news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова тиздән әти-әни булачак

Иҗади гаиләнең әлеге сөенечен без дә уртаклашабыз.

news_top
Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова тиздән әти-әни булачак
https://www.instagram.com/rafil_zalyaliev/

Рафил Җәләлиев инстаграм сторисларына хәләл җефете белән бер бәйрәмдә чыгыш ясаган видеоларын урнаштырган. Әлеге видеоларда Эльмираның бик матур киң күлмәк белән чыгыш ясаганын күреп, әллә шатлыклы хәбәрегез бармы, бәби көтәсезме дип үзенә шалтыраттык. Иҗади гаилә бу хәбәрнең дөреслеген раслады - Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова тиздән әти-әни булачак. Тик әлегә көтеп алынган бәбинең кайчан дөньяга киләчәген дә, кем булачагын дә сер итеп калдырырга уйладылар.

Без дә Рафил белән Эльмираның әлеге сөенечләрен уртаклашабыз. Исән-сау табарга язсын, сабыегыз бәхете-шатлыгы белән тусын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар