Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзерге яшь авторлар – надан»: Вячеслав Добрынин үләр алдыннан көчле депрессиядә булган

news_top_970_100

1 октябрьдә Россиянең халык артисты, күпсанлы хитлар авторы Вячеслав Добрынин вафат булды. Ул инсульт кичергән иде. «Московский комсомолец», җырчының авыруына аның зур стресс кичерүе сәбәпче булган, дип яза.

Вячеслав Добрынин соңгы елларда сәхнәгә чыкмады. Беренче тапкыр инсульт кичергәч, ул сәхнәгә чыкмаган да диярлек. Соңгы 6 елда ул берничә тапкыр гына тамашачы каршына чыккан. Вячеслав Добрынин соңгы тапкыр сәхнәгә чыкканнан соң журналистка үзенең депрессиядә икәнен әйткән. Аның якыннары моның сәбәбен аның элекке кебек була алмавын аңлаудан икәнен әйткән.

«Слава үзенең беркайчан да элекке булмасын аңлый башлады. Моны аңлау аның өчен көчле удар булды. Ул үлеме алдыннан зур стресс кичерде. Авыруын кабул итә алмады, эчә башлады. Ә табиблар аңа моны катгый тыйган иде», – дигән алар.

«Былтыр мин көчле депрессиядә идем. Тормыш шундый – оптимизм юк. Мин, нишлим икән дип, улап утырдым. Депрессиядән кайчан чыгасымны белмим. Минем бернишлисем дә килми – җырлыйсым да, чыгыш ясыйсым да».

Артист үзенең яшьтәш коллегалары иҗаты белән кызыксынып торуын әйткән. Ә менә хәзерге «йолдызларны» кабул итмәвен сөйләгән. «Хәзерге авторларга минем кебек булыр өчен 50 ел эшләргә кирәк. Мин нәрсә булдыра алам, шуны яздым. Ә яңа җырлар язасым килми. Чөнки минем автордашларым – Рябинин, Дербенев, Шаферан, Танич, Дементьев – мин илаһилаштырган кешеләр – бу дөньядан китте. Ә хәзер миңа яңа авторлар шигырьләренә музыка язарга тәкъдим итәләр. Бу бит коточкыч! Мин бу хакта сөйләмәскә тырышам. Чөнки мин хәзерге авторларның шигырьләре турында дөресен әйтсәм, Интернетта тавыш чыгачак. Мин бер тапкыр «яшь авторлар надан, ноталарны белми, дөресен әйткәндә – ахмак» дигән идем. Беркемне дә кимсетәсем килмәде. Бөтенесе миңа ябырылды. Минем хәзерге халәтем – ванна, юынгыч, төнге чүлмәк һәм шулар белән бәйле әйберләр. Хәтта мәхәббәткә кадәр дә барып җитми...» – дигән ул.

Вячеслав Добрынин «Бабушки-старушки», «Казино», «Колдовское озеро», «Посидим, помолчим, погрустим», «Большая Медведица», «Живи, родник», «На теплоходе музыка играет», «Не забыть этот день», «Прощай», «Рыжий конь», «Я вас люблю», «Всё, что в жизни есть у меня», «Ты мне не снишься» кебек популяр җырлар авторы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100