news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хезмәт иясенә – хөрмәт»: «Вахит» хуҗалыгы 40 ел эшләгән хезмәткәргә мунча бүләк иткән

Кукмара районы Вахит авылында яшәүчеләр «Интертат» электрон газетасы редакциясенә хуҗалык җитәкчесенең озак еллар үзләрендә эшләгән Мөбәракша Хөрамшинга сюрприз – көтелмәгән бүләк ясау турындагы видео юллаган иде. Әлеге изге гамәл турында укучыларыбызга да сөйләргә булдык. «Интертат» хәбәрчесе хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов белән элемтәгә керде.

news_top
«Хезмәт иясенә – хөрмәт»: «Вахит» хуҗалыгы 40 ел эшләгән хезмәткәргә мунча бүләк иткән
Фото: Авылдашлары Нияз Кәримуллин юллаган фото

«Нәселләре белән бер хезмәткә, җиргә тугры булган кешеләр»

Чын күңелдән кылынган изге гамәлләрнең җылысы йөрәкне эретә, күңелләрне сафландыра. Көтмәгәндә-уйламаганда эшләнгәне исә аеруча да кадерле.

Кукмара районы «Вахит» хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов 40 ел буе фермада намуслы хезмәт куйган Мөбәракша Хөрамшинга чын мәгънәсендә зур бүләк ясаган – аңа бар уңайлыклары булган яңа мунча алып биргән. Әлеге мунчаны Мөбәракша абыйга гомер бәйрәме – туган көненә бүләк иткәннәр. Намуслы хезмәт иясенә ихтирам һәм хөрмәтен әнә шулай күрсәтергә булган җитәкчелек.

Мөбәракша Хөрамшинның әти-әнисе дә, барлык туганнары да гомер буе шушы «Вахит» хуҗалыгында эшләгән. Бер йодрык булып, нәселләре белән бер хезмәткә, җиргә тугры кешеләр. Мөбәракша абый да гомер буе хезмәт яратып, үз тырышлыгы белән көн күргән.

Мин Хөрамшиннар гаиләсе белән 1985 елда, хуҗалыкка бригадир булып килгәч таныштым. Алар гаиләләрендә 6 бала үсте. Бригадирга эшне яхшы башкару өчен хезмәткәрләрнең сүз тыңлавы кирәк. Эшкә чакырып барсаң, беркайчан да кире борганнары булмады. Шул вакытлардан ук аларның гаиләләре миңа бик якын булып калды. Мөбәракша инде 40 елдан артык фермада төрле эшләрдә эшли. Җитәкче буларак, аның бик тырышып эшләвенә дә игътибар итми калып булмый», – ди Нәфыйк Хөсәенов.

«Бик сөенделәр, күзләре яшьләнде»

Мөбәракша абыйга, кыюсызлыгы аркасында башлы-күзле булырга өлгермәсә дә, ялгызы гына гомер кичерергә туры килмәгән – аның янәшәсендә өлкән апасы Фәүзия бар. Икесе дә туган йорт-җирләрен карап тора, алар яхшы хәлдә әле, ә менә мунчалары инде бик нык искергән булган.

Хезмәткәрләребез белән аралашып торабыз, көн дә эшкә йөргәч, өс-башларына да күз саласың. Сораша торгач, Мөбәракшаларның мунчалары иске булуын белеп алдык. Аларның яңа мунча салып керү мөмкинлекләре юк инде. Әмма фермадан эштән кайткач юынмыйча булмый. Шуңа хуҗалыктагы белгечләр белән киңәштек тә: «Гомер буе тырышып эшләгән кешебез бит ул безнең», – дип, Мөбәракша белән аның апасына мунча алып бирергә булдык. Аны нәкъ менә Мөбәракшаның туган көне – 24 сентябрьгә туры китереп кайтарттык. Алар өчен бик зур сюрприз булды. Авыл җирлеге башлыгы, хуҗалыгыбыз белгечләре барыбыз бергә җыелышып бардык. Шатлыкларын уртаклашырга күршеләре дә кереп җитте. Матурлап котлап, мунча гына түгел, чабына торган башлыклар, табак, мунчалаларын да бүләк иттек.

Электрик килеп ут тоташтырып бирде. Көнендә үк ягып, мунча чабынырлык булды. Икесе дә бик сөенде, күзләренә яшьләр килде. Бер дә көтмәгәннәр иде, – ди хуҗалык җитәкчесе.

«Эшләгән кешегә игътибар кирәк»

«Вахит» хуҗалыгында «эшләгән кешегә – хөрмәт» кагыйдәсе тулы көчендә. Шуңа күрә бу хуҗалыкта социаль ярдәм программалары елдан-ел киңәя бара.

Хезмәт кешесенә илтифат күрсәткәч, аның эшкә карашы үзгәрә, җаваплылыгы арта, – ди Нәфыйк Хөсәенов. – Хезмәткәрләребезнең сәламәтлеге турында кайгыртабыз: ел саен 50ләп хезмәткәребез республиканың төрле санаторийларында дәвалану узып кайта. Тормыш гел шатлыклы мизгелләрдән генә тормый. Гаиләләрендә якыннары вафат булган очракта, аны соңгы юлга озату мәшәкатьләрен дә үз өстебезгә алырга тырышабыз. Өлкәннәр көнендә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көнендә дә хезмәткәрләребезне игътибарсыз калдырганыбыз юк. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә хезмәт алдынгыларын мул табыннар артында, концертлар куеп хөрмәтлибез.

Хәзерге вакытта хуҗалык авылыбыз мәчетен тагын да киңәйтү, төзекләндерүгә дә үз өлешен кертә. Авылыбыз динле, Аллаһка шөкер. Ә динле кеше дөрес яшәү рәвеше алып бара ул. Тиздән мәчетебездә матур мөселман туйлары, никахлары да уздыру мөмкин булачак.

Ел саен корбан чалабыз, аның итен мохтаҗларга өләшәбез. Зурлап ифтар ашлары үткәрелә. Быел авылыбыздан 13 кеше хаҗ сәфәрендә булып кайтты. Шуларның бишесенә изге сәфәргә юлламаны үзебез түләдек, – дип уртаклаша ул.

Яшьләрне авылда калдыру шулай ук хуҗалык алдында торган бурычларның берсе. Нәфыйк Хөсәенов сөйләвенчә, киләчәккә нигезне бүгеннән үк сала башлау зарур.

Безнең хуҗалык яшь гаиләләр өчен йортлар төзеп бирә. 105 кв. м мәйданлы йортларның бәясе 7 миллионга чыга. Эчендә барлык уңайлыклар, мунчаларына кадәр бар. Бу вариантны аеруча яңа гына өйләнешкән парларга тәкъдим итәргә тырышабыз. Аннан читкә чыгып китеп, бәхетен сынап караган, ләкин финанс кыенлыклары белән очрашкан яшьләр дә була бит. Аларны кире туган якларына кайтыру нияте белән дә башланган проект инде бу. 10 ел хуҗалыкта эшләгәннән соң, йорт тулысынча алар исеменә күчә. Бүгенге көндә шундый 15 йорт салдык, 6 фатирыбыз бар. Аларның күбесендә торалар. Әмма эшләргә-яшәргә дип башка район-төбәкләрдән күчеп киләләр. Үзебезнекеләр аңлап бетермиме, бер чыгып киткәч кайтырга читенсенәләрме? Безнең исә авылга үзебезнең егет-кызларны кайтарасы килә.

Кадрларны да үзебез әзерлибез. Безнең 78 нче һөнәр училищесында механиклар, инженерлар, механизаторлар әзерлиләр. Алар арасында 22 стипендиатыбыз бар. Бу яшьләр укып бетергәч безгә кайтып 3 ел эшләргә тиеш була. Авыл хуҗалыгы буенча югары белем алучы студентларыбызга да ай саен унар мең сум ярдәм күрсәтелә. Аларны да югары белем алгач туган якларына кайтыр дип көтәбез», – дип хуҗалыктагы төрле социаль ярдәм чаралары белән дә таныштырды җитәкче.

Мөбәракша абыйны хөрмәтләү – хуҗалыкның бер кешегә карата гына түгел, ә барлык авыл хезмәтчәннәренә булган мөнәсәбәте. Намуслы эшләгәннәрне күрә белү, авыл, җир кешесенең хезмәте никадәр авыр булуын, аның кадерен аңлау, кыен вакытта ярдәм кулы сузу – «Вахит» хуҗалыгында инде матур традиция.

Кеше хезмәтенә ихтирам булганда исә авыл яши, эшләргә дәрт уяна.

Фото: © Авылдашлары Нияз Кәримуллин юллаган фото

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар