news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хәзер кәләш алып кайтса да ярый». Зөлфәт Зиннуров гаиләсендә күңелле мәшәкатьләр

news_top
«Хәзер кәләш алып кайтса да ярый». Зөлфәт Зиннуров гаиләсендә күңелле мәшәкатьләр
"Татар-информ" архивы

Гөлназ һәм Зөлфәт Зиннуровлар этләре Батырның оясын юган. Шоумен «өмәдән» видеолар белән социаль челтәрдәге дуслары белән уртаклашкан.

«Күңелле мәшәкатьләр. Батырның фатирын юабыз, ә монда – бүлмәсе. Шулай, гаилә әгъзасы бит ул да», – дип сөйли Зөлфәт.

«Батырга хәзер кәләш алып кайтса да ярый», – дип шаяртып язган ул видео астына.

Аннары фатир хуҗасы – «кияү егете» Батырны да сабынлап юганнар.

Видеоларны караучылар «молодец гаилә» дип сокланган, «эткә рәхәт булгандыр», дип тә комментарий калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар