news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар өченче тапкыр әти-әни булды

news_top
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар өченче тапкыр әти-әни булды
Фото: Рамил Хәйретдиновның шәхси сәхифәсеннән

Танылган эстрада җырчылары Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар өченче тапкыр әти-әни булган: шатлыклы хәбәр белән Рамил Хәйретдинов үзенең социаль челтәрләрендә бүлеште. Аларны уллары – Мөхәммәт-Әмин туган. Гаилә 2 бала: кыз һәм ул үстерә иде.

«Дуслар, зур шатлыгым белән уртаклашасым килә. Аллаһка шөкер, мең шөкер, өченче тапкыр әти-әни булдык. Улыбыз Мөхәммәт-Әмин туды, әйтеп бетергесез хисләр. Мин әле дә шок хәлендә. Рамилә хәзер әни-каһарман, мин әти-каһарман буламмы инде. Аллаһка шөкер, рәхмәт Аллаһы Тәгаләбезгә, рәхмәт Рамиләгә», – дип уртаклаша видеода җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 июнь 2025
    Исемсез
    Мин бик шат, исан сау булсын малай
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар