Хикәя язучылар юк диярлек, ә булганнары ни яза? (Сөяркә вә хыянәт)
Татарстан Язучылар берлегендә үткән утырышларның берсе турында вакытында язылмый калды. Әмма Кариев театры татар прозасы нигезендә инсценировка лабораториясе үткәрүе турында игълан итеп, катнашучыларны кат-кат чакырып бөртекләп җыйганны күргәч, әлеге утырыш искә төште.
Хикәя жанрына багышланган утырыш язучы, «Акчарлак» газетасының баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев инициативасы белән оештырылган. Утырышны танылган язучы, Берлекнең проза остаханәсе җитәкчесе, Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов алып барды.
Камил Кәримов: «Хикәя жанры үги балага әйләнеп бара. Элек ул һәр язучының язмышын, кыйбласын билгели торган жанр иде. Безнең әдәбият тарихында күпме язучы исеме булса (шагыйрьләрне кертмичә), һәммәсе үз иҗатын хикәя белән башлагандыр. Хикәя – ул әдәбият әлифбасының әлифедер. Шушы беренче хикәядә аның язучы була алуы-алмавы сыналадыр. Элек «Идел» альманахы чыгып килә һәм аның иң кызык өлеше хикәяләр була иде.
Тыныч кына яшәп ятканда, язучыбыз Алмаз Гыймадиев: «Нигә хикәя жанры турында сүз чыкмый беркайда да?» – диде. «Мин белгәннәрдән генә дә хәзер 10 кеше ыжгырып хикәя яза», – ди. Бүгенге утырышның инциаторы, коткысын таратучы – Алмаз Гыймадиев. Чынлап та, хикәя турында сөйләшергә кирәк. Хикәя язарга өйрәнә алмаган кеше повесть та яза алмый, пьеса да яза алмый. Хикәя – кыска сюжетлы, кечкенә күләмле әсәр. Бик теләсәң, хикәяләрне пьеса да итәргә була, хәзер хикәялек материалны повесть та, роман да итәбез. Шуңа күрә хикәя жанрына җитди жанр дип карыйбыз.
Безнең «Яшь ленинчы» дигән газета бар иде. Анда хикәяң чыкмаса, үзеңне язучы дип саный алмый идең. Ә «Идел» лагеренда оештырылган семинарларда хикәячеләрнең иҗаты тикшерелә иде. Бүгенге сөйләшүгә дә җитди карыйк. Минем башлам сүзе шушы».
«Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев: «Киләчәктә безнең хикәя язучылар бөтенләй булмаска мөмкин. Хикәя жанрын үлеп баручы... үлгән дип тә әйтеп булмый... үлеп баручы дияргә мөмкиндер, чөнки «Казан утлары» журналының алдагы номерларын планлаштырганда хикәя жанры белән гел проблема килеп чыга. Юк хикәя! Повесть та бар, романнар да бар, хикәя юк! Ә бит журналны төрләндерәсе килә.
Элек «Яшь ленинчы» газетасында «Яшь хикәячеләр клубы» эшли иде. Аның беренче рәисе Газиз Мөхәммәтшин булды. Аннары бу эшне Нурихан Фәттах үз өстенә алды. Айга 1 мәртәбә редакциягә килгән хикәяләр анализлана иде. Ул чын мәгънәсендә дәрес иде. Без балаларның иң авырткан урын – тема таба алмыйча интегә идек. Нәрсә турында хикәя язарга икәнен башыбызга да китерә алмый идек. Нурихан Фәттах бик матур итеп аңлатты. Нәкъ шул вакытта ай өстенә луноход төшкән иде. «Хикәя язарга тема күп – оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыскадан алып, айга төшкән луноходка кадәр бөтен темага да язарга була», – дип җавап бирде ул. Анда, хикәядә бер генә вакыйга булырга тиеш, дигән сүз булды ул сөйләшүләрдә. Бер вакыйгага ябышып яту безнең кулны да тота иде. Бүген дә мин сездән җавап көтәм: хикәядә бер генә вакыйга булырга тиешме? Бәлки, берничә вакыйга бер төп вакыйгага хезмәт итәргә тиештер? Сораулар күп. Кереш сүзем шул булды».
Камил Кәримов: «Тема табу тәҗрибә белән килә, тәҗрибә арткач, тема да табыла башлый. Монысы – аксиома. Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларында иң беренче булып «Яшь ленинчы» һәм «Ялкын» дигән әдәби матбугатта чыккан хикәяләргә күзәтү була иде. Китапларда чыкканнарына вакыт та калмый иде. Шушы 2 матбагадагы әсәрләрне анализлау чыгышның иң кызык җире була иде. Хәзер Тәнкыйть секциясенең дә «бисмилласын» ишетәсе килә».
«Ул хикәяләр тормыш-көнкүрештә булган хәлләрне сөйләп чыгуга кайтып кала»
Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов: «Хикәя жанрының бүгенге торышы турында сөйләшү бик кирәк – бу мәсьәләне мин, һичшиксез, хупладым. Без әдәбиятка килгән прозаикның иҗатын хикәядән башлавын, хикәядән соң гына повесть, роман кебек зур жанрга мөрәҗәгать итүен беләбез. Заманында әдәбиятчылар, әйтик, Фәрваз Миңнуллин һәм башкалар, бу жанр торышы турында борчылып язганнар.
Мин утырыш алдыннан «Акчарлак»та басылып чыккан 6 хикәяне сорап алдым, «Казан утлары»нда басылып чыккан хикәяләргә дә күз төшердем. Әйбәт хикәячеләребез бар, дигән нәтиҗә ясадым. Мине сөендергәне – алар яшьләр арасында да күзәтелә. Шул ук вакытта профессиональ язучы хикәясе һәм һәвәскәр язучы хикәясе була. Әдәбиятчының максаты – чын хикәя жанры таләпләренә туры килгән әсәр белән булган вакыйганы сөйләп чыгучы әсәрен аера белү һәм укучыга җиткерә белү.
Ябык әдәби конкурска нәтиҗә ясаганда да: «Хикәячеләребез сөйләү белән мавыга», – дип әйтеп куйганмын. Вакыйганы матур итеп, минем җаныма үтеп керерлек итеп сурәтләп бирү җитеп бетми. «Акчарлак»та басылып чыккан хикәяләрне карап чыккач, фикерләремне гомумиләштереп мондый нәтиҗәгә килдем: ул хикәяләр тормыш-көнкүрештә булган хәлләрне сөйләп чыгуга кайтып кала. «Массачыл әдәбият» дип әйтәбез – сюжет борылышларына әһәмият биреп, укучы күңелен җәлеп итеп, теге яки бу кеше белән булган хәлне «Аһ, ничек кызганыч» дип, «Карале, мондый хәлләр дә була икән» дип әйтерлек итеп уйнатып, кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләрне сөйләп чыгу белән мавыгу өстенлек итә кебек тоелды.
Мәсәлән, бер авторның «Буйдак» дигән хикәясендә тол калган ирнең дусты белән санаторийга баруы сурәтләнә. Әсәр укучыны монда ялгызлар, сөяркәләр турында дип кызыктыра. Әмма бу хикәя белән укучыга ни әйтергә тели –гыйбрәт бирәме, әхлакый тәрбия бирәме, әллә тормыш-көнкүрештә була торган хәлләрдән сакланырга кирәклеген кисәтәме, дигән сораулар читтә кала.
