Рөстәм хәзрәт Хәйруллин («Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары):
Һәрбер гыйбадәтнең әҗер-савабы бар. Мәсәлән, Коръән ашының савабы 100 процент яки әзрәк була ала. Чөнки мәҗлесләрдә дөрес булмаган әйберләр булгалый: рәсем эленгән була, кемнеңдер чәче күренә, изүләре ачык. Димәк, бер гыйбадәттән без төрле дәрәҗәдәге әҗер-савап алырга яки бөтенләй бернәрсә дә алмаска мөмкинбез. Шуңа күрә, хуҗалар яки килгән хәзрәт, абыстайлар кунакларга мөселманча киенеп килергә кирәклеген алдан әйтергә тиешләр.
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин («Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы):
Хатын-кызның куллары, муеннары ачык булган, яулыклары да баш очларына гына яки чәчләре чыгарып бәйләнгән булса, ягъни гаурәтнең берәр җире ачык торса, бу мәҗлескә фәрештәләр килми. Кайвакытта хатын-кызлар үтә күренмәле күлмәкләр дә киеп киләләр яки итәкләре кыска була, бу очракта ул киенмәгән булып санала. Тубыктан өстә икән – кыска дигән сүз инде ул. Фәрештәләр мондый мәҗлескә килергә, утырырга ояла. Бу – Коръән ашы дөрес булмый дигән сүз түгел, ләкин без бик күп бәрәкәттән колак кагабыз. Шуның өчен дә, хатын-кызларга киенеп йөрү – бик кирәк әйбер.