Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатын ялда» - Рафил Җәләлиев мәҗлесләрне кем белән алып барачак?

news_top_970_100
«Хатын ялда» - Рафил Җәләлиев мәҗлесләрне кем белән алып барачак?
Рамил Гали

Тамашачы Рафил Җәләлиевны һәрвакыт тормыш иптәше Эльмира Гыйльфанова белән бергә күреп ияләнгән. Яшьләр концертларда парлы җырчылар буларак чыгыш ясый, мәҗлесләрне дә күп очракта бергә алып бара. Ләкин Рафил Җәләлиев социаль челтәрләрдә яңа бәйрәмнәр сезонында хатыннан башка гына эшләячәген хәбәр итте. Гармониядә яшәүче әлеге парга нәрсә булган соң? Араларыннан кара мәче узмагандыр бит? 

Борчылырга бер дә урын юк. Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова әти-әни булырга җыена. Эльмираның бәби табар вакыты җитеп килә, шуңа да бәйрәмнәр алып баруны иренең үзенә генә тапшырган, күрәсең. Шул гына. 

Рафил үзе социаль челтәрләрдә: «Быел безне Сабантуй бәйрәмендә парлы җырчылар буларак күреп булмаячак. Хатын ялда, аны алып килеп булмый. Шуңа күрә ишәгем белән килсәм генә инде», – дип шаяртып язып куйган. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100