«Бу – илдәге иң зур ифтар»: XIII Республикакүләм ифтарда ниләр көтелә?
19 март көнне «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узачак. Диния нәзарәтендә илдәге иң зур ифтарның программасы турында сәйләделәр. Анда ничек барып җитәргә һәм билетларны кайдан алып була – барысы да «Интертат» репортажында.

Мөфти: «Без моннан да зуррак ифтарларны белмибез»
Республикакүләм ифтарда 13 мең кеше катнашачак. «Без 13 мең кеше җыярга әзерләнәбез. Бу – илдәге иң зур ифтар. Моннан да зуррак ифтарларны без белмибез», – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае белән бер көнгә туры килә, анда Татарстан мөфтиен сайлаулар узачак. Шуңа күрә республиканың күпчелек имамнарының катнашуы көтелә. «Хәзерге вакытта безнең республикабызда 1605 мәчетебез эшләп килә, имамнарыбызның күбесе катнаша», – дип билгеләде мөфти.

Камил Сәмигуллин: «Без моннан да зуррак ифтарларны белмибез»
Республикакүләм ифтар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган Авылым» милли-туристик комплексы һәм «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырыла.
Ифтарның программасы
Республикакүләм ифтар программасы «Казан-Экспо» фойесында 15:00 сәгатьтә башлана. Монда ифтарга килүчеләр мөселманнарның Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган зур экспозиция, шулай ук хәләл маркет белән таныша алачак.
Соңрак, 16:45 сәгатьтә, 2нче павильонда мәдәни программа башланачак: танылган татар хәзрәтләре рамазан ае фазыйләтләре һәм Ватанга мәхәббәт турында вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр башкарачак.
Авыз ачу вакыты җиткәч, азан яңгыраячак, һәм кунаклар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән ахшам намазын укыячак. Намаздан соң ифтарга килүчеләр өстәлләр урнаштырылган 3нче павильонга юнәләчәк.
Республикакүләм ифтарга автомобильдә килүчеләр өчен машина кую урыннары, ә җәяүлеләр өчен махсус расписание буенча йөрүче түләүсез поездлар каралачак.
XIII Республикакүләм ифтар кунаклары өчен поездлар расписаниесе:
Казан-пасс. – «Казан» халыкара аэропорты юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 15:00, 15:40.
«Казан» халыкара аэропорты – Казан пасс. юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 19:50, 20:40
XIII Республикакүләм ифтар волонтерлары өчен поездлар расписаниесе:
Казан-пасс. – «Казан» халыкара аэропорты юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 06:30.
«Казан» халыкара аэропорты – Казан пасс. юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 20:40.
Ике мобиль мәчет бүләк ителәчәк
Ифтар Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән «Ватанны саклаучылар елы» кысаларында, шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узачак.
«Махсус хәрби операциягә, Ватанны саклаучылар һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышлап күргәзмәләр оештырылачак. Күргәзмәгә һәрбер мәхәллә тарафыннан эшләнелгән берәр әйбер куелачак. Диния нәзарәте алдында 3 ел дәвамында махсус хәрби операциядә булган солдатларга нинди ярдәм тапшырылуын тулы итеп күрсәтү максаты тора. Мәчетләрдә күпме волонтерлар эшли, күпме гуманитар ярдәм җибәрелгән – болар барысы да күрсәтеләчәк», – диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова.
Шулай ук милли музей да үзенең күргәзмәсен оештырачак, анда Бөек Ватан сугышында мөселманнарның керткән өлеше күрсәтелә. Ифтарда солдатлар һәм аларның гаиләләренә акча җыю максатыннан «Каһарман» дип аталган хәйрия акциясе дә игълан ителәчәк.
«Татарстан мөфтие хәрби хәрәкәтләр зонасында булганнан соң, сугышчылар безгә мобиль мәчетләр турында сорап мөрәҗәгать иттеләр», – дип сөйләде журналистларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов.
Мобиль мәчетләр төзү өчен «Зәкят» фонды тарафыннан акча җыю игълан ителде. Бу акчага мөфтият ике «УАЗ» автомобиле сатып алган һәм алар эчендә гыйбадәт бүлмәләре җиһазландырган. Республика ифтары барышында 2 полк имамына әлеге күчмә мәчет ачкычлары тапшырылачак.
Төп ризык пылау түгел, ә карабодай белән ит булачак
«Туган Авылым» милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов XIII Республикакүләм ифтарда кунакларга төп ризык буларак алдагы еллардагыча пылау түгел, ә карабодай белән ит тәкъдим ителүен хәбәр итте.
«Ел саен без кунакларыбызны сөендерергә тырышабыз: ифтар кызыклырак, яхшырак, тәмлерәк булсын, дибез. Күп кешеләрнең үтенече буенча, без төп ризыкны үзгәртергә булдык. Ел саен пылау әзерли идек, ә быел ит белән карабодай әзерләргә булдык», – диде ул.
Шулай ук өстәлдә камыр ризыклары, чәкчәкләр, татлы ризыклар, җиләк-җимеш, яшелчә, хөрмә, лимонадлар һәм кымыз да куелачак. Ризыклар ланч-боксларга салынган булачак, бер ланч-бокның бәясе 750 сумга төшә.
Ризык әзерләү өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җимеш, 13 мең данә чәкчәк, 400 кг кәнфит сатып алынган.
Урыннар җитмәү очрагын исәпкә алып, өстәмә ланч-бокслар да әзерләнә. «Шулай ук без үзләре белән алырга теләүчеләр өчен өстәмә ланч-бокслар әзерләячәкбез. Гадәттә без барысын да урнаштырабыз, кемгәдер урын җитми торган хәл булмый», – ди Радик Абдрахманов.
«Билетларны «копировать» итеп йөрмәсеннәр иде»
Республика ифтарына билетлар – электрон һәм түләүсез. Аларны мәчетләрдән, ТР районнары мөхтәсибәтләреннән яки Диния нәзарәтеннән алырга мөмкин.
«Ифтарга билетлар мәчетләр аша таратыла, чөнки мәчеткә йөрүчеләр мәхәллә кешеләре белән киләләр. Шулай ук билетларны мөхтәсибәтләр, төрле оешмалар аша да алып була», – диде Ирек Арсланов.
Ул буш билетлар калдыру һәм, бер билетны «копировать» итеп, аның буенча берничә кеше керү очрагы булмасын иде, дип сорады.

Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов
«Бушка билетны калдырмагыз, чөнки ризыкны да исраф итәргә түгел һәм, чакырылган кунакларың килмәсә, үткәрә торган чараның да яме китә. Шулай ук билетларны кабатлап йөрмәсеннәр иде, чөнки электрон укыла торган система бар. Кемнең ике, өч мәртәбә керергә теләгәнлеге – барысы да күренә. Кабатланучы билетлар белән килүчеләрне без кертмичә калдыра алмыйбыз – әлегә мондый дәрәҗәгә кадәр барып җитмәдек, әмма кабатланучы билетлар күп булса, оештыру белән бәйле уңайсызлыклар туачак», – дип кисәтте Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе.
«Бу айда күбрәк изгелек кылырга кирәк»
Ифтарны оештыруга 16 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 800 волонтер җәлеп ителгән. Кешеләргә юл күрсәтүдән тыш, алар берничә көн алдан җиләк-җимеш, яшелчә һәм кипкән җимешләрне юачак, табыннарны җәячәк, кунакларны өстәлләр артына утыртачак һәм, ифтар тәмамлангач, павильоннарны җыештырачак.
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең бер хәдисендә: «Кем ураза тотучы бер кешенең ифтар кылуында катнашса, сәбәпче булса, шундый ук савапка ия була», – дип әйтелгән. Әлеге ифтарны оештыручылар, волонтерлар – һәрберебез шундый зур савапка ия булырбыз, дип өметләнәбез. Бу айда бөтен изге гамәлләребез, гыйбадәтләребез күпкә тапкырлана. Мәсәлән, башка айларда 1 гыйбадәт, изгелек кылсак, 10 савап бирелә, Рамазан аенда исә 700гә тапкырлана. Шуңа күрә бигрәк тә бу айда күбрәк изгелек кылырга кирәк», – дип, волонтерларның эше мөһимлеген искәртте Камил хәзрәт.
Шулай ук ифтар вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү һәм тәртип саклау хезмәтләре эшләячәк.