news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хәзер без бишәү!» – Рамилә Хәйретдинованы бала тудыру йортыннан чыгарганнар

news_top
«Хәзер без бишәү!» – Рамилә Хәйретдинованы бала тудыру йортыннан чыгарганнар
Фото: Рамилә Хәйретдинова сәхифәсеннән

Иҗади гаилә Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның бик тә сөенечле көннәре. Аларның өченче тапкыр әти-әни булулары турында хәбәр иткән идек. Рамилә Хәйретдинованы уллары Мөхәммәт-Әмин белән өйгә дә чыгарганнар инде. Тормыш иптәше Рамил аларны өлкән уллары һәм кызлары, шулай ук күпсанлы туганнары белән бергәләп, бик матур итеп каршылаган.

«Аллаһыма мең шөкер. Хәзер без бишәү. Бәхетебезгә күзләр тимәсен. Улыбыз Мөхәммәт-Әминебезне нурлы өебезгә алып кайттык. Иң мөһиме – балаларыбызны иманлы, акыллы, тәртипле итеп үстерергә насыйп булсын», – дип яза җырчы социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар