news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Химия-симия» һәм башкалар: Буа театрыннан Каюм Насыйри тормышына бер караш

Буа дәүләт театры «Каюм Беренче» спектаклен чыгарды. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында «Интертат» хәбәрчесе дә бар иде.

news_top
«Химия-симия» һәм башкалар: Буа театрыннан Каюм Насыйри тормышына бер караш
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Татар театрларында шәхесләребезгә багышланган спектакльләр вакыт-вакыт чыгып тора. Соңгы арада Камал театрында «Казанга Тукай кайткан» һәм «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл», Кариев театрында «Умырзая» (Рәшит Ваһаповка багышланган), Әлмәт театрында «Өзелгән көй» (Фәрит Яруллинга багышланган) спектакльләре һ.б. чыкты. ниһаять, Буа театры үзенең «Каюм Беренче» спектакле белән бу затлы исемлеккә кушылды.

Буа театрында «Каюм Беренче» документаль спектаклен төрле документаль-мәгърифәти проектлар буенча тәҗрибә туплаган режиссер Әминә Миндияр сәхнәләштергән. Бу аның Буа театры артистлары белән беренче эше. Пьеса авторы – журналист, музыкант Рәдиф Кашапов. Бу аның дәүләт театрында драматург буларак чыккан беренче спектакле. Заманында бу ике иҗатчы уртак проектларда байтак эшләделәр һәм менә алар Буа театры кысаларында берләшкән.

«Каюм Беренче» – Каюм Насыйриның тууына 200 еллык уңаеннан күренекле татар мәгърифәтчесенең тәрҗемәи хәленә заманча яшь кеше күзлегеннән бер караш. Төп урынны шәхеснең биографиясе алып торуын истә тотып, моны күпмедер дәрәҗәдә үзенчәлекле театраль байопик дия алабыздыр. Бу төрле театраль алымнар тыгызлап тутырылган тамаша түгел. Бу актер уенына басым ясалып, аның уены сценография, ут һәм музыка ярдәмендә көчәйтелгән җылы һәм ихлас спектакль.

Спектакльдә Каюм Насыйри «химия-симия»ләре белән вакыт буйлап сәяхәт итә алучы суперкеше итеп сурәтләнә, китапханәдә (белем мәгарәсендә) ХХ гасырның акыллы, белемле үсмере белән очраша – аның янына килеп чыга да, ике акыллы кеше рәхәтләнеп гапләшә. Әйе, Рәдиф Кашапов «бетәбез» дип йөрергә яратучыларга каршы чыгып: «Галиләр бар әле, аларга үсеп китәр өчен Каюмнар белән бәйләнеш кенә кирәк», ди. Ә шушы бәйләнешне булдыру өчен буыннар чылбыры кирәк, әлбәттә. Бу җәһәттән, Каюм Насыйриның берничә мәртәбә «Кара бетте» диюе игътибарга лаек – башта ул аны ясарга өйрәтә, азактан инде каләмен кесәсенә тыгып куеп, «эстафетаны» үз карасын булдырып халыкка хезмәт итәчәк, дәвамчысы булачак Галигә тапшыра.

Дөрес, бу ике буын кешесе ниндидер зур фәлсәфи темаларны куертмый, гәрчә гасырлар аша очрашкан Гали (бүгенге үсмер) һәм Каюм (мәңгелек галим) төрле темаларга аралашу гына түгел, төрле заман кешеләре буларак, бәхәсләшә дә алырлар иде – язучының фантазиясе генә җитсен. Әмма монда максат икенчерәк – Каюм Насыйриның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, юк, алай гына да түгел мәгърифәтче галим тормышы аша шул чор татар дөньясын күзаллау.

Каюм Насыйри шәхесе аша без Василий Васильевич Радлов шәхесенә дә, яшь Гаяз Исхакыйга да күз салабыз. Радлов белән әңгәмә аша мөгаллим-галим Насыйрины күрсәк, Гаяз Исхакый белән очрашуы аша язучы Насыйрины күрәбез. Шәриктәше (классташы) белән әңгәмәдә Исхакыйның тәрҗемәи хәле белән танышабыз. Спектакль дәвамында автор белән режиссер мәгърифәтче галимнең шәхси тормышына сак кына кагылып узалар – бер караганда аның мәрхүмә хатынын искә алган мизгелләр музыкаль тәнәфес кебек күренсә, икенче яктан Каюмның беренче булуы һәм беренче булуның авырлыгы турында нәкъ менә аның хатыны – Зөһрәсе әйтә.

Әсәрнең «Пушкин картасы» белән күрсәтеләсе күзалланып, Каюм Насыйриның фәнни һәм педагогик эшчәнлегенә басым ясалганда, аның үзен электр белән дәвалавы да, пылау рецепты да, цифрлар белән уйнаган башваткычлары да күрсәтелә – баланы җәлеп итә торган «химия-симия» инде бу Каюм Насыйриның үзе әйтмешли. Әйе, татарлык темасы бүгенге көндә мәдәният, әдәбият һәм дә өчпочмак белән чикләнеп барганда, авторларның Каюм Насыйри аша «химия-симия» дип стеналарны киңәйтергә тырышуы яхшы.

Спектакльдә күпмедер дәрәҗәдә интерактив дип саналырлык эпизод та бар: Радлов ак киемнәрдән балкып залның артыннан сөйләшә-сөйләшә төшә. Каюм да аны зал уртасындагы киңрәк урынга килеп каршы ала. Алар очрашалар да, сөйләшә-сөйләшә сәхнәгә үтәләр һәм сәке-сандык өстендә чәй эчәләр.

