Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хур иттең син, Илдар!»: Сабантуйда аттан егылып төшкән егетне тәнкыйтьлиләр

news_top_970_100
«Хур иттең син, Илдар!»: Сабантуйда аттан егылып төшкән егетне тәнкыйтьлиләр

Башкортстанның Әбҗәлил районында Сабантуйда бер җайдакны аты егып төшергән. Ул үзенең хәле турында социаль челтәрләрдә сөйләгән. «Башинформ» шул хакта яза.

Илдар милли «ылак» уенында катнашкан булган. Бу уенда кәҗә тоту өчен көрәшәләр. Әбҗәлил районы командасы Баймак командасы белән ярышкан.

«Ылак – җәрәхәтләнү куркынычы була торган уен. Мин аны чын ир-атлар уены, дияр идем. Уен вакытында без Баймак районыннан килгән көндәшем белән кәҗәгә үрелдек, ул егылды. Ат мине бераз алга сөйрәп алып китте. Уен вакытында без барыбыз да экипировкадан идек, тездән өске өлеш хоккей калканы белән капланган. Шуңа күрә мин сау-сәламәт, травма юк, тырналган урын гына бар. Безнең команда миннән башка да 1нче урын алуга сөенәм», – ди Илдар.

Социаль челтәрләрдә исә җайдакны тәнкыйтьләгәннәр. «Аттан егылу – хурлык», – дип язалар. «Башкортлар кечкенәдән атта йөрергә өйрәнә. Дөрестән дә, элек бу – хурлык булган, хәзер чабышларның исеме генә калды. Иярдә утыра белмәсәң, менмәскә кирәк иде», «Аягыңны дөрес тыга белмәсәң, муеныңны тык», «Ыруны хур иттең», –дип бик тәнкыйтьләүчеләре дә бар.

Әмма моңа каршы: «Егылып карамаган, җайдак түгел», – дип язучылар да бар.

Сергей Кузнецов исемле җайдак «тәҗрибәле спортчы да ялгышырга мөмкин, бернинди куркыныч юк» дип яза. «Ат сөртенсә, нишлисең? Җайдак өчен нормаль хәл. Егылмаган спортчы юктыр дип уйлыйм», – дигән ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 май 2023
    Исемсез
    Егетне тәнкыйтьләгән кеше үзе егылмый гына уенда катнашып күрсәтсен. Күп сүз б.. К сүз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100