча әйтә башлады, халыкның дөньяга карашы формалашты. Күпме генә теләгән булсак та, без коммунистлар партиясе белән алга – коммунизмга бара алмый идек. Ул бит – утопия, әкият. Бу дөньяда җәннәт беркайчан да була алмый, ул теге дөньяда гына бар.

Сәяси ялгышлары булса да, Горбачевка шәхсән үземнең хөрмәтем Ельцинга караганда зуррак. Мин, Ельцин илгә һәм СССРны таркатуга Горбачевка караганда күбрәк зыян китерде, дип саныйм. СССРны бетерү турындагы документка Ельциннар кул куйды бит. Анда Горбачевның имзасы юк. Ельцин аек акыл белән эш иткән булса, СССРны таркатканда, ичмаса, Кырымны Россиядә калдырган булыр иде, һәм без бүген бик күп проблемалардан азат булыр идек. Гомер буе ул Россиянеке булган һәм шулай булырга тиеш, – дип сөйләде Мансур Мортазин.

«Интертат»ның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә Горбачевка карата үз карашы белән уртаклашкан. Аның фикерләре җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Рәмис Латыйповның рөхсәте белән, без аларны биредә кулланырга булдык.

«Интертат» хәбәрчесе сораштырган экспертлар Михаил Горбачевны бертавыштан «каршылыклы, ләкин тарихи фигура» дип атый. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының, «Интертат» электрон газетасының һәм «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Михаил Горбачевның истә калган ун тарихи эшен санап чыкты:

1. «Үзгәртеп кору» дигән термин кертте.

2. Дин иреген кайтарды: «үзгәртеп кору»га кадәр Казанда 1 мәчет эшләгән.

3. СССРдагы халыкларга милли үзаңын кайтарды: Казанда ул вакытта 1 мәктәптә генә татарча укытканнар, тагын 1 мәктәптә татар сыйныфлары булган.

4. Сүз иреге бирде, «хәбәрдарлык» дигән термин барлыкка килде: репрессияләр турында ачыктан-ачык мәгълүмат бирү мөмкинлеге туды.

5. Аракыга каршы көрәш алып барды – шул чорда балалар тууы арткан һәм авыру балалар азрак туган.

6. Әфганстандагы сугышны туктатты.

7. Базар икътисады кертелде: эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде.

8. Тоталитар режимга чик куйды – дәүләт кешенең шәхси тормышына тыкшынудан туктады.

9. «Салкын сугыш»ны туктатты һәм ил чикләрен ачты: СССР халкы чит илләргә иркен чыгып йөри алу мөмкинлегенә ия булды.

10. Милли республикалар мөстәкыйльлек алды.

Рәмис Латыйпов

Аны бик нык тәнкыйтьлиләр инде, илне таркатты, дип. Минем бер дә тәнкыйтьлисем килми. Көч белән, мәҗбүри җыелган булганга таркалган – нык булса, таралмас иде. СССР гына түгел, шул рәвешчә төзелгән барлык илләр дә таралган.

Хәзер СССРны сагынып, Горбачевны сүгеп язалар язуын, әмма, ул чордагы демократик үзгәрешләрне яклап, урамнарга миллионлаган кеше чыкты. ГКЧПга каршы нинди митинглар булды? «Элеккечә калсын», «СССР саклансын» дигән, миллионлаган кеше чыккан митинглар бер дә булмады. Бар да демократия яклы иде. Берсенең дә кире ябылуга кайтасы килмәде.

Халык «тигез яшибез» дигән фикердә гомер кичерә иде: кешенең хезмәт хакы бертирә, бер рәвештә киенә, яши. Әмма, хәбәрдарлык барлыкка килгәнче үк, кешеләр белә иде – номенклатура башкача яши, хәтта һәр районда алар өчен махсус кибетләр бар. Казанда – ЦУМ кибетенең подвалы. «Гади кеше» дигән сүз дә шул чордан калгандыр – гади кеше, күпме генә акчасы булса да, анда керә алмый иде. Шулай ук дефицит товарларны – автомобиль генә түгел, модалы киемне дә алу «чират буенча» булды.

Әмма! Кыш буе ябылуда яшәгән малны урамга чыгарсаң, ул янып үлгәнче чаба. 70 ел буе ябылуда яшәгән халык та бу демократик үзгәрешләрне һич кенә дә кабул итә алмады. Ил тарихында беркайчан да булмаган ирекне бирергә теләгән «патша»ны кабул итмәделәр. Безгә «каты кул» кирәк шул – шатырдатып тоткан Иван Грозный, Сталиннар почетта. Һәрвакыт шулай булган ул – «крепостное право»ны бетергән Александр II дә үтергәннәр бит. Күпмедер ирек биргән Хрущевны да вакытыннан алда эшеннән сөргәннәр... Казак камчысы сорый кыйналган җилкәләр.

Эчкечелектән башы чыкмаган халыкны да «коры закон» кертеп кенә айнытып булмаячагын һич аңламаган Горбачев. Нәрсә генә эчмәде ул чорда халык! Көмешкә, брага – анысын әйтәсе-сөйлисе дә юк инде, аяк киеме кремнарына кадәр эчтеләр.

Горбачев чоры инфляция, дефицит һәм милли республикалардагы ызгышлар, агуланып үлүләр белән дә тарихка кереп калды.

Шулай ук аны «СССРны таркатучы» дип атыйлар.

Ә минем сорау бар – әгәр Горбачев СССРны таркатмаган булса, яхшырак булыр идеме? Хәбәрдарлыксыз хәзергә кадәр яшәсәк, Татарстан, дөресрәге ТАССР, яхшырак яшәр идеме?

Хуш, президент. Бүтән заманда, бәлки, бүтән илдә килергә кирәк булгандыр сиңа, – дип язган Рәмис Латыйпов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100