  • Спектакльнең визуаль ягы белән берничә рәссам эшләгән: рәссам-сценограф – Сәлимә Аскарова, костюмнар буенча рәссам – Исмаил Сафиулов, видеограф – Илшат Шәрифҗанов.

Спектакльнең сценографиясендә Каюм Насыйриның бар тормышы – аның барлык шөгыльләрен күрсәткән киштәле конструкция һәм белем сандыгы да, сәке дә, тылсымчы-фокусчы чемоданы да, пьедестал-күперчек тә булган зур агач тартма-сандык.

Гадәттә «тәгәрмәч өстендәге театр» буларак дан алган булса да, Буа театры Каюм Насыйрига багышланган һәм төп аудиториясе үсмерләр булачак спектакльнең сценографиясенә күләмле конструкцияләр ясаган. Артистларның барлык диалог-монологлары экран аша да тамашачыга килеп җитә тора.

  • Спектакльдә Каюм ролендә – Татарстанның атказанган артисты Илфир Солтанов. Гали – Тимур Шиһапов. Радлов – Вилнур Шәйхетдинов. Гаяз Исхакый һәм башка персонажлар ролендә – Ирек Гайнетдинов. Зөһрә – Руфина Хәмәтдинова. Әминә – Айгөл Хөснетдинова.

Премьерадан соң Казаннан килгән берничә кунак – автор Рәдиф Кашапов, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова, журналист Таңсылу Мостафина белән түгәрәк өстәл ясап, артистлар белән фикер алышып алдык. Биредә Миләүшә ханымның һәм автор Рәдиф Кашаповның фикерләреннән өзекләр китерәм.

Миләүшә Хабетдинова: «Бу спектакль күңелемә ятты. Мин инде театрлардан бизә башлаган идем – афишалар елау яки көлке белән тулып киткән иде. Рәдифкә рәхмәт әйтәсем килә. Каюм Насыйри елы республикада авыр барды, чөнки акчалар ел ахырында гына төшеп, шәхеснең түгәрәк датасы булган ел буш үтә. Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган чараларның «каймагын» сез чыгардыгыз – аңа лаек әсәр тәкъдим иттегез. Бу әсәр киләчәккә карый, совет буыны тамашачысына гына түгел, яшьләргә карый. Бу әсәр төзелешендә дә беленә, «химия-симия» дип ике хронотопта яшәтеп, киләчәкне үткән заман белән берләштереп конфликт тудырасыз – яшь буын шул заманга тиң булып каламы дигән сорау куеп карыйбыз. Сезнең «шаккатыризм» алымнарына таянмыйча эшләвегез ошады, үгет-нәсыйхәткә генә таянып ясалмавы да ошады...»

Рәдиф Кашапов: «Зур ышаныч белдереп бу әсәргә алынган Буа театрына, рәссм Сәлимә Аскаровага, музыкасын язган Йосыф Бикчәнтәевка рәхмәт. Үзем дә музыкант буларак, аның ничек эшләве миңа бик кызык иде. Әминә Миндияр белән 2018 елдан бирле эшлибез – татар бистәсе тормышын күрсәткән «Чаткылар»дан башлап бик күп документаль әсәрләр куйдык. Режиссер эшенә кысылмыйм – ул иң баш кеше. Тамашачы ничек кабул итәр икән дигән борчылу булды. Берникадәр вакыттан тынлык та урнашты, тамашачыда кызыксыну булды кебек. Каюм Насыйрины үз эшенә тугры булган, акча да эшли белгән, китаплар да чыгарган, гел «движухада» булган кешене күрсәтәсе килә иде. Материалны барлаганда да фәлсәфәгә түгел, бүгенге заман кешесенә кызык булганына игътибар иттем. Аның китапларын интернеттан бушлай ачып укырга була – мин аларны барлап чыктым. Шуңа да сәхнәдән яңгыраган мәгълүматның күпчелеге документаль...»

ххх

Спектакльдән соңгы фикер алышуда мәктәпләргә йөртү күздә тотылуына басым ясап, җыйнаграк сценография кирәк булу турында сүз булды. Бу темага азрак бәхәсләшеп тә алдык – әйтик, Миләүшә Хабетдинова, үзе дә студентлар белән театраль тамашаларда йөргән кеше буларак, спектакльне мәктәпләргә йөртү турында уйларга кирәклеген әйтте. Аны да аңлап була. Әмма мин башка фикердә. Мин артистларның мәктәпкә бер чемодан белән килеп кенә спектакль күрсәтеп китүен хупламас идем. Чөнки бүгенге балага сценографиясе эконом-вариант булган спектакль тәкъдим итеп, аның гайрәтен чигерү куркынычы тумасмы?

«Иң яхшысы – балаларга» дип кем әйткән әле? Ленинмы? Кем әйтсә дә, кайчан әйтсә дә, дөрес сүзләр инде. «Ярамаган тагын бала-чагага» дип кем әйткән? Анысы, ни кызганыч, безнең татар мәзәкләрендә татар агаеннан әйттерелгән сүз. Тозсыз сүз инде, мәзәк булса да. Театр татар агаеның тозсыз сүзенә карамыйча, «иң яхшысы – балаларга» дип яшәсен иде.

Балаларга затлы декорацияле затлы спектакльләр куйыйк. Балалар бу спектакльне театрга килеп карасын иде дигән теләк бар, әлбәттә, гәрчә күп очракта бу хыял гына булып калуын яхшы белсәк тә. «Каләмдә кара барында» җае табылсын иде – районнарда мәдәният йортлары эстрада артистлары җырлап китү өчен генә түгел ләбаса.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар