Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Xll Республикакүләм ифтар: 12 мең кеше – бер залда

news_top_970_100
Xll Республикакүләм ифтар: 12 мең кеше – бер залда
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быелгы Республикакүләм ифтар үзенең масштаблары, күптөрле күргәзмәләре һәм оешкан төстә үтүе белән истә калыр. 29 мартта «Казан Экспо» үзәгендә 12 мең кешене җыйган ифтар узды. Ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме исеме астында үтүе белән дә истә калды. Чарада 700 волонтер хезмәт куйды. Көчәйтелгән куркынычсызлык чараларын хокук саклау органнары тәэмин итте.

Шәһәр яны поездында бару – очрашулар, ихлас аралашулар белән күңелле булды! Биредә мөселманнар, «Казан Экспо» үзәгенә юл тотучылар танышлары белән күрешеп, кемнәрдер бер-берсе белән танышып, дөнья хәлләрен сөйләшеп бардылар. Бушлай рейслар билгеләнгән вакытларда оештырылды. 14.40 сәгатьтә булганында халык әллә ни күп булмады.

Ифтарга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килде. Республикадагы төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл, Россия Хаҗ миссиясе җитәкчесе Хизбулла Асуев, Катар Дәүләтенең Россия Федерациясендәге илчелеге 2нче секретаре Абдеррахмән бин Салех Әл-Кувари, Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Йылмаз Угур, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Исхаков, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бәйшәмбиев, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының 1нче секретаре Камол Давронов һәм башкалар катнашты.

«Чыннан да республика ифтары Халыкара дәрәҗәгә чыга. Биредә чит илләр вәкилләре дә очрый. Мәсәлән, шәхсән үзем Мисырдан, Ирактан мөселманнарны очраттым. Алдагы елларга катнашучыларның географиясен тагы да киңәйтәчәкбез», – дип бәян итте журналистларга интервью вакытында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ифтарга килгән халык өчен барлык уңайлыклар тудырылган иде. Волонтерлар су һәм пакетлар өләшеп тора. Су – авыз ачар өчен, чөнки вакыт кергәндә, халык әле туклану павильонында булмый. Пакетлар аяк киемнәрен салып куяр өчен исәпләнгән булды.

Илһам Шакиров исемендәге концерт залында ислам дине тәгълиматларына багышланган видеотасмалар тәкъдим ителде.

Авыз ачу вакыты кергәнче халык өчен бик матур программа әзерләнгән иде. Тик, ничәмә мең халык өчен тәгаенләнгән зур залда динамиклар начар булуы сизелде. Бәлки, аппаратура белән проблема килеп чыккан булгандыр...

Алга таба җәмәгатьчелек белән ахшам намазын уку оештырылды. Биредә «алма төшәрлек урын да юк иде» дигән әйтем бик хак булгандыр. Палестина халкы өчен, «Крокус Сити Холл» теракты корбаннары һәм Россия иминлеге өчен догалар кылынды.

Шулай ук ифтар чаралары кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте изге ай хөрмәтенә җәмәгатьчелек урыннарын иң матур бизәүгә багышланган «Нурлы Рамазан» конкурсына йомгак ясады. Конкурска Татарстанның төрле почмакларында 52 урын бизәлгән булган.

Республика ифтары хакында катнашучылар фикере нинди?

Биредә гаилә белән, балаларын да ияртеп килүчеләр хәтсез күренде. Үзем дә Татарстанның республика ифтарында беренче тапкыр булдым. Башка регионнар белән чагыштырганда, массакүләм ягыннан югарылыгын, хәләл сәүдә күргәзмәләренең бай булуын билгеләр идем.

Татарстанның Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф ага Ибраһимов:

«Беренчедән, без ифтарга мөселманнар җыелабыз, ихлас аралашабыз бергәләп. Безнең биредә күңел ачыла, киңәя, сафлана. Бу бик каты безгә кирәк! Бүгенгесе көнне динебез иркен сулышта, ләкин телебез «кысылган». Ә тел «кысылган» икән, рух та шундый ук хәлдә. Ифтар безгә рухны яңарту ягыннан да бик мөһим. Ел саен республикакүләм ифтарда Аксакаллар шурасы катнаша, алдан ук билетлар хәстәрлибез, әзерләнәбез».

Казан шәһәрендә яшәүче Артур һәм Светлана Заһидуллиннар гаиләсе бирегә уллары Азамат һәм Әхмәт белән килгән. Уллары 19нчы гимназиядә белем ала.

«Без ел саен гаиләбез белән ураза тотарга тырышабыз. Үзем уразага мәктәп елларыннан ук керәм. Дагыстанда үстем. Улларыбыз әлегә 1-2 көн тотып өйрәнәләр. Тормыш иптәшем белән балаларыбызга үрнәк булырга омтылабыз. Ислам дине, аның үзенчәлекләре белән таныштырабыз. Республикакүләм ифтарга 3 ел рәттән киләбез. Әлбәттә, быел халык аеруча күп. Шулай да күрәбез, барлык куркынычсызлык таләпләренә игътибар зур, тикшереп кертәләр. Шуңа иминлек өчен тынычбыз.

Монда башка диндә булган дусларыбызны, танышларны да очратабыз. Аларга да бу зур дини вакыйга бик кызыклы! Гомумән, быел Россиядә «Гаилә елы» да булгач, башкаларга да гаиләләре белән шундый матур чараларга йөрергә киңәш итәр идем», – ди Светлана ханым.

«Ураза тотарга тормыш иптәшем күнектерде. Бер авырлыгы да юк, менә 3 ел тотам», – диде гаилә башлыгы Артур әфәнде.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында хезмәт куючы Диана Гайнатуллина үзенең улы Ризван, әнисе Надия ханым һәм игезәге Русалина белән ифтарда катнаштылар. Әйтергә кирәк, Гайнатуллиннар бик матур, милли бизәкле киемнәрдән булулары белән җәлеп иттеләр. Аралашып алгач, ике игезәк Диана белән Русалинага бертөрле күлмәкләрен әниләре теккәнен, ә инде үзләре алар милли бизәкләр белән тулыландырганын сөйләде.

Ризван да бик актив, сәләтле егет булып үсә. Кечкенә булуына карамастан, догалар белүен исбат итте.

Актаныш районының Мөслимәләр берлегенең актив әгъзасы, «Ихлас гамәл» хәйрия үзәге хезмәткәре Илина апа Арсланова белән дә күрештек, сөйләштек. Ул үзе – яугир анасы.

«Әлһәмдүлилләһ, менә шундый зур изге вакыйгага, изге җомга көнендә Актаныштан килеп җиттек. Районның Мөслимәләр берлеге вәкилләре белән берлектә һәр ел саен безне оештырып алып киләләр. Махсус хәрби операциядә катнашкан, яраланып кайткан, мәрхүм булган, хәбәрсез югалган егетләрнең якыннары белән килдек. Безгә карата кайгыртучанлык күрсәтеп, автобус белән ярдәм иткән Актаныш җитәкчелегенә, мөхтәсибәтенә зур рәхмәт! Ифтарда логистика бик яхшы оештырылган. Күргәзмәләрне карап йөрибез, ниләр генә юк биредә! Үзебезнең кибетләрдә сатылмаган әйберләрне алабыз», – ди әңгәмәдәшем.

Актаныш районы делегациясе елдагыча районның имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә, оешкан төстә килде.

Махсус операция...

Биектау районыннан Рөстәм Танташев махсус операциядә катнашкан.

«Бик ошады! Эмоцияләремне аңлатып җиткерү өчен сүзләр җитми... Моңа кадәр мондый зур күләмле чараларда булганым юк иде. Махсус хәрби операциядә, Херсон фронтында хезмәт иттем. Әле яраланып кайттым, отпускыдамын. Операция уңышлы үтмәү сәбәпле, алга таба «списание» көтә мине... Аякта протез...» – ди ул.

– Херсон фронты иң «кайнар нокталардан» исәпләнә бит?

– Запорожье кебек, 50/50. Сапёр булдым. 1233нче полк составында, Днепрның ярын миналадык, дошман – ярның икенче ярында…

Рөстәм Наил улы Биектау районының Дөбъяз авылыннан. Гаиләле. Яу кырына киткәнче сак хезмәте оешмасында эшләгән. Мобилизация башлангач, үзе теләк белдереп киткән. Уразаны 5 ел чамасы тота икән. Махсус хәрби операциядә булган чакта да, никадәр кыен һәм авыр булса да, тотарга тырышкан. Үзе билгеләвенчә, дин аңа яуда рухи яктан ярдәм иткән. Һәрчак янында гарәпчә догалар белән талисманы да булган. «Казан Экспо» үзәгенә волонтёрлар һәм дин кардәшләре райондашлары белән килгән.

Хәрби темасы сәүдә күргәзмәсендә дә сизелде

Хәләл маркет форматында оештырылган сату күргәзмәсе дә күпләрнең күңеленә хуш килде. Монда Татарстанда җитештерелгән товарлар хакимлек итте, дию дә күпертү булмас. Азык-төлек тә, милли бизәкле хатын-кызлар өчен бизәнгечләр дә, кием-салым да төрле ассортиментта тәкъдим ителде. Хаклар чагыштырмача «тешләмәде», әмма бик арзан да булмады. «Сыйфатлы товар арзан булмый» дигән төшенчә дә игътибар үзәгендә торгандыр.

Шәхси эшмәкәр Рөстәм Мөбарәков билгеләвенчә, Казанның «СУХПАЙТОРГ» компаниясе төрле коры паёклар җитештерә. Товарлар хәләл, бик күп төр продукция тәкъдим ителгән иде. Россиядә хәләл коры паёклар җитештерә торган бердәнбер компания. Паёкларны, җитештерелгән азык-төлекне күпчелек аучылар, балыкчылар ала икән.

Коръән «эләктереп калу»...

Ахырда һәр катнашучыга «Казан басмасы» Коръәнен тараттылар. Әлеге Коръән уникаль шрифт белән бастырылган. Шушы исемдәге басма беренче тапкыр 1803 елда Азия типографиясендә нәшер ителә һәм мөселман дөньясында ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән беренче басма Коръән буларак тарих сәхифәләрендә теркәлгән.

Волонтёрлар берне генә алырга ярый икәнен әйтеп торсалар да, берничәне таләп итүчеләр дә, алучылар да табылды... Бер караганда, димәк, халыкның изге Коръән китабына ия буласы килә, укырга омтыла кебек... Ләкин, шул ук вакытта, һәр кешегә берне исәпләгәннәр икән, ике басма «эләктереп» калырга тырышу да дөрес түгелдер ул.

Ничек кенә булмасын, республикакүләм ифтар үз югарылыгында үткәрелде. Әлбәттә, мондый зур чара оештыру эшендә иң авыр йөк оештыручыларга һәм волонтерларга төшә. 12 мең кешелек агымны җайга салып, һәр мөрәҗәгать иткән кешенең соравына җавап табу, ярдәм итү дә җиңел түгел. Шулай да, волонтёрларның җитез эшләвен күпләр билгеләде.

Республика ифтарына карата тәнкыйть сүзләре дә, авыз ачарга килеп, узган елгы кебек нәфесләрен тыя алмаучылар да булмады кебек. Бәлки, узган ел кешенең ризыгын сумкаларга тутыручыларны, төшереп, матбугат чараларына чыгару да файда китергәндер.

Менә шулай, 12 мең кешене җыйган 12нче мәртәбә үткән республика ифтары тәртипле генә үтеп тә китте. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100