Хилаф җанисәп
2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар 600 меңгә диярлек кимегән. «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы, Габдулла Тукай премиясе иясе Вахит Имамов җанисәпкә анализ ясады. Тулы мәкаләне «Мәдәни җомга» газетасыннан укый аласыз, «Интертат» шул мәкаләдәге кайбер фикерләрне тәкъдим итә.
...Карагруһчы көчләрнең акыра-бакыра ялган сәясәт алып баруын күпләр алдан ук белеп тора иде. Ләкин, ни кызганыч, конгресс үзе уйлап чыгарган стратегия прокламацияләрен таратудан ары татар халкын яклап-саклап калу өчен зур гамәлләр кыла алмады. Бездә яңа сайт, яңа компьютер программасы уйлап табучылар чиктән ашкан, җанисәп вакытында татарлар теркәлү өчен аерым бер ниша ясап кую мөмкин иде ләбаса! «Без – татарныкы!» дип бугаз ярган бер генә театр да җанисәп алдыннан күрше Башкортстан, Удмуртия, Чувашстан, Мари Эл, Комиларга гастроль ясамады. Үзебезнең Язучылар берлеге идарәсенә адым саен Башкортстандагы әдипләрнең дүртәр-бишәр кешелек төркемнәр булып, барча районнар буенча таралуы турында чаң сугып тордык, әмма берлек ни Татарстан, ни Башкортстан буенча шушы җанисәпкә әзерлек буенча сыңар гына төркем дә юлламады. Мәгариф һәм мәдәният министрлыкларына да барча район һәм күрше республикалар буйлап милләтпәрвәр вәкилләрдән хасил «үгет-нәсыйхәт» төркемнәре озатырга, татар халкын җанисәптә катнашу һәм аның нечкәлекләрен аңлату буенча аерым чаралар үткәрергә иде, тик берни эшләнмәде. Без халыкны җанисәптән үзебез үк читкә этәрдек һәм ачы, зәһәр җимешен дә үзебез үк татып утырабыз.
Аеруча татар халкының үз теленнән йөз чөерүе бәгырьләрне телә. 10 ел дәвамында тагын 1 миллион татар үз телен югалткан. Бүген Татарстанның үзендә дә саф татарча итеп укый-яза белгән милләттәшләр саны 500 меңнән дә артмый. Тагын Башкортстанда гына нәкъ шундый ук сандагы саф татар саклангандыр. Ә Ленинград өлкәсе белән Санкт-Петербургта саф татарча сөйләшә һәм яза алучы 100 татар да юк, әле генә үзебез күреп кайттык. Ил буенча татарлар саны 600 меңгә кимегән, дигән тәкрарлауның сафсата икәнен төгәл чамалыйбыз. Ләкин татар бөтен ил буенча «өлкән агай» теленә күчеп бетсә, бөек Тукай, каһарман Җәлил шигырьләре, хөррият һәм бәйсезлек аларның төшләренә дә керә алмаячак. «Кол милләт карагруһчы бакчасындагы тирескә әверелә» дигән яман кисәтү чынлыкта да тормышка ашармыни?!