Икенче бер хикәядә, ире командировкага киткәч, хатын янына күршесе керә дә ирнең аспиранткасы белән чуалуы турында һәм бергә командировкага китүләрен әйтә. Бу хатын балаларын күршесенә калдыра да ире янына башка шәһәргә оча. Ресторанга кереп, ире каршысына килеп утыра һәм: «Әйт, минем белән кайтасыңмы – бер сүз», – ди. Ире, гаиләне таркатырга теләмичә, хатыны белән кайтып китә. Хикәя тәмам! Автор тормышта булган яки булырга мөмкин булган хәлне сөйләп кенә чыккан. Анда геройның характер үзенчәлеген тотып алу, күңелгә сеңдерерлек итеп сурәтләүне сизмәдем. Ягъни, автор укучының «кытыгында» уйный, сөяркә темасы кызык булганга, укучы аны укый. Әмма күп тапкырлар кабатланган сөяркә темасына яңалык алып киленмәгән.
Миңа ошаган бер хикәядә «Лексус» машинасында авылга кайтып төшкән бай сурәтләнә. Алар кайтып җиткәндә, әниләренең өйләре яна – ә өйдә бала. Ир дә, хатын да өйгә керергә курка. Кызның яшь вакыттагы егете баланы коткарып алып чыга. Монда зур яңалык та юктыр. Автор шушы йорт яну аша бу кешеләрнең әхлаксыз йөзен, яшәешебезгә үтеп кергән утны күрсәтә.
Без кайчакта массачыл әдәбият әсәрләренең күпләп язылуына да борчылабыз. Әмма мин, андый әсәрләр язылсын, дип әйтәм. Аларның үз укучысы бар һәм алар әдәп-әхлакка тарта. Ул әсәрләрне укыган укучы икенче көнне профессиональ язучы язган көчлерәк әсәрләрне дә укыячак, Алла бирсә».
Камил Кәримов: «Монда төп мәсьәлә – укучы бит инде, әйеме? Төп укучы – хатын-кыз. Потенциаль укучы – хатын-кыз. Шуңа кызларыбызның язуы бик кирәк. Алар кемгә язарга кирәген белә. Алар технологияне белә. Иң мөһиме – үзәктә хыянәт темасы...»
Әлфәт Закирҗанов: «...алгы планда».
Камил Кәримов: «Андыйны ирләргә язарга ярамый. Хатын-кыз язса гына. Миннән интервью алганда: «Камил абый, хатыныңа хыянәт иткәнең бармы?» – дип сорау бирәләр...»
Әлфәт Закирҗанов: «Син «юк» дидең инде...»
Камил Кәримов: «Димәдем шул. Телевидениедә бөтен дөньяга шау итеп әйттем: «Хатыныма хыянәт иткәнем юк», – дисәм, дуслар көләчәк, «Хыянәт иткән идем шул», – дисәм – өйгә кайтасы бар», – дидем».
Иң зур трагедия – укучы табу. Укучы ул – тираж дигән сүз. Әгәр хәзер моннан 40 ел элек яшәгән һәм киткән язучыларыбыз әйләнеп кайтса, безнең сүзләрне ишетсәләр... проза 15-25 мең тираж белән чыга иде, шигърият 1200-1500 иде. Хәзер алар тигезләште, бу – укучылар кытлыгыннан. Шуңа, хатын-кыз күбрәк язсын, дигән уйда мин үзем».
Халык шагыйре Газинур Морат: «Мин дә 1-2 сүз әйтимче. «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Ялкын» журналыннан башлау кирәк иде. Фарыз хәтта. Без шушы ике басманы укып үстек. Анда әдәбият басыла иде һәм сыйфатлы әдәбият басылган. Ул безнең телне дә ачкан һәм, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә образлы фикерләргә дә өйрәткәндер. Ул басмаларда әдәби әсәр бастыру – язучы өчен дан-дәрәҗә иде. Әсәрең «Казан утлары»нда чыгарга, боларда чыкмаска мөмкин – планка бик югары иде. Без анда бер шигырь бастырсак та кош тоткан кебек йөри идек. Балаларны тел, әдәп-әхлак җәһәтеннән тәрбияләргә тиешли ике басма нигәдер соңгы... ничә ел дип әйтим икән...»
Камил Кәримов: «15-20 ел бар инде».
«Балалар матбугаты нишләп әдәбияттан баш тартты?»
Газинур Морат: «...шушы ике басмада бернинди әдәби әсәр бастырылмый. Юк әдәби әсәр! Мин моны гел кабатлыйм. Язып та чыктым. Нигә икәнен дә аңлатмыйлар. Шуның аркасында балалар өчен язылган әсәрләргә – проза булсын, шигырь булсын – коточкыч кытлык. Татарстан китап нәшриятында озак эшләдем – җыеп чыгарырга балалар өчен заманча әсәрләр гомумән юк! Елга 5-6 китап чыга бугай инде. Бала каян укырга тиеш? Без бүгенге көндә шундый коточкыч аяныч хәлдә. Шул басмаларда безнең укучы тәрбияләнә бит инде. Милләтнең киләчәге шушында. Нишләп шундый хәл булды? Нишләп баш тарттылар әдәбияттан? Без бит аңа әдәбият булганга күрә генә языла идек».
Камил Кәримов: «Базарга күчүнең бер көзгесе инде ул».
Журналист Рузилә Мөхәммәтова: «Ул чакта мин «Сабантуй»да эшләгәнгә күрә җавап бирә алам – яхшы әсәрләр килүдән туктады. Язучылар балачактагы хатирәләрен язуга күчте. Безнең җүнле әсәрләр язылмый икән, начарны биргәнче, бирүдән туктыйк, дидем. Юк икән, димәк – юк!»
Камил Кәримов: «Ул язучыларны үзе үстерә торган матбугат иде. Гонорарлары да шәп иде».
Рузилә Мөхәммәтова: «Мин белгәндә әсәрләр дә, гонорарлар да әйбәт түгел иде инде...»
Камил Кәримов: «Базарга кереп барган чак... Сүзнең җелегенә кайтабыз. Очрашуның инициаторы Алмаз Гыймадиев иде, ул – үзе хикәяче. Алмаз Гыймадиев – үзе бер мәктәп ул!»
«Безнең 60-70 яшьлек яшь авторларыбыз да бар»
Алмаз Гыймадиев: «Бу җыелу күптәннән килгән уйлар иде. Без элек язучыларны газета-журналлардан һәм китаплардан укый идек – басылса, ул язучы! Соңгы елларда бер кызык әйбер күзәтелә – кызыклы гына әсәрләр социаль челтәрләрдә күренә башлады. Утырасызмы икән аларда... Хикәяләр күренә... бәлки, алар хикәя булып та җитмәгәндер, ләкин укыла. Аны укучылар берсеннән берсе күчереп тарата. Бу схема барыбызга да таныш. Шундый бер кызыклы һәм борчулы момент килеп туа. Без теләсәк-теләмәсәк тә, андый әсәрләр укучыга барып ирешә.
«Акчарлак» газетасы 35 мең тираж белән атнага 1 мәртәбә чыга. Социаль челтәрләрнең берсендә 120 мең язылучы бар. Газетада хикәяләр рубрикасы бар. Яшерен-батырын түгел, өстә зур җаваплылык – үзебез фильтр аша уздырып, зур тираж белән хикәяләр таратабыз.
Камил абый «үзешчән язучылар» дип әйтергә кушмады, «яшь авторлар» дияргә кушты. Безнең 60-70 яшьлек «яшь» авторларыбыз да бар. Хикәяләр күп килә һәм алар укыла. Нигә боларны гына бирәсез, дип шик тумасын өчен, классик язучыларыбызны да бирәбез – Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин әсәрләре даими чыга. Фаил Шәфигуллинны күп бирдек. Халык яратканнарының берсе бер төшеп калмады шикелле.
Яшь авторларны нинди критерийлардан чыгып сайлавыбызны аңлатам. Даими рәвештә анкета чыгарып, укучыларыбыздан нәрсә укырга теләүләрен сорыйбыз. Бу анкетаның бер блогы хикәяләр турында да була. Бер елны 15 мең анкета алдык, бу инде һәр ике укучының берсе язган дигән сүз. Хикәяләр блогы шулардан чыгып төзелә. Димәк, без укучыларның теләген канәгатьләндерәбез булып чыга.
Икенче яктан сорау туа – без шул рәвешле укучыларыбызның зәвыгын бетермибезме? Чөнки арада хикәя үк булып җитмәгәннәре дә бар. Бәлки, жанрның исемен үзгәртергә кирәктер. «Булган хәл» дип, «кыйсса» дип... Бәлки, мастер-класслар уздырырга кирәктер. Бәлки, җыентыкларын туплап чыгарырга кирәктер. Мин хәзер төгәл тәкъдим белән чыкмыйм, ләкин шундый кешеләр барлыгын без белеп торыйк. Әлфәт абый сүзен куәтләп шуны әйтәсем килә – аларның укучылары бар гына түгел, аларның укучылары күп. Кайберләренең укучылары профессиональ язучыларга караганда бик күпкә күбрәк. Хәтта районнарга чыкканда, китапханәләргә кереп: «Кемнәрне укыйсыз?» – дип сораштыру да үткәрәсе килә. Мин кемнәрнедер үпкәләтмәс өчен беркемне дә фамилияләп телгә алмыйм, гади халык арасында дип әйтик инде, зур әдипләребезне белми торган кешеләр бар».
«Акчарлак» газетасын гамәлгә куючы Рузилә Сафина: «Бүгенге көндә мин белгән кешеләр арасында үз китапларын 500 данә генә чыгарып өйдә яткыручылар бар. Саталмыйлар. «Укып кара әле», – дип, миңа бирделәр. Мин андый очракта: «Алмаз Марсовичка бирәм, ул ошата икән, «шундый китап чыкты» дип, реклама рәвешендә бирә алабыз», – дим.
«Ни өчен балалар китап укымый?» – дигәч, Газинур Морат: «Балалар өчен кызыклы әйбер юк», – диде. Мин моның белән 100 процент килешәм. 5 яшьлек онык белән Татарстан китап нәшриятының китап кибетенә кердек. Карап йөрибез, «неинтересно» ди. Аннары космос турында китап табып, башыннан ахырына кадәр шуны карады. Менә сез, балалар язучылары, утырасыз бит инде, кызык итеп язып булмыймыни? Серияле китаплар, мәсәлән...»
Нурия Сәйяр: «Китабым 1 елда сатылып бетте. Нишләп алай дип әйтәсез? Алай дип әйтмәгез!»
Рузилә Сафина: «Без китап кибетенә кереп, китап тапмаганга гына әйтүем».
Газинур Морат: «Мотивация юк».
Нурия Сәйяр: «Китап чыккач, 10.000 сум акча бирделәр».
Рузилә Сафина: «Татарстан китап нәшрияты дәүләт акчасына никадәр китап чыгара! Ә ни өчен авторга 7 китап та 10 сум акча бирәләр? Нишләп сез моны күтәрмисез? Язучы ничек яшәргә тиеш?»
Камил Кәримов: «Акчарлак»ның бәхете шунда – потенциаль укучы сезнең кулда. Бөтен өмет сездә».
«Бер хикмәт – сатирик хикәяләрне беркем дә язмый»
Язучы, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин: «Өйдә утырып кына без яхшы әсәрнең нинди булуын һәм дөньяның кайда барганын белеп бетермибез. Шуңа күрә шулай очрашып сөйләшергә, аралашырга һәм, бер-беребезне рәнҗетмичә, матур итеп тәнкыйтьләргә кирәк.
«Буыннар алмашыну» дигән фикер бар бит инде – бер буын килә, бер буын китә. Жанрлар арасында да алышыну бар икән. Үткән гасырның 50нче-60нчы елларында романнар «котырды». Атилла Расих, Гомәр Бәширов, Ибраһим Гази, Нурихан Фәттах һәм башка романистлар язды. Романчылар китеп баргач, үткән гасырның соңгы унъеллыкларында повестьлар китте: Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Хәсән Сарьян һ.б.
Ниһаять, без хикәягә килеп җиттек. Димәк, хикәянең сәгате суккан. Хикәя турында сөйләшергә кирәк, аны күтәрергә кирәк. Хикәяләр турында сөйләшү була, дигәч, мин кайбер хикәяләрне карап чыктым. Хикәябез үлеп бара, дип зарланырга ярамый, булганына канәгать булып, тәм таба белергә кирәк. «Казан утлары»ннан Шәмсия Җиһангирова, Нәзифә Кәримова, Илдар Низамов, Амур Хан хикәяләрен укыдым. Илдар Низамов сюжет төзү белән мактана алмаса да, теле бик матур, тәмләп сурәтли. Амур Фәлах хәзер үзен Амур Хан дип җибәрде инде. Батулла да 2 хикәясен бастырган. Әҗем хан турындагы хикәясен рәхәтләнеп укыдым. Ринат Мөхәммәдиевның да хикәясе басылган, аңа әлләни «сикереп төшмәдем». Ркаил Зәйдулланың «Кани калды Нишапур» хикәясен укыдым. Сюжетның әлләни конфликты юк, ләкин теле бик матур: татар, мишәр, чуваш сүзләрен кыстырып, үзенә күрә матур яңа тел тудырган. Безнең бик яхшы хатын-кыз язучыларыбыз бар – Айгөл Әхмәтгалиева, Рәмзия Габделхакова.
Хикәяләребез бар, ләкин бер хикмәт – сатирик хикәяләрне беркем дә язмый. Сатирага да игътибар итик әле. Хикәя язу өчен аның бер детален табарга кирәк – аннары үзеннән үзе «ишелеп төшә» ул. Үстерә башлагач, деталь үз ишләрен таба. Әлбәттә, зарланырга да кирәк, югыйсә тамагы тук кеше шикелле борчылмый башларбыз. Эзләник, бер-беребезне укыйк. Очрашып-сөйләшеп, аралашып яшик».
Филология фәннәре докторы Венера Макарова: «Күпчелек хикәяләрдә фокуста иҗтимагый-социаль фон юк дәрәҗәсендә. Әмирхан Еники, Фаил Шәфигуллин, Газиз Мөхәммәтшиннарны искә төшерсәк, «тешле» хикәяләр. Басым көчлерәк булган саен сатира нечкәрәк, диләр инде. Бәлки, күп нәрсә тыелмаганга сөйләп бирү бардыр, фикерне әйтеп биргәч, аның кызыгы бетә. Зөлфәт Хәкимнәрдә булган усал иронияле хикәяләр хәзер күренми. Җәмгыять һәм шәхес каршылыгы күренми. Безнең татар халкы җор телле бит. Традицияләр бик бай. Элек чит герой авызыннан булса да әйттерү бар иде. Хәзер җәмгыять-шәхес мөнәсәбәтләре турында борчылу урынына «йөзен» югалткан шәхес кенә калды. Без җәмгыятьтә әле махсус операциягә кадәр барган «моргенштернлаштыру»ны тәнкыйтьли алмыйбызмы? Ни өчен массачыл культурадагы кайбер күренешләрне тәнкыйтьләү юк? Әллә без шундый җәмгыять белән канәгатьме? Әллә «нарцисслар җәмгыятенә» әйләндекме? Без шушы абсурд тормыштан канәгатьме?»
Камил Кәримов: «Зөлфәт Хәким элек «Чаян»нан чыкмый иде. 3 хикәясен рәттән бастырган чаклар булды. Шуннан 2-3 елга югалды бу. Күрешкәч: «Ник язмыйсың?» – дим. «Чаян» һаман чыгамыни әле?» – ди. Чөнки ул пьесалар яза башлады. Кеше өчен хикәя жанры вагая башлый. Хәзер юмор-сатира белән сәхнәгә чыгып, бер мәзәктән сюжет ясап, тамашачыны көлдерәләр. Язучының шуннан соң язудан гайрәте чигә, сәхнәдәгеләрдән соң язучының катнашуы да кирәк түгел, алар «билдән түбән һәм югары» белән уйныйлар, тамашачы канәгать. 90нчы еллар кайталмый инде, кайтса да, ямьсез кайтачак.
«Казан утлары»нда «Печән базары» дигән сатира конкурсы оештырган идек. Шулкадәр күп килде әсәрләр. Ни өчен килде? Ул вакыт гонорарлар да әйбәт иде. Хәзер кайбер әйберләрне буш вакытың булса гына язасың. Элек бер хикәягә 75 сум гонорар алдым – минем 1 айлык хезмәт хакы диярлек иде. 100 сум хезмәт хакымның салымнарыннан соң шул чама калгандыр. Әле конкурста җиңгән өчен премия дә бирделәр. Әз генә булса да көрәясең, дөньяга башкача карый башлыйсың. Бөтен нәрсә дә акчага корылмаган, дия алмыйсыз.
Әдәбиятны саклап калу йөзеннән, бүгенге хикәячеләрне исәпкә алып, җыентыгын чыгарырга кирәк. Арзан булсын өчен йомшак тышлык белән дә ярый. Чит илләр, дибез, Европада «айти-пространство»ларга әллә кайчан күчсәләр дә, кәгазьне югалтмыйлар. Без, нишләптер, бетүгә барабыз. Сөенә-сөенә үзебезне бетерәбез. Җыентыкның яхшы ягы нәрсәдә, дисәгез, анда катнашкан яшь язучы үз әсәрен тегеләрнеке белән чагыштыра ала. Монда җүләр язучылар юк, үзенең нинди дәрәҗәдә язганын шунда ук аңлый».
Нәҗибә Сафина: «Хикәя жанры турында сөйләшү булгач, килдем мин дә. Хикәя – ул кыска һәм үтемле, актуаль жанр. Мин: «Әле хикәя жанры турында сөйләшү булмады», – дип әйтер өчен торып бастым. Мин иң актуаль жанр булган документаль хикәяләр турында бәйге игълан ителгәндер, мин дә катнашыйм әле, дип килдем. Хикәя жанры тормыштан тыш була алмый. Ә безнең язучылар тормышның икенче ягында яшиләр икән. Тормыш үзгәрде бит! Хикәя нигә кирәк? Тормышны үзгәртер өчен! Яхшыртыр өчен! Нигә хикәя юк? Чөнки без тормыштан тыш яшибез».
Язучы, әдәбият галиме Фәрит Яхин: «Безнең татар әдәбиятында уңышлы иҗат итәләр дип уйлыйм. Романтик әсәрләр дә, реалистик әсәрләр дә бар. Зур хикәяче бар дип, әлегә, бәлки, әйтеп тә булмыйдыр. Булыр дип уйлыйм. Мин шундый фикердә торам – иҗат иткән кешенең әсәре халыкка ирешергә тиеш һәм аның ирешүе бик әйбәт. Матбугат аны ирештерергә омтыла. Матбугатка рәхмәт!»
«Хикәянең параллель бара торган икенче катламы булырга тиеш»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова: «Нәрсә ул хикәя? Бүгенге көндә ул нинди булырга тиеш? Безнең яшь язучылар... яшь ягыннан гына яшь түгел, яңа яза башлаган кешеләр хикәя нинди булырга тиешлеген белми. Бүген бик әйбәт сөйләшү булды, кемдер тәнкыйтен дә әйтте, кемдер теориясен дә бирде. Күп кеше хикәяне хикәят һәм кыйсса белән бутый. Әле редакциядә эшләгәндә дә: «Бу – хикәя жанры таләпләренә җавап бирми», – дисәң, «Бу бит – булган хәл, күршем белән булды», – диләр. Ләкин бит хикәя бер генә «каптырмалы» булмый, мәче күрдем дә мәче турында яздым, түгел. Эзоп теле дә, подтекст та, ягъни, хикәянең параллель бара торган икенче катламы булырга тиеш. Кемнеңдер хикәясе, бәлки, бу жанр таләпләренә җавап биреп бетерми торгандыр, ләкин укучысы бар икән, димәк, аңа ихтыяҗ бар. Ә аларны яңа баскычка күтәрү өчен, хикәянең нәрсә икәнен әкренләп сеңдерү өчен шундый сөйләшүләр булырга тиеш.
Тема мәсьәләсенә килгәндә, яза торган кеше нәрсә уйлый, нәрсә сулый – шуны яза. Нәҗибә апа, бүгенге көн турында язмыйлар, дип бик каты борчыла. Һәр кеше бүгенге көнне язадыр, миңа калса. Бүгенге тормышыбыз киләчәктә хикәяләрдә килеп чыгачак. Кеше үзенең яшәешеннән беркая да китә алмый. Бүгенге көн безнең әдәбиятыбызга керәчәк әле».
«Акчарлак» газетасы журналисты Нәзилә Хуҗина: «Безнең бер ел элек «Язмышлар чатында» дигән газета чыга башлады. Ул яртылаш хикәяләрдән тора. Авторларның яртысы әсәрләрен үзе җибәрсә, яртысын үземә эзләп табарга туры килә. «Үзешчән язучылар» дигән сүзне Камил абый яратмады. Без «һәвәскәр» дибез...»
Камил Кәримов: «Яшь язучы! «Һәвәскәр композитор» булса булсын, «һәвәскәр язучы» була алмый. Оялмагыз «яшь язучы» дигән сүздән».
Нәзилә Хуҗина: «Язмышлар чатында» газетасының тиражы 10 мең. Кешеләр тормышчан хикәяләрне укырга ярата. Хәзер мастер-класслар, марафоннар заманы. Нәрсәгә генә өйрәтмиләр! Шикәр комы белән сөт кушып кына ясала торган сгущенканы пешерергә дә өйрәтәләр. Нишләп яшь язучыларны хикәя язарга өйрәтә торган онлайн мәктәп оештырмаска?! Нәрсә ул хикәя? дигән сораудан башлап хикәя язарга өйрәтә башлыйсы иде. Бер-берсенең хикәяләрен укып, анализ ясап эшләп булыр иде. Социаль челтәрләргә 1 хикәя куелганнан соң, сез андагы комментарийларны укысагыз иде... йөзәрләгән комментарийлар. Алар геройлар турында фикер алышып, алар өчен борчылып торалар. Безгә шул яшь язучыларны тәрбияләргә кирәк. Алар өчен онлайн мәктәпләр бик яхшы булыр иде...»
ххх
Татарстан Язучылар берлегендә шундый сөйләшү барды. Димәк, конкрет тәкъдимнәрнең берсе җыентык чыгару булса, икенчесе – укыту. Ягъни, онлайн мәктәпләр, мастер-класслар...
Әлеге сөйләшүдән озак вакыт та үтмәде, Кариев театры инсценировкалар ясау лабораториясе турында игълан итте. Түләүсез! Бушка сине әсәрне «сүтеп җыярга», язарга өйрәтәләр! Килделәрме анда язарга өйрәнүчеләр? Әйтә алмыйм, катнашучылар исемлегендәгеләрнең күпчелеге кыйсса язып мавыгучылар түгеллеген тәгаен беләм. «Болай да әйбәт кенә барганда нигә өйрәнеп торырга» булып чыга, булса кирәк...
P.S.: Хикәя жанрын үстерү максатларында гамәлгә куелган Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге елның иң яхшы проза әсәре өчен бирелә торган премиясен быел Язучылар берлеге идарәсе романнар өчен Рафис Корбанга бирде. Шулай итеп, Идарә карары белән, хикәя жанры үзешчәннәргә... гафу итегез яшь язучыларга калды түгелме соң инде?..