Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызларны ирен зурайтып, борын тиштерергә ни мәҗбүр итә? Юра Павлов сәбәбен тапкан

news_top_970_100
Хатын-кызларны ирен зурайтып, борын тиштерергә ни мәҗбүр итә? Юра Павлов сәбәбен тапкан
видеодан скриншот

Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов үзенең «Юра юмор» сәхифәсендә кызларның табигый матурлыкларын бозып, ирен күпертү, борын тиштерү кебек адымнарга баруының төп сәбәпчесен тапкан.

«Цивилизация кермәгән күчмә кабиләләр яшәгән чорларда тән җәрәхәтләп, ирен зурайтып, борын тишеп, муен озынайтып кызларны гарипләү еш күренеш булган. Бу – башка кабиләләр кызларны урлап, көчләп, коллыкка алып китмәсен өчен аңлы рәвештә шыксызландыру белән аңлатыла.

Ә безнең кызлар нәрсәдән саклана соң? Хәзерге вакытта табигать биргән матурлыкны бозып, ирен күпертеп, күз-каш, тырнак буяу фотогенетик аутодиструкция дигән чирнең киң таралуы белән аңлатыла икән. Бу куркыныч шаукымнан хатын кызларны ничек саклап калырга соң? Галимнәр фикеренчә, чирнең киң таралуга сәбәпчесе булып 1983 елда чыккан әрмән мультфильмының героинясы тора», – дип сөйләгән Юра.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100