Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Синий туман», «Колдовское озеро» хитлары авторы Вячеслав Добрынин үлгән

news_top_970_100
«Синий туман», «Колдовское озеро» хитлары авторы Вячеслав Добрынин үлгән

Россиянең халык артисты Вячеслав Добрынин үлгән. Аңа 78 яшь иде.

«Мэш» хәбәр итүенчә, ул Мәскәү клиникаларының берсендә вафат булган. Ул, өченче тапкыр инсульт кичерү сәбәпле, 27 сентябрьдә госпитализацияләнгән иде.

Соңгы елларда Вячеслав Добрынин җырламады, аның хәле авыр булган.

Добрынин – бик күп популяр җырлар авторы.

Ул Мәскәүдә туа, әтисе – Галуст Петросян, әрмән милләтеннән, әнисе – Анна Антонова, шәфкать туташы. Алар сугыш вакытында танышканнар. Сугыш беткәч, әнисе Мәскәүгә кайтып китә, әмма авырлы икәнен белми. Әтисе, сугыш беткәч, Карабахка кайта, әмма туганнары рус кызын кабул итми. Шуңа да алар бергә була алмыйлар.

Добрынин беркайчан да Петросян фамилиясен алмаган. Әтисе 1980 елда гына үлсә дә, ул әтисе белән беркайчан да күрешмәгән, әмма, үлгәч, каберенә барган. Яшь вакытында Антонов булып йөри, әмма олыгаеп, җырлар яза башлагач, Антонов фамилиясеннән баш тарта – сәхнәдә популярлык казанган Юрий Антонов белән бутауларын теләми. Ул 1975 елда «Прощай» дигән популяр җырын яза, 1974 елда ук аның грампластинкасы чыга. 1990 елда чыккан «Синий туман» пластинкасы 7 миллион экземплярда таралып, аңа зур популярлык китерә.

Аның барлыгы меңнән артык җыры бар. Беренче никахыннан кызы актриса, хәзер АКШта яши. Икенче никахтагы хатыны – Ирина Добрынина, архитектор.

«Бабушки-старушки», «Казино», «Колдовское озеро», «Посидим, помолчим, погрустим», «Большая Медведица», «Живи, родник», «На теплоходе музыка играет», «Не забыть этот день», «Прощай», «Рыжий конь», «Я вас люблю», «Всё, что в жизни есть у меня», «Ты мне не снишься» кебек популяр җырлар авторы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100