news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әбҗәлил районында Сабан туенда ат җайдагын таптаган

news_top
Әбҗәлил районында Сабан туенда ат җайдагын таптаган
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Әҗбәлил районындагы Әскәр авылында Сабан туенда ат җайдакны атып бәргән һәм таптаган. Бу турыда https://newsbash.ru хәбәр итте.

Ат чабышы вакытында җайдак егылып төшә. Ир-атның аягы өзәңгедә кысылып кала, ул имгәнгән булуы да ихтимал. Ат ярсый.

Әлеге хәлне тамашачылар видеога төшереп торган. Публикация авторы бәйрәмне оештыручыларны гаепли: җайдакка махсус кием бирмәгәннәр, инструктаж уздырмаганнар, дип саный. «Оештыручылар һәм җитәкчеләр закон буенча җаваплылыкка тартылырга тиеш. Катнашучыга тиешенчә инструктаж ясасалар, саклагыч кием бирсәләр, ул шунда ук җиргә егылыр иде, эленеп калмас иде», – ди бу автор